МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
"Төчкердек без ГРИППка!" 25.09.2014

Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Л.Х., әти-әниләре рөхсәт биргән укучыларга һәм укытучылар коллективына ГРИППка каршы прививка - Гриппол вакцинасы ясап китте.
-
Район Беренчелеге призеры. 22.09.2014

20 сентябрь көнне "Олы Кайбыч урта мәктәбе" базасында җиңел атлетика буенча район Беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп командасы да чыгыш ясады. 2003 нче елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучылар арасында 1000 метр арага йөгерүдә, 5 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил 2 нче урын яулап кайтты.
-
Милләтләр кроссы - 2014 21.09.2014

Бүген "Милләтләр кроссы - 2014" Бөтенроссия йөгерү көне. Әлеге кросс Россия территориясендә үткәрелүче иң массакүләм спорт чарасы булып санала. Әлеге чара безнең мәктәптә дә узды. Ярыш 3 этапта узды. Иң элек башлангыч сыйныф укучылары, аннан соң урта звено укучылары, ә соңыннан исә укытучылар йөгерде.
-
"Имәндә икән чикләвек!" 20.09.2014

- Кайда чикләвек күп? - дигән сорауга, безнең укучылар һичшиксез -имәндә!, дип җавап бирерләр иде. Хәзер алар имән агачын да, аның чикләвекләрен дә аера белә дип уйлыйбыз. Чөнки бүген, дәресләрдән соң, Кайбыч урман хуҗалыгына ярдәм йөзеннән, агачлыкка имән чикләвеге җыярга бардык. Шунысы күңелле, укучыларга әлеге шөгыль бик ошады, зур-зур капчыкларны тиз арада тутырып та куйдык.
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы 19.09.2014

Бүген бездә, әлеге уку елында беренче тапкыр мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш әлеге уку елында мәктәпкүләм эшне оештыру мәсьәләләренә багышланган иде. Укучыларны ашату, мәктәпне җылыту, укыту- тәрбия темасына кагылган сораулар белән беррәттән "IT - чемпион" конкурсы, укучыларны иминиятләштерү турында да мәгълүматлар җиткерелде, җыелышта ата-аналарның күпсанлы сорауларына җаваплар бирелде. 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре белән аерым сөйләшү булды.
-
Бадминтонда уңыш елмайды! 15.09.2014

13 сентябрь - шимбә көнне Гаттаров Рамил һәм Ранис, Хөсәенова Илгизә, Зиятдинова Адиләне эченә алган мәктәп командабыз, "Ульянково төп мәктәбе" базасында уздырылган, 2003 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучы балалар арасында Район Беренчелегенә оештырылган бадминтон ярышларында катнашып кайттылар. 12 мәктәп арасыннан 3 нче урынны яулап кайткан командабыз белән горурланабыз, аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Зур бүләк! 13.09.2014

Быел укучы малайларыбызның телендә бер генә сүз - "тизрәк кыш җитсен иде", "кар кайчан ява башлар инде". Әлеге сүзләрнең үзенә күрә зууур сәбәбе бар. Быел безнең мәктәптә хоккей тартмасы куйдылар. Аны, еллар дәвамында авыл эчендәге сулыктан хоккей мәйданы ясап, кар көрәп арыган укучыларыбызга, изге күңелле кешеләребез бүләк иттеләр. Дәресләрдән соң укучыларыбыз әлеге тартманы кышка әзерләү белән мәшгульләр.
-
Бакчадагы көзге эшләр 12.09.2014

Табигатьтә көзнең иң гүзәл чоры - "әбиләр чуагы" хакимлек итә. Кояшлы көннәрне без дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Мәш килеп мәктәп бакчасында эшләп йөрибез. Әнә бүген 5 нче сыйныф укучылары чәчәк орлыклары җыярга чыктылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Бүген бездә Белем бәйрәме! Әлеге көнне аеруча, 1 нче сыйныфка килүче укучылар зарыгып көтеп алгандыр мөгаен. Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел 1 нче сыйныфка 5 укучы керә. Аларга һәрвакыт ярдәмче, киңәшче, таяныч булучы беренче укытучылары- Мөхетдинова Алсу Назымовна булыр. Без аңа сәламәтлек, сабырлык, эшендә зур уңышлар телибез. Укучыларны бәйрәм белән котлау өчен, район вәкилләре Хәялиев Р.Р., Вәлиев Р.Ф. һәм "Гөбнә" агрофирмасы вәкиле Боярина О.М. килде. Шулай ук бәйрәмдә ветеран укытучыларыбыз да катнашты.
-
Ата- аналар җыелышы 29.08.2014

Бүген бездә ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта 1 һәм 3 нче сыйныф укучыларының ата-аналары катнашты. Сәбәбе- бу уку елыннан, әлеге ике сыйныфның берләштереп укытылуы. Җыелышта әлеге мәсьәлә буенча ата-аналарның күпсанлы сорауларына җавап бирелде.








