МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Башлангыч сыйныфларда "Фән көне" 17.01.2014

Бүген, башлангыч сыйныф укытучысы Габидуллина Л.Ә. 1-4 нче сыйныф укучылары белән әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Табигатьне сакла һәм өйрән!" дигән темага "Фән көне" үткәрде. Әлеге чараның максаты, укучыларны "Кызыл китап" белән таныштыру, кошлар һәм җәнлекләр турында кайгыртырга өйрәтү, экологик тәрбия бирү; табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт, кызыксынучанлык тәрбияләү иде. Әлеге чарада җиңүче булып 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә танылды, ул сорауларга иң күп һәм дөрес итеп җавап бирде.
-
Чираттагы ата-аналар җыелышы 16.01.2014

Кичә мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелыш беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча оештырылган иде. Җыелышның беренче өлешендә ата-аналар балалары укыган сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре һәм фән укытучылары белән очрашып балаларының өлгерешләре, тәртипләре турында сөйләштеләр, "Путь к успеху" программасы буенча укыдылар. Җыелышның икенче өлешендә "Бала тәрбияләүдәге типик хаталар" дигән темага методик доклад белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. чыгыш ясады, мәктәп директоры Хәсәнов А.Г. беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады. Җыелышта катнашучы әти-әниләр алдында башлангыч сыйныф укучылары вальс биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Кышкы лагерь 04.01.2014

2 нче гыйнвардан мәктәптә кышкы сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьгә барлыгы 10 укучы йөри, барысы да ир балалар. Укучылар 2 отрядка: "Хыял" һәм "Дуслык" отрядларына бүленеп эшлиләр. Балаларның яллары күңелле үтсен өчен лагерьда кызыклы программа төзелгән.
-
Педагогик совет утырышы 30.12.2013

Бүген мәктәптә чираттагы педагогик совет утырышы узды. Иң беренче чиратта, утырышның рәисе һәм сәркатибе сайланды: рәисе- Мөхетдинова А.Н., сәркатибе- Хәсәнова Ф.Г.. Әлеге утырышта узган педагогик киңәшмә карарының үтәлеше тикшерелде; "Сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре, тәрбия эшендә сыйныф сәгатьләренең әһәмияте" дигән темага методик доклад белән татар теле укытучысы Гайнетдинова А.Г. чыгыш ясады; һәр сыйныф җитәкчесе һәм фән укытучысы үзләре җитәкләгән һәм укыткан сыйныфларда беренче яртыеллыкта белем һәм тәрбия процессының торышын анализлады.
-
Чыршы бәйрәмнәре 29.12.2013

Мәктәбебездә шау-гөр килеп яңа ел бәйрәмнәре узып китте. 27 нче декабрь көнне иртәнге якта балалар бакчасында һәм сәгать 17.00 дә 5-9 сыйныф укучыларында, ә 28 нче декабрь сәгать 10.00 да башлангыч сыйныфларда яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәмнәр бик күңелле һәм оешкан төстә үтте. Ата-аналар да, авыл яшьләре дә күп килгән иде. Укучылар җырладылар, биеделәр төрле күңелле уеннар уйнадылар.
-
Президент елкасында кунакта 25.12.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучысы Борһанова Зилә, район активистлары белән берлектә, Казанда "Татнефть - Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы президенты чыршысында кунакта булып кайтты. Зилә берничә ел дәвамында дружина советы рәисе булып торды, мәктәп думасы депутаты вазыйфасын башкарды. Бик тырыш һәм җаваплы укучы.
-
Әдәбияттан ачык дәрес 23.12.2013

Мәктәптә ачык дәресләр үткәрү дәвам ителә. Бүген 8 сыйныфта, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г., әдәбият дәресендә Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек"әсәрен йомгаклау дәресен үткәрде. Дәреснең максаты татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларын саклап калу, үстерү ,гомумән, туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүне үстерүгә юнәлтелгән иде
-
Брейн-ринг по музыке 21.12.2013

20 декабря в школе прошел музыкальный Брейн-ринг для учащихся 5-6 классов, которого провела учительница музыки Хисамова Р.М.. В этом учебном году все классы по музыке учатся по новой программе Е.Д.Критской и Г.П.Сергеевой. Целью данного мероприятия была поверка знаний музыкальных терминов и знание музыкальных произведений по новой программе.
-
"Бөек Җиңүгә - 70 ел!" 21.12.2013

Мәктәп планы буенча "Бөек Җиңүгә-70 ел" исемле чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Бүген 3 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г. "Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: укучыларны Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре белән таныштыру, Бөек Җиңүнең әһәмиятен аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына карата ихтирам, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Дәрес барышында укытучы 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышының иң зур бәрелешләре: Мәскәү сугышы, Сталинград сугышы, Курск дугасы янындагы сугышлар турында сөйләде. Бу бәрелешләрнең Бөек Ватан сугышындагы ролен аңлатты. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, бик күп сораулар бирделәр.
-
4 нче сыйныфта ачык дәрес 18.12.2013

Бүген 4 нче сыйныф укытучысы Булатова Г.А., уку дәресеннән Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес барышында укучылар әсәргә тулы анализ бирү нигезендә авторның фикерен ачыкладылар, төп фикерне һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү күнекмәләрен үстерделәр. Тирә-юньдәгеләрнең уй фикерләренә бәя бирергә өйрәнделәр. Дәрес мәгърифәтче Р.Фәхреддин үгет - нәсыйхәтләре белән үрелеп барды һәм нәтиҗәле үтте.








