МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Инглиз теленнән ачык дәрес
17.12.2013
Мәктәбебездә план буенча ачык дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген 3 сыйныфта инглиз теленнән Насретдинова А.Г. яңа стандартлар буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес “Кыш бабайга хат” дигән темага иде. Бу тема укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бик кызыклы булды. Дәрес барышында укытучы төрле алымнар кулланды - төркемнәрдә эшләү, индивидуаль, такта янында эшләү. Дәрес бик мавыктыргыч булды, үткәне сизелмәде дә.
-
Парлы биюләр конкурсы 16.12.2013

Бүген мәктәптә парлы биюләр конкурсының 1 нче этабы- вальс биюләре конкурсы узды. Әлеге этапта һәр сыйныф вальс биюләре әзерләп мәктәп коллективы алдында тәкъдим иттеләр. Шунысы куанычлы, әлеге конкурска һәр сыйныф - башлангычлар да, урта звено да бик җитди әзерләнгән иде. Конкурсның әлеге этабына жюри нәтиҗәләр чыгарып, линейкада игълан итәчәк. Кышкы каникулдан соң, гыйнвар ахырында конкурсның икенче этабы узачак. Әлеге этапта һәр сыйныф, парлы Латин Америкасы биюләре- самба, румба, ча-ча-ча әзерләргә тиеш. Өченче этап февраль ахырында көтелә- анысы парлы халык биюләре. Конкурска гомуми нәтиҗә 3 нче этаптан соң ясалачак. Әлеге мәктәпкүләм конкурс укучыларның бию сәнгате белән кызыксынуларын, мавыгуларын күреп оештырылды.
-
On-line мониторинг 15.12.2013

5-9 сыйныф укучылары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, https:// edu.tatar.ru - электрон белем бирү порталы аша үткәрелүче оn-line мониторингта катнашалар. 13 нче декабрьдә 9 нчы сыйныф укучылары 4 фәннән тест үттеләр. Кичә 8 нче сыйныф укучылары үтә башладылар.
-
"Ватан Геройлары көне" 11.12.2013

9 декабрь – “Ватан Геройлары көне” уңаеннан, 11 декабрь көнне мәктәптә түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде:
1-2 сыйныфта “Газинур Гафиятуллин- Ватаныбыз Герое”;
3-4 нче сыйныфта “Бөек Ватан сугышының Бөек бәрелешләре һәм Геройлары”. Әлеге сыйныф сәгатьләре өчен укытучылар бик күп материал туплап презентацияләр ясаганнар иде. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, төрле сораулар бирделәр.
5 сыйныфта “Җәлил һәм җәлилчеләр- Герой татарларыбыз”;
6 сыйныфта “Мәгубә Сыртланова-Герой милләттәшебез”;
7-9 сыйныфларда “Михаил Девятаев –Ватаныбыз Герое” дигән темаларга үткәрелгән сыйныф сәгатьләре дә үз эченә күп материал туплаган иде.
8 нче сыйныфта исә, “21 нче гасыр Герое.Ул кем?” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. 21 гасырның хезмәт һәм батырлык Геройлары турында мәгълүмат туплаган презентация карадылар.
Киләсе атнада әзер презентацияләргә таянып, әлеге Геройлар белән барлык укучыларны да таныштыру өчен мәктәпкүләм “Без Сезнең белән горурланабыз!” чарасы үткәреләчәк.
-
4 нче сыйныфлар сынау үтә 10.12.2013

Бүген 4 нче сыйныф укучылары РЦИМКО тарафыннан җибәрелгән математикадан мониторинг эше башкардылар. Эш 2 өлештән тора һәм аны үтәү өчен 45 минут вакыт бирелгән иде. Укучылар әлеге тестка бик җаваплы карап, тырышып эшләделәр. Быел 4 сыйныфта 5 укучы малай укый.
-
2 нче сыйныфта ачык дәрес 10.12.2013

Традиция буенча,мәктәп планына таянып төрле фәннәрдән ачык дәресләр үткәрелә башлады. Төп таләп- барлык дәресләр дә яңа стандартлар буенча оештырылырга тиеш. Бүген 2 нче сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова А.Н. рус теленнән ныгыту дәресе - "Парные согласные в конце слова" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Укучылар дәрестә парлап, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләделәр. Эш төрләре дә күп булды: һәр укучы дәреслек буенча да, карточкаларда да, тактада да эшләде. Дәрес бик уңышлы узды. Соңыннан укучылар үзбәя билгеләделәр.
-
"Коррупциягә каршы көрәш көне" 10.12.2013

9 декабрь – “Коррупцияга каршы көрәш көне” уңаеннан кичә мәктәптә план буенча чаралар үткәрелде.
Түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде:
1-2 нче сыйныфларда “Урлатма. Урлама”;
3-4 нче сыйныфларда “Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле” дигән темаларга үткән сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучыларга коррупция төшенчәсенең нигезләрен аңлаттылар.
5-6 сыйныфларда «Дисциплина ни өчен кирәк?;
7-9 сыйныфларда “Нәрсә ул коррупция. Коррупция проблемасын ничек чишеп була?” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Китапханәче Хәйретдинова Л.Р. китаплардан һәм гәзит-журналлардан әлеге теманы яктырткан мәкаләләрне үз эченә алган тематик күргәзмә оештырган иде.
-
Яңа елга әзерләнәбез 06.12.2013

Алда һәр укучының иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме- яңа ел бәйрәме! Мәктәптә инде әлеге бәйрәм рухы сизелә башлады: сыйныфларда укучылар кар бөртекләре кисәләр, ә музыка укытучысы Хисамова Р.М. яңа ел җырлары һәм чыршы тирәли биюләр өйрәтә. Әлегә чыршы ролен гөлләр башкара.
-
"Әниләр көне" 02.12.2013

30 ноябрь- шимбә көнне, мәктәбебездә "Әниләр көне"н бәйрәм иттек. Әлеге чарада һәр сыйныф әниләр өчен концерт номерлары әзерләгән иде. Җыр, бию, спектакльләрдән өзекләрне үз эченә алган әлеге бәйрәм кичәсе барлык әниләрнең дә күңеленә хуш килде.
-
"Сочи-2014" 27.11.2013

Бүген, 27 ноябрьдә Сочида узачак паролимпия уеннары башланырга нәкъ 100 көн кала,бездә "Сочи-2014" дигән мәктәпкүләм проектлар конкурсы узды. Әлеге конкурс өчен 1-4 сыйныф укучылары плакатлар әзерләп аларны якларга тиешләр иде, ә 5-9 нчы сыйныф укучылары исә презентацияләр ясарга. Конкурсның шарты- барлык материалларның татар телендә булуы. Шуны әйтергә кирәк, барлык сыйныфлар да әлеге конкурска ныклап әзерләнгәннәр иде. Бер-берсен кабатлаган проектлар юк дәрәҗәсендә, ә темалары төрледән- төрле иде. Жюри урыннар билгеләп, линейкада укучыларны бүләкләячәкләрен әйтте. Димәк, җиңүчеләрне көтәбез. Ә бездә, яңа конкурс - "Сочи -2014 не каршы алып" рәсемнәр конкурсы игълан ителде.








