МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне бездә. 05.11.2014

Кичә, 4 нче ноябрь көнне мәктәбебез горурлыгы булган "Салават купере" вокаль ансамбле 15 нче Бөтенроссия патриотик җыр конкурсы "Я люблю тебя, Россия" нең 5 нче Республика этабы "Родина, мои родные края" конкурсында катнашып, 3 нче дәрәҗә диплом лауреатлары булып кайттылар. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган иде. Укучыларыбыз "Без дә яшәрбез" җырын уңышлы башкарып, жюри тарафыннан бик күп мактау сүзләре ишетеп кайттылар. Укучыларга һәм ансамбльнең җитәкчесе Габидуллина Лютция Әгъзам кызына рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә зурдан - зур уңышлар телибез!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 05.11.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. 29 октябрь - 5 нче ноябрь атнасында мәктәп эчендә төрле спорт ярышлары һәм эстафеталар үткәрү планлаштырылган иде. Каникуллар булуга да карамастан, планлаштырылган чаралар барысы да үткәрелеп килә. Бүген исә, мәктәптә районкүләм баскетбол ярышының зона этабы үтә. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңелле эстафеталар" да үткәрелә. Әлеге чараны башлангыч сыйныф укучылары оештырды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 29.10.2014

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы дәвам итә. Әлеге атнада укучылар "Спортка юл ачык", "Наркотикларсыз тормыш" темаларына рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар. Әлеге атнада, аеруча 2 нче сыйныф (кл. җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.), 5 нче сыйныф (рәсем укытучысы Хәйретдинова Л.Р.), 6 нчы сыйныф (кл. җитәкчесе Габидуллина Г.И.) укучылары актив катнаштылар.
-
Сәламәтлегеңне яшьтән кайгырт! 28.10.2014

Авыл фельдшеры Сафина Л.Х. даими рәвештә укучыларыбызның сәламәтлеге сагында тора. Вакытында прививкаларын ясый. Бүген исә, 4-9 нчы сыйныф укучыларына Манту реакциясенә тикшерү уздырып китте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 20.10.2014

13 нче октябрь-13 нче ноябрь көннәрендә Республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларныда мәктәптә төрле чаралар үткәрелеп килә. 13 - 20 нче октябрь көннәрендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән “Сәламәтлек бакчаңда чүп үләне үстермә!”, «Сак бул! Спайстан куркыныч яный”, “Наркотикларга юк дип әйт!”, “Кем ул наркоман” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
-
Өстәл теннисында уңыш елмайды! 12.10.2014

Кичә, Гаттаров Рамил (5 нче сыйныф), Сибгатуллин Рәсим (5 нче сыйныф), Хөсәенова Илгизәдән (4 нче сыйныф) торган мәктәп командабыз, 2003 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучы балалар арасында, район беренчелегенә өстәл теннисы ярышларында 1 нче урын яулап, күчмә кубокны мәктәпкә алып кайттылар. Укучыларыбызга һәм аларны җиңүгә әзерләгән укытучылары- Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы һәм Хәсәнов Илнур Рафаил улына зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Афәрин! Шулай дәвам итегез!
-
Өлкәннәрне зурладык 10.10.2014

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Әлеге ункөнлектә мәктәптә төрле чаралар үткәрелде: "Яраткан әби-бабайларыбыз", дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе, "Картлык ярдәмгә мохтаҗ", "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре , сугыш ветераннарының өйләренә бүләкләр әзерләп бардык, пенсиядәге укытучыларны мәктәпкә чакырып котладык. Ә бүген исә, мәктәп, авыл җирлеге һәм АҖҖ "Ак барс Кайбыч"ның 3 нче №лы филиалы берлектә Иске Чәчкаб авылында яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладык
-
Укытучылар бәйрәме. 03.10.2014

Укытучылар бәйрәме, әле 5 нче октябрьдә генә булса да, бәйрәм чаралары бездә бүген үтте. Иртән иртүк укытучылар бүлмәсе танып булмаслык итеп үзгәргән иде. Монысы - укучылар үзидарәсе әзерләгән сюрприз. Көн дәвамында укучылар укытучыларны алыштырдылар- 8-9 сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларга дәрес үткәрделәр. Ахырдан исә бәйрәм концерты оештырып чәчәкләр бүләк иттеләр.
-
Көзге ярминкә 28.09.2014

Бүген район үзәгендә көзге ярминкә узды. Әлеге чарадан безнең мәктәп коллективы да читтә калмады. Укучылар һәм укытучылар көче белән мәктәп бакчасында үстерелгән уңышны, район һәм читтән кайткан кунаклар хозурына тәкъдим иттек. Кәбестә, шалкан, суган, кишер һәм әлеге яшелчәләрдән әзерләгән продуктларны район халкы бик яратып алды. "Чәчкаб суы"ннан әзерләнгән чәйне дә яратып эчтеләр. Адиятуллина Э. һәм "Шатлык" дуэты исә бәйрәмгә ямь өстәп, үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
-
"Көзге бал" бәйрәме 26.09.2014

Көзнең иң матур чоры- "алтын көз"! Көннәрнең матур торуыннан файдаланып калу өчен, бүген без урманга -"Көзге бал" бәйрәме үткәрергә бардык. Табигать кочагында шашлык, пылау пешереп сыйландык. Төрле конкурслар да оештырдык: "Көзге урман модасы- 2014", "Яфрак композизициясе", "Урман могҗизалары". Ә соңыннан исә футбол ярышы оештырдык. Җиңүчеләр.... Әлбәттә "Дуслык" командасы!








