МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Без бергә!" 30.04.2014

Бүген бездә 3 нче дәрестә, район мәгариф бүлегенең 28.04.2014 тән 92 нче № лы боерыгы "О проведении Парламентского урока-2014" нигезендә, "Без бергә! ("Мы вместе!") дигән Парламент дәресе үткәрелде. Әлеге дәресне 1-4 нче сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре, ә 5-9 нчы сыйныфлар өчен тарих укытучысы Габидуллина Г.И. үткәрде. Дәрестә 21 гасырның безнең ил өчен төп тарихи вакыйгасы- Кырым һәм Севастопольнең яңадан Рәсәй составына керүе турында сүз алып барылды. Кырым һәм Севастополь тарихы турында сөйләнде, укучылар белән фикер алышу һәм картада эшләү булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. укучыларга Кырымдагы "Артек" лагере, әлеге лагерьдә ял итүче райондашлар турында сөйләде.
-
Балаларны яклау көне 29.04.2014

26 апрель көнне мәктәптә, гадәттән тыш хәлләр очрагында "Балаларны яклау көне" үтте. Иң элек эвакуация үткәрелде, 1 минут 30 секунд эчендә барлык коллектив мәктәптән урамга чыгып төзелеп баскан иде инде. Линейкада әлеге көн һәм аның әһәмияте турында мәгълүмат укучыларга җиткерелде. Чарада, 5 - 9 сыйныф укучылары 2 командага бүленеп ярыштылар. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне яклау турында төрле теоретик белемнәрен сынадылар, аларның кайберләрен практикада үткәреп тә күрсәттеләр.
-
Экологик айлык чаралары 26.04.2014

15 апрель - 15 май көннәре Татарстан Республикасында табигатьне һәм экологияне саклау айлыгы буларак игълан ителде. Әлеге айлык уңаеннан бик күп төрле чаралар үткәрелә. Әлеге чаралардан без дә читтә калмадык. Шуның берсе- "Марш парков"акциясе һәм "Урман утырту көне", уңаеннан без бүген мәктәп территориясен яшелләндерү белән шөгыльләндек. Ирга, сирень, кызыл миләш куаклары; шулай ук күпьеллык чәчәкләр- лалә, пион, мальва, лилиянең төрле сортларын утырттык.
-
"Җиңү парады" смотры 25.04.2014

Бүген мәктәптә, "Җиңү парады" смотрының мәктәп этабы узды. Әлеге смотрда 5-9 нчы сыйныф укучыларының барысы да катнашты. Нәтиҗәдә беренчелекне 5 нче сыйныф укучылары алды, алар 28 нче апрель көнне зона турында мәктәп данын яклап чыгыш ясаячаклар.
-
"Тукай көннәре" 24.04.2014

Сөекле шагыйребез Г.Тукайга багышланган чаралар - "Тукай көннәре" мәктәбебездә дәвам итә. Бүген шуның чираттагысы- шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да актив катнашты, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларының әзерлеге югары дәрәҗәдә иде. Нәтиҗәләр ясалды. 1 нче урынга 2 нче сыйныф укучысы- Шаһиева Зөлфия, 2 нче урынга 1 нче сыйныф укучылары Адиятуллина Эльвина белән Садыков Камил, 3 нче урынга 3 нче сыйныф укучысы Кәлимуллин Нияз лаек дип табылды. Әлеге укучылар 28 нче апрель көнне район турына барачаклар. Афәрин, укучылар!
-
"Тукай - безнең күңелләрдә" 21.04.2014

Г.Тукайның тууына 128 ел уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе 19 нчы апрель көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныфукучылары арасында "Тукай - безнең күңелләрдә" исеме астында КВН узды. Әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. оештырды. Ике командада Тукайның биографиясе, иҗаты буенча белемнәрен тикшерделәр. "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 5 нче сыйныфның "Тукайлылар" командасы өстенрәк булып чыкты.Афәрин!
-
"Йолдызлык-2014" нең зур уңышы 19.04.2014

Мәктәбебез укучылары "Созвездие. Йолдызлык-2014" телевизион эстрада фестиваленең Казанда узган суперфиналында катнашып кайттылар. 14 - 18 нче апрель көннәрендә укучыларыбыз конферанс һәм вокаль ансамбльләр номинацияләрендә күпсанлы жюри алдында чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләребез сөендерерлек. "Салават күпере" вокаль ансамбле мәртәбәле жюри тарафыннан макталды һәм "За сохранение культурных традиций" дигән махсус призга лаек булды. Республикабыз премьер министры имзалаган диплом һәм кыйммәтле бүләк кызларыбызга сөенеч өстәде. Җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызына зур рәхмәт белдерәбез, һәм афәрин - "Сез булдырасыз!" дибез. Конферансларыбыз исә, суперфиналның дипломатлары булу бәхетенә ирештеләр.
-
Экологик өмә 18.04.2014

Бүген мәктәптә, 2014 нче елның 1 нче апреленнән килгән "Экологик 2 айлык" хаты кысаларында, экологик өмә үткәрелде. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, мәктәп территориясен чүп-чардан арындыру буенча зур эш башкардылар. Өмәдә 5-9 нчы сыйныф укучылары, укытучылары, һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
-
1 нче сыйныфта ачык дәрес 13.04.2014

Кичә, 1 нче сыйныфта "ачык ишекләр көне" үткәрелде. Кунакка укучыларның әниләре килделәр, алар математика дәресендә катнаштылар. "Икеурынлы саннарны кушу һәм алу" темасын ныгыту буенча үткәрелгән гадәти дәрестә, укучылар бик тырышып мәсьәләләр һәм мисаллар чиштеләр. Дәреснең темасын үзләре ачтылар, парларда эшләделәр, үзбәя куйдылар.
-
"Гагарин белән 108 минут" 12.04.2014

Бүген, физика укытучысы Хәсәнов А.Г. "Гагарин белән 108 минут" акциясе кысаларында 5 - 9 сыйныф укучылары өчен, сыйныфтан тыш чара үткәрде. Әлеге чара 12 апрель - "Космонавтика көне" уңаеннан оештырылды. Космос, һава җисемнәре - аларны өйрәнү тарихы; әлеге өлкәдә хезмәт куйган галимнәр, космоска беренче очучылар турында сөйләшкәннән соң, "сорау-җавап" конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста иң белемлеләр булып 5 нче сыйныф укучысы - Шәмсетдинов Илназ һәм 6 нчы сыйныф укучысы - Хузин Ранил танылды. Ахырдан "Юрий Гагарин" дигән документаль фильм күрсәтелде.








