МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Дин мәдәнияты нигезе фәненән ачык дәрес 22.12.2014

Мәктәпнең укыту-тәрбия планы нигезендә, башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр күрсәтү циклы дәвам итә. Бүген 4 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре фәненнән "Ислам диненең таралуы" темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик мавыктыргыч үтте, укучылар әлеге теманы бик теләп өйрәнделәр, укытучыга бик күп өстәмә сораулар бирделәр
-
Башлангыч сыйныфта ачык дәрес 18.12.2014

Бүген, 1, 3 нче сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы математикадан 1 нче сыйныфта "Шулкадәр", 3 нче сыйныфта "Кабатлы мәсьәләләр белән таныштыру" дигән темаларга ачык дәрес үткәрде. Дәрестә Сингапур структураларыннан Фолоу Зе Лидер, Тэйк -Оф Тач Даун уңышлы кулланылды. Укучылар дәрес темасын үзләре ачтылар, үзмаксат куйдылар. Дәрестә әңгәмә, чагыштыру, алгоритм куллану алымнары кулланылды. Дәрес ахырында укучылар дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя куйдылар.
-
"Кирәкми безгә сугыш!" 14.12.2014

Декабрь аенда билгеләп үтелгән "Билгесез солдат көне", "Ватан Геройлары көне" уңаеннан 4 нче сыйныф укучылары литература дәресенә "Нам не нужна война" дигән темага ике төркемгә бүленеп, иҗади проектлар әзерләп килгәннәр иде. Сыйныф җитәкчеләре Хәсәнова Ф.Г. укучыларнң әлеге проектлары бик уңышлы килеп чыгуын һәм укучылар үзләренең эшләрен бик җитди рәвештә яклауларын билгеләп үтте.
-
12 декабрь - Россия Федерациясе Коституциясе көне 12.12.2014

Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтте. 5-9 нчы сыйныф укучыларына политинформацион минут кысаларында сыйныф җитәкчеләре тематик әңгәмәләр үткәрделәр, ә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен тематик сыйныф сәгатьләре үтте, дәреснең нәтиҗәсе буларак укучылар рәсемнәр ясадылар.
-
9 декабрь - "Ватан Геройлары көне" 09.12.2014

Бүген илебездә "Ватан Геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан мәктәптә төрле чаралар үтте. Башлангыч сыйныфларда тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелсә, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Габидуллина Г.И. "Алар исеме безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чара оештырды. Әлеге чарада укучылар Герой- пионерлар, милләттәшләребез - Г.Гафиатуллин һәм М.Сыртланова белән һәм аларның батырлыклары белән таныштылар,
-
Бездә"Час кода" үтте 06.12.2014

4 - 12 декабрь көннәрендә халыкара "Всемирный час кода" акциясе кысаларында "Час кода в России" акциясе үткәрелә. Әлеге акциядә күпмилләтле илебезнең барлык укучылары да катнаша. Әлбәттә без дә читтә калмадык, әлеге акциягә кушылдык. Информатика укытучысы Гильманова Э.Р., 4 нче декабрьдә билгеләп үтелүче информатика көне уңаеннан үткәрелгән дәрес кысаларында укучыларны IT технологияләр, IT белгеч, IT парк төшенчәләре белән таныштырды. Әлеге дәреснең максаты укучыларда информатика фәненә һәм программалар төзүгә кызыксыну уятуны күздә тотты. Дәрес барышында укучылар видеороликлар карадылар, кызыклы лекция тыңладылар һәм Ам-ням онлайн тренажерында программа төзеделәр.
-
3 нче декабрь - "Билгесез солдат көне" 04.12.2014

3 нче декабрь - илебез тарихында быел беренче тапкыр "Билгесез солдат көне" буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укытучылары әлеге чараны аеруча зур итеп, сыйныфларын берләштереп үткәрделәр. Укучылар иң элек билгесез солдат мемориалы турында презентация карадылар, аннан соң сорау-җавап формасында сугыш турында әңгәмәдә катнаштылар. Чара дәвамында, укучылар белән очрашуга тыл ветераны Әминә апа Габидуллина да килде. Ул сугыш елларында ничек яшәүләрен, ачлы-туклы тормышны ничек кичерүләр, кайларда эшләүләрен сөйләде. Сугыш вакытында авылыбыз тормышын, окоп казучылар язмышын укучыларга бәян итте. Укучылар аңа бүләк итеп концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Ахырдан нәни укучыларыбыз сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алу йөзеннән һәйкәлгә барып чәчәкләр куйдылар.
-
"Коррупциягә каршы - бергә!" 02.12.2014

Кичә, 1 нче декабрь көнне, 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна "Коррупциягә каршы -бергә!" диеп исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Рус әдәбиятыннан Н.В.Гогольнең "Ревизор" әәсәре белән ачып җибәрде ул әлеге чараны. Ришвәтчелек, коррупциянең тамыры ерак гасырларга барып тоташа. Бу мәгълүматны укучыларга тарих укытучысы Габидуллина Гүзәл Илшатовна җиткерде. Эльмира Галимулловна укучыларга "нәрсә ул коррупция?", аның нинди нәтиҗәләргә китерүе, аңа каршы ничек көрәшеп булуы турында сөйләде. Чара Олег Газмановның "Как мы можем победить" җыры белән тәмамланды.
-
Физика атналыгы 29.11.2014

24 ноябрь - 29 ноябрь көннәрендә безнең мәктәптә физика атналыгы узды. Атналык кысаларында физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы укучылар белән төрле чаралар үткәрде. 9 нчы сыйныфта "Реактив хәрәкәт" дигән темага ачык дәрес үткәрелде, 8 нче сыйныф укучылары "Җылылык двигательләре" дигән темага докладлар белән чыгыш ясадылар. Атналык дәвамында укучылар электрон конструктордан схемалар төзү белән мәшгуль булдылар.
-
Әкияттә кунакта 27.11.2014

Бүген безнең мәктәпкә кунаклар килде. Кунакларның да ниндие генә әле, "Әкият" курчак театры курчаклары үзләре! Әлбәттә җитәкчеләре Сафиуллина Венера Марат кызы белән берлектә. Алар безнең укучыларга күчтәнәч итеп, Л.Леронның "Кикрикҗан маҗаралары" дигән әкиятен алып килгәннәр иде. Әлеге очрашу укучыларыбызга бик ошады.








