МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген уку елының иң истәлекле көне. Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау яңгырый. Безнең мәктәптә ул - 2 укучы өчен яңгырады. Мәктәбебез, канат ярган карлыгачын һәм бөркетен олы юлга озатты. Уңышлар сезгә укучылар, киләчәктә сезнең турында бары куанычлы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын иде! Шулай ук бүгенге бәйрәмдә, ел дәвамында төрле конкурсларда актив катнашып төрле урыннар яулаган укучыларны, уку алдынгыларын, спорт ярышларында катнашучы укучыларны һәм әлеге укучыларны әзерләгән укытучылар да бүләкләнде. Иң актив сыйныф булып - 5 нче сыйныф танылды.
-
Ата- аналар җыелышы 23.05.2014

Бүген бездә, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре һәм укучыларның җәйге ялын оештыру темалары буенча ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта директор һәм директор урынбасарлары һәркайсы үз юнәлеше буенча еллык эшләнгән эшләргә анализ ясады. Шулай ук, ата- аналарга җәйге каникуллар вакытында укучыларның куркынычсызлыгы турында инструктаж үткәрелеп, җыелышта катнашучы ата- аналар әлеге документка имзаларын куйдылар. Җыелышның икенче өлеше мәктәп яны участогында үтте. Мәктәп директоры А.А.Хәсәнов ата- аналарны участок һәм анда башкарыласы эшләр белән таныштырда, укучыларның җәйге практикалары турында да сүз булды.
-
Информатика фәненнән ачык чара 20.05.2014

Бүген, 8 нче сыйныфта информатика фәненнән сыйныфтан тыш ачык чара үтте. Укучылар, 8 нче сыйныф информатика курсының соңгы бүлеге - "Мультимедиа технологиясе" дигән бүлекне тәмамлап проектлар эшләгәннәр. Әлеге проектларның темалары туган авылыбыз белән бәйле. Укучылар парларда, "Авылым чишмәләре", "Авылым зиратлары", "Авылым механизаторлары", "Авылым бизәкләре" дигән темаларга тикшерү эшләре алып барып, тарихка мөрәҗәгать итеп һәм дә авылыбызның тарихын хәтерләүче өлкәннәр белән очрашып бик кызыклы һәм эчтәлекле проектлар әзерләгәннәр иде. Бүген исә, әлеге эшләгән эшләрен мәктәп коллективы алдында яклап чыгыш ясадылар. Проектларның җитәкчесе, информатика укытучысы Э.Р.Гыйльманова укучыларның эшләрен бәяләп аларга "бик яхшы" билгесе куйды.
-
Экологик өмә 18.05.2014

Кичә без бик зур эш башкардык! Дәресләрдән соң экологик өмә оештырдык. 4-9 сыйныф укучылары җыелышып авыл уртасындагы сулыкны чүп-чардан азат иттек. Изге эштән соң аруны да сизмәдек, күңелләрдә исә кәнагатьлек хисе калды.
-
"Экологик белем" көне 13.05.2014

Кичә, 12 май көнне мәктәптә "Экологик белем" көне уңаеннан бердәм экологик дәрес үтте. Әлеге дәресне 1-4, 8-9 сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре үткәрде, ә 5-7 нче сыйныфларда ДБУ "Кайбыч ветеринария берләшмәсе" җитәкчесе урынбасары Гирфанов Р.Р. уздырды. Әлеге дәресләрдә укучылар "экологик белем", "экология" төшенчәләренә билгеләмә бирделәр; тирә- юньне чүп-чардан арындыру ысулларын эзләделәр.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе
11.05.2014
7 май көнне укучыларыбыз "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең район турында катнашып кайттылар. 9 - 11 яшьлек - 4 укучыбыз Хөсәенова Илгизә, Галиуллин Илфар, Шәмсетдинова Адилә, Шәмсетдинов Илназ каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, эрудитлар турниры, мәдәни конкурс, юл-транспорт һәлакәте булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүдә мәртәбәле жюри каршында "имтихан тоттылар". Мәдәни конкурста командабыз уңышлы чыгыш ясап - 2 урын яулап кайттылар. Ә гомуми нәтиҗә - 7 урын.
-
Картлар йортында булдык! 09.05.2014

Кичә без Федоровское авылында урнашкан "Өмет йорты" - картлар һәм инвалидлар интернатында булдык. Әлеге йортта яшәүче өлкәннәребезне 9 май- Җиңү көне белән котлап кайттык. Биредә яшәүче өлкәннәр- барысы да сугыш чоры балалары. Алар алдында "Созвездие. Йолдызлык-2014" фестивале дипломатлары - "Салават күпере" вокаль ансамбле, "Шатлык" дуэты, конферанслар дуэтлары һәм башка талантлы укучыларыбыз чыгыш ясады.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы 08.05.2014

Илебез өчен иң зур бәйрәмне, быелгы яз безгә 69 нчы тапкыр бүләк итә. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә ел дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Шуның берсе 9 май уңаеннан үткәрелгән иң зур бәйрәм - Җиңү парады, безнең мәктәптә бүген үткәрелде. Һәйкәл янында авылдашларыбыз- сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладык. Авылыбызда бүгенге көндә 3 сугыш ветераны яши, шуның икесе бәйрәмдә катнашты. Аларны бәйрәмебез түрендә күрү безнең өчен зур шатлык иде. Әлеге чараны оештыруда, мәктәп коллективы, авыл җирлеге, һәм "Кайбыч" полиция бүлекчәсе бердәм эшләделәр.
-
Инфоурок нәтиҗәләр ясый. 06.05.2014

Инфоурок проекты үткәргән дистанцион конкурсларда 4 нче сыйныф укучылары Гомәров Риназ (рус теле) 1 нче дәрәҗә, Гаттаров Ранис (математика) 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аларны әлеге конкурска сыйныф җтәкчеләре Булатова Г.А. әзерләде.
-
"Хорлар бәйгесе" нең 2 нче этабы 05.05.2014

Бүген бездә, "Хорлар бәйгесе"нең соңгы - 3 нче этабы узды. Әлеге этапның темасы- "Туган як турындагы җырлар". Чарага әзерләнү өчен сыйныф җитәкчеләре дә, укучылар да бик тырыштылар. Ә әлеге бәйгене оештыручы һәм үткәрүче музыка укытучысы - Хисамова Резедә Мансур кызы. Конкурста 1-9 сыйныфның барлык укучылары да катнашты. Соңгы этап нәтиҗәләре буенча 1 нче урында "Туган илебез" җыры белән 1 нче сыйныфлар (сыйныф җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.), 2 нче урында "Туган ягым минем Татарстан" җыры белән - 4 нче сыйныф (сыйныф җитәкчесе Булатова Г.А.), 3 нче урында "Туган авылым" җырын башкаручы 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Габидуллина Г.И.). Конкурсның әлеге этабы буенча нәтиҗәләр дүшәмбе линейкасында ясалачак. Ә гомуми нәтиҗә һәм бүләкләүләр соңгы кыңгырау бәйрәмендә булачак.








