Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
"Сәламәт бул!" 19.06.2016

“Кояшкай” ял лагеренда ял итүче балалар бүгенге көннәрен “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” шигаре астында үткәрделәр. Балалар арасында “Иң-иңнәр” конкурсы үткәрелде: иң төз атучылар, иң тиз йөгерүчеләр, иң биек сикерүчеләр, төрле конкурсларда иң җитезләр ачыкланды.
-
17.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр Чыбыклы күпергә сәяхәт иттеләр, каен җиләге белән сыйландылар. Шулай ук “Рамазан-изге ай” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
16.06.2016

“Туган ягым-гөлләр иле” дигән квн да балалар туган республикабыз турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Король и шут” командасы җиңде.
-
15.06.2016

Бассейнга бару көнен лагерьга йөрүче балаларыбыз көтеп ала. Бүген дә рәхәтләнеп суда йөзеп, чыныгып кайттылар.
-
14.06.2016

Лагерь балалары бүген “Һөнәрләр иле” нә сәяхәт ясадылар. Төрле һөнәрләр, аларның иң иң таралган классификациясе белән таныштылар. Үзләренә ошаган һөнәрләр буенча ассоциатив рәсемнәр ясадылар.
-
Җиләкле җәй җитте 13.06.2016

Табигать үзенең матур көннәре белән сөендерә бу көннәрдә. Шул уңайдан лагерь балалары белән табигатькә экскурсия оештырылды. Балалар тәрбиячеләр белән җиләкле аланга сәяхәткә бардылар, каен җиләге белән сыйландылар, төрле уеннарда катнаштылар. Төшке аштан соң балалар арасында "Без әкият яратабыз!" исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Россия көне белән! 12.06.2016

Бүген лагерьда Россия көненә багышланган чаралар узды. Балалар белән Россия, Татарстан, Кайбыч районы һәм туган авылыбыз турында әңгәмә-викторина үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Балалар шулай ук Россия көненә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
-
11.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр 2 командага бүленеп "Кем дөресрәк?" дигән уен уйнадылар. Уен барышында мәктәп эчендәге һәм тыштагы бик күп объектлар саналды. Нәтиҗәдә "Король и шут" командасы җиңде.
-
Спорт-сәламәтлек нигезе 11.06.2016

Бүген "Кояшкай" лагерында көн "Спорт - сәламәтлек нигезе" исеме астында үтте. Иртәнге аштан соң балалар командаларга бүленеп, футбол ярышында катнаштылар, вожатый абый-апалар лапта, волейбол һәм башка төрле хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Төштән соң балалар группаларда эшләделәр һәм "Сәламәтлек рекламасы" исемле проект эшләрен башкардылар. Көн бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
09.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр төшке ашка кадәр табигатьтә төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ә аннары "Кызыклы математика" темасына уен-ярыш булды.











