МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
ГТО ("Готов к труду и обороне") 05.02.2015

Мәктәптә Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы- ГТО нормаларының кышкы сессиясен тапшыру дәвам итә. Февраль аена 1,2,3 һәм 5 километрга чаңгыда йөгерү һәм пневматик винтовкадан ату нормаларын тапшыру каралган.
-
Волонтерларыбыз ярдәм итә... 04.02.2015

Бу көннәрдә буран тынмыйча дулый.Буран үзе күңелле булса да, артыннан эше күп шул. Йорт тирәләрен кардан чистартырга кирәк. Моңа бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ булган әби- бабайларыбыз борчыла. Әмма борчылырга урын юк! Безнең мәктәптә бит волонтерлар бар. Менә бүген дә алар үзләре шефлык иткән әби-бабайларына барып йорт тирәләрен кардан арындырып кайттылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 03.02.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар план буеча үткәрелеп килә.Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла. Бүген 2 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Габидуллина Лютция Әгъзам кызы белән берлектә тыл ветераны Хисамова Гөлсинә апаның өенә очрашуга бардылар. Гөлсинә апа укучыларга сугыш вакытында күргән михнәтләрен күз яшьләре аша сөйләде. "Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, бүгенге тынычлыкның кадерен белеп, рәхәтләнеп укыгыз....", дип матур теләкләр теләп озатты ул укучыларны.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе-2015" 30.01.2015

Бүген Кайбыч урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе -2015" конкурсының муниципаль зона этабы узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән, 4 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы катнашты. Ул "Тынычлыкның кадерен белик" дигән темага сыйныф сәгате уздырды, четерекле педагогик ситуациядән чыгу юлын эзләп уңышлы чыгыш ясап кайтты. .
-
Ачык дәресләр дәвам итә 29.01.2015

Мәктәп планы буенча ачык дәресләр үткәрү дәвам итә. Бүген шуның чираттагысы үтте. 6 нчы сыйныфта рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна рус теленнән ачык дәрес уздырды. Дәрестә сингапур методикасы структуралары һәм ФГОС элементлары кулланылды.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 28.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп планы буенча атна саен төрле чаралар үткәрелеп килә. Әлеге чараларда нәни укучыларыбыз да катнаша. 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары сугыш темасына төрле поделкалар ясыйлар. Мәңгелек ут, канәфер чәчәкләре, Георгий лентасы бәйрәмнең төп символлары. "Безнең поделкалар гади, ләкин үлгәннәрнең истәлегенә хөрмәт билгесе", ди укучыларның сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы.
-
Конкурстагы җиңүебез 26.01.2015

Милли төбәк компоненты юнәлешендә "Балачак адресы-Кайбыч районы" районкүләм поделкалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. "Аппликация" номинациясендә 1 нче сыйныф укучысы Гирфанова Газизә 1 нче урын яулады. Төрле төстәге салфеткаларны бөтереп ябыштырып эшләнгән әлеге эшен Газизә "Туган ягым табигате" дип атады, аңа әлеге җиңүне яуларга әти-әнисе һәм әлбәттә сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы ярдәм итте.
-
Ата-аналар җыелышы 23.01.2015

Икенче чирек, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, бүген мәктәптә "Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте" дигән темага мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта психолого педагогик һәм медико-социаль үзәк (ППМСҮ) белгечләре дә катнаштылар. Үзәк директоры Федотова Людмила Николаевна ата-аналарны әлеге үзәк һәм аның эш юнәлешләре белән таныштырды, аннан соң "Ә иртәгә тормыш бар иде..." ("А завтра была жизнь...") дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Логопед Алевтина Александровна исә, ата-аналарга балаларның дөрес сөйләмен формалаштыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты, активациометр программалы аппарат комплексы белән таныштырды.
-
Укучыларыбыз тикшерү узды 22.01.2015

Бүген мәктәбебездә, директорлары Федотова Людмила Николаевна җитәкчелегендә, психолого-педагогик һәм медико социаль үзәк (ППМСЦ) белгечләре килделәр. Алар 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларын башлангыч һәм урта звено шартларына җайлашуларын тикшерү өчен төрле диагностик тестлар үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучыларына өчен исә, тренинг элементлары белән "ТДИ (ОГЭ) га уңышлы әзерләнү һәм тапшыру формуласы" дигән темага психологик дәрес һәм профориентацион тест үткәрделәр.
-
Хоккей тартмасы ачылды 17.01.2015

Бүген бездә күптән көтелгән куанычлы вакыйга - боз шугалагын ачу тантанасы булды. Укучылар, авыл яшьләре, кадерле әтиләребез инде күптән әлеге шугалакта хоккей уйнасалар да, ачылу тантанасы төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Һәм ниһаять бүген вакыты җитте. Әлеге вакыйгада район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы, аның урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы, әлеге тартманы әзерләүдә спонсор ярдәме күрсәткән Осипов Ю.Г., Садриев М.Р.,хоккей тартмасының нәкъ менә безнең мәктәпкә урнаштырылуында зур өлеш керткән Хуҗин Рушан Галимулла улы, укучыларның тренеры Миңнуллин Радик Равил улы катнаштылар. Ачылу тантанасын карарга әти-әниләр, әби-бабайлар һәм авыл яшьләре килгән иде.








