МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тимурчылык эше дәвам итә 12.01.2015

Быелгы кыш пыр туздырып бураннарын уйната. Безне бер генә дә тик тотмый. Укучыларыбыз һәр көнне диярлек хоккей тартмасын кардан чистарту белән мәшгульләр. Шул ук вакытта өлкән авылдашларыбызны да онытмыйбыз. Кар басып киткән йорт тирәсен чистартып кайтабыз. Әби-бабайлар үзләренең укучыларын көтеп торалар, зур рәхмәтләрен әйтеп озаталар.
-
Актив укучылар бәйрәме 05.01.2015

Бүген 9 нчы сыйныфта укучы 4 укучыбыз, Федоровское урта мәктәбе базасында уздырылган, районкүләм актив укучылар өчен чыршы бәйрәмендә катнашып кайттылар. Әлеге укучыларыбыз төрле спорт ярышларында даими катнашып, призлы урыннар яулаучылар.Шушы бәйрәм чарасы алар күңелендә ел дәвамында матур хатирә булып сакланыр әле мөгаен.
-
Кышкы лагерь эшчәнлеге 03.01.2015

Мәктәбебездә "Чишмәкәй" кышкы лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Укучылар биредә сәламәтлекләрен ныгыталар, күңелле ял итәләр. Саф һавада чаңгы-чана шуалар һәм шугалакта тимераякта йөрергә өйрәнәләр. Укучыларга иртән татлы йокыларыннан уянып киләсе авыр булса да, көн ахырында өйләренә теләмичә генә таралышалар.
-
Педагогик киңәшмә утырышы 31.12.2014

2014 елның соңгы көнендә бездә чираттагы педагогик киңәшмә утырышы узды. Әлеге киңәшмәдә төрле сораулар каралды. "Укытуда яңа стандартларны урта звенога күчерү" дигән темага доклад белән 4 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г. чыгыш ясады. Беренче яртыеллык йомгаклары белән мәктәп директоры Хәсәнов А.Г. һәм директор урынбасарлары чыгыш ясады.
-
Яңа ел бәйрәмнәре 29.12.2014

Бүген шау-гөр килеп мәктәбебездә яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Көннең беренче яртысында әлеге чара башлангыч сыйныйфларда "Хуш киләсең яңа ел!" дигән исем астында узды, көннең икенче яртысында исә 5-9 сыйныф укучылары "Зәңгәр ут яктысы"на җыелдылар. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да үзләренең зур чаналарына президентыбыз Р.Н.Миннеханов һәм районыбыз башлыгы Рәхмәтуллин А.И. тарафыннан җибәрелгән бүләкләрне төяп килделәр. Ата- аналар һәм авыл халкы да әлеге чараларны бик яратып карады.
-
Зур җиңүебез! 27.12.2014

Бездә бүген зур бәйрәм, бик күңелле вакыйга! Мәктәп һәм авылыбыз тарихында беренче тапкыр, укучы егетләребездән торган хоккей командабыз районкүләм ярышта катнашты. Әле 1 ай элек беренче тапкыр кулларына хоккей кәшәсе тоткан укучыларыбыз, 7 команда арасында Олы Кайбыч һәм Федоровское урта мәктәпләреннән генә калышып 3 нче урынга лаек булды! Афәрин егетләр, без сезнең белән чиксез горурланабыз! Укучыларны шушы җиңүгә алып килгәннәре өчен күп көч куйган мәктәбебез директоры Хәсәнов Айдар Габделхак улына, физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улына, команданың тренеры Миңнуллин Радик Равил улына һәм Хуҗин Рушан Галимулла улына да чын йөрәктән, зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу безнең өчен җиңү генә түгел, баш хәрефләрдән язылган СУПЕР ЗУР ҖИҢҮ!!!!
-
Яңа ел кунагы! 26.12.2014

Иртән иртүк, укучылар дәрескә килгәнче мәктәбебезгә яңа 2015 елның символы - тәкә кунакка килде! Буш кул белән дә килмәгән, укучыларга күчтәнәч- шугалак алып килгән. Әй кинәнделәр соң нәни укучыларыбыз әлеге шугалактан шуып.
-
Чисталык дәресе - 2014 25.12.2014

Бүген без, республикакүләм табигатьне саклау акциясе - "Чисталык дәресе"нә кушылдык. Әлеге акция кысаларында һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1, 3 нче сыйныф укучылары кошларга җимлекләре ясап килгәннәр иде. Әлеге җимлекләрне сыйныф җитәкчеләре Мөхетдинова А.Н. белән берлектә агачларга элеп тә чыктылар. 8 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. үзенең укучыларына "Чүп-чарга юл куймыйк" дигән презентация тәкъдим итте һәм һәр кешенең көченнән килгәнчә табигатьне сакларга бурычлы булуын ассызыклады. Дәрескә "Үзебездән башлыйк, үрнәк булыйк", - дигән нәтиҗә ясадылар.
-
Мәктәпне яңа елга әзерлибез! 25.12.2014

Бик зур эш башкардык бит әле без бүген. Мәктәбебез территориясен яңа елга әзерләргә керештек. Әлеге эшкә әти- әниләребезне дә җәлеп иттек. Эштән соң, кич белән мәктәпкә җыелып мәктәп тирәсендәге кардан төрле сыннар ясадык. Һава торышы шәп, күңелләр көр булгач эш бик җайлы барды.
-
Әфган сугышы башлануга - 35 ел 24.12.2014

1979 елның 25 нче декабрендә Әфганстан җиренә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты кертелә. Шушы вакыйгага быел - 35 ел була. Әлеге датага багышланган чаралар безнең мәктәптә бүгеннән үк үткәрелә башлады. Чара тантаналы линейка белән башланып китте, әлеге линейкада сугышта һәлак булган сугышчыларны искә алу максатыннан бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннан соң сыйныфларда тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен дәресне 4 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы үткәрде. Ул укучыларга бу сугышның сәбәпләре, нәтиҗәләре турында аңлатты. Сугышта катнашкан авылдашлар белән таныштырды.








