МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Укытучылар җыены 27.08.2013

Бүген укытучыларның традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул уку-укытуны сыйфатлы итүдә заманча технологияләр куллануның яңа мөмкинлекләрен бирү темасына багышланганиде.Әлеге киңәшмәдә мәктәбебезнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.Г.Хәсәнова "Инновация как способ повышения качества работы педагогического коллектива" дигән доклад белән уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук, киңәшмәгә дип әзерләп килгән "Школа творчества и созидания" дигән планшетыбыз, 2 нче ел рәттән, 1 нче урын алып мактау кәгазе һәм бүләккә лаек булды.
-
Укытучыларның җәйге спартакиадасы 24.08.2013

Бүген безнең мәктәптә укытучылар җәйге спартакиадасының зона ярышлары узды. 4 мәктәп укытучылары катнашында узган әлеге ярышларда бадминтон, армреслинг, биеклеккә, озынлыкка сикерү, 100 м га йөгерү, мишеньгә пневматик коралдан ату, аркан тартышуда көчләр сыналды. Төрле ярышларда 1 нче урын алган укытучылар район этабына чыктылар.
-
Кышка әзерлек бара 20.08.2013

Кышка әзерлек максатында, бакчада үскән яшелчәләр- кыяр һәм помидорны тозлыйбыз, турап катырабыз. Алмаларны киптерәбез. Укучыларны витамин белән тәэмин итәргә әзерләнәбез.
-
Мәктәп тирәсен яңарту 12.08.2013

Быел мәктәп тирәсен яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Шуларның берсе- рәшәткәләрне яңарту. Әлеге эшне башкару өчен урманга барып жердалар алып кайтырга туры килде. Бу эшкә хөрмәтле абый-әтиләребезне һәм төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбызны җәлеп иттек. Ә инде рәшәткәләрне урнаштыру өчен авыл яшьләреннән тупланган бригада ярдәмгә килде. Бүгенге көндә мәктәпкә килүчеләрне яңа рәшәткәләр һәм капка каршы ала. Әлеге эшне башкару өчен материаль ярдәм күрсәткән район башлыгыбыз Альберт Илгизәр улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мәктәпнең уку елына әзерлеген тикшерү 03.08.2013

Бүген республикакүләм комиссия, белем бирү учрежденияләренең яңа уку елына иң яхшы әзерләү республикакүләм смотр-конкурсы кысаларында, мәктәбебезнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп китте.
-
Уңыш җыю сезоны ачылды 24.07.2013

Бүген мәктәп яны укыту- тәҗрибә участогыннан беренче уңышны - суганны җыеп алдык. Суган быел бик уңган, кышы буена укучыларны тәэмин итәр өчен җитәрлек.
-
Ремонт башланды 22.07.2013

Бездә ремонт сезоны ачылды. Стеналарны шлифлыйбыз, юабыз, буыйыйбыз. Түбәләрне агартып барабыз. Бергә эшләгәндә эш тә тизрәк бара, күңелле дә.
-
Яфраказык әзерләү 16.07.2013

Бүген коллектив белән, тагын яфраказык җыю өчен туган авылыбыз табигатенә чыктык. Бергә бердәм булып эшләү нәтиҗәсендә норманы тутырып кайттык. Җыелган яшел массаны "Гөбнә" агрофирмасының иске Чәчкаб филиалына тапшырдык.
-
Бакчадагы эшләр 12.07.2013

Кичә мәктәп бәрәңгесенең чүбен тагын бер кабат утап чыктык. Бу юлы ярдәмгә укучыларыбызның кадерле әниләрен дә чакырдык. Бергә- бергә тизрәк тә, күңеллерәк тә булды.
-
Универсиада утын каршылап 03.07.2013

Бүген районыбыз халкы тарихи вакыйгада катнашты- Универсиада утын каршы алды. Әлеге вакыйгадан безне коллектив та читтә калмады барчабыз бергә җыелышып килдек.








