Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Бөтенроссия интернет-дәресе 27.09.2016

Бүген мәктәптә 8-9 сыйныф укучылары өчен "Мәктәпләрдә наркоманияне профилактикалау" исеме астында Бөтенроссия интернет-дәресе үткәрелде. Дәрес барышын уку-укыту буенча директор урынбасары Садриева Р.З. оештырды. Дәрестә шулай ук укытучылар да катнашты. Әлеге чараның максаты: үсеп килүче яшь буынны 21 нче гасыр афәте булган куркыныч чирдән - наркоманиядән саклау, наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәү.
-
Инглиз теленнән олимпиада 27.09.2016

Бүген мәктәбебезнең 4-9 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән Бөтенросиия фән олимпиадаларының мәктәп этабы эшләренең язмача өлешен башкардылар. Иртәгә, 28 сентябрь көнне әлеге фән буенча олимпиада телдән үткәреләчәк. Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Көзге уңышны җыю 26.09.2016

Бүген мәктәп яны участогында кишер уңышын җыеп алу оештырылды. Укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең җәй буе тырышып куйган хезмәтенең нәтиҗәсе дә сөенерлек: кишер уңышы мул булды.
-
Мәктәп тормышы 26.09.2016

Бүген мәктәптә һәр атнадагыча иртәнге линейка уздырылды. Дежур сыйныф укучыларының атналык отчетын тынлаганнан соң, мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. "Милләтләр кроссы - 2016" бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны тагын бер кат котлап, аларга грамоталар тапшырды. Шулай ук иртәнге линейкада укучылар киләсе атнада үткәреләчәк чаралар һәм планнар белән таныштырылды, район һәм республика күләмендә үткәрелеп килүче конкурсларда актив катнашырга чакырылды.
-
Профсоюз атналыгы 26.09.2016

Мәктәптә 19 сентябрьдән-25 нче сентябрьгә кадәр профсоюз атналыгы узды. 19 сентябрь көнне сайлауларны актив уздыруда катнашкан профсоюз активы белән очрашу уздырылды. 24 сентябрь көнне җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Л.Х. “Хезмәт: хокукмы әллә бурычмы”, “Балигъ булмаганнарның хезмәткә хокуклары” дигән темага профсоюз дәресләре уздырды. 26 нчы сентябрь көнне “XXI нче гасырда лаеклы хезмәт” темасына профсоюз әгъзалары белән җыелыш узды. Җыелышны Хәмидуллин И.И алып барды.
-
Милләтләр кроссы - 2016 24.09.2016

Бүген, 24 сентябрь көнне мәктәптә Бөтенрәсәй йөгереш көне – “Милләтләр кроссы - 2016” узды. Мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре дә ярышта бик теләп катнашты. Әлеге чара ГТО нормативларын тапшыруга әзерлек эшләрен дә үз эченә ала. Кросста катнашучылар ике төркемгә бүленеп, кызлар-малайлар арасында аерым бәяләнде. Җиңү яулаучы укучылар: кече сыйныфлар арасында 1 урын - Самигуллин И. һәм Сираҗиева Г., 2 урын - Сабиров И. һәм Насретдинова А., 3 урын - Садриев Г. һәм Гиниятуллина А.; өлкән сыйныфлар арасында 1 урын - Садриев С. һәм Хайруллина А., 2 урын - Саттаров А., Хикматуллина К. һәм Шамсутдинова К., 3 урын - Мотыйгуллин Б. һәм Әхмәтшина А. Котлыйбыз!
-
Фән олимпиадалары 22.09.2016

Кичә, 21 сентябрь көнне 4 - 9 нчы сыйныф укучылары математика буенча россиякүләм үткәрелүче фән олимпиадаларының мәктәп этабы эшләрен башкардылар. Бүген исә 7-9 сыйныфлар физика фәненнән шундый ук олимпиада биремнәрен эшләделәр.
-
Казаныбыз өчен бердәм тавыш бирдек 21.09.2016

200 һәм 2000 сумлык акчалар тышлыгында нәрсә сурәтләнер? Бу сорауга җавап табарга теләгән Россия халкының һәрберсе тышлыкта үз төбәгенең пәйда булуын тели. Әлбәттә, бу бәйгедә катнашуда татарстанлылар да читтә калмый. Казан, ике этапны уңышны үтеп, инде финалга килеп җитте. Күп калмады, әмма көрәшнең дә иң кызу өлешенә чыктык. Хәзер конкурсның соңгы, өченче этабы бара. 7 октябрьгә кадәр твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак, ул 12.00 сәгатьтә төгәлләнә. Әлеге бәйгедә бүген Кошман мәктәбе укучылары, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм әти-әниләр дә бердәм актив катнаштык. Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. 200 һәм 2000 сумлык купюралар исә 2017 елда әйләнешкә керергә тиеш. Казан Кремле һәм Казан Федераль Университеты өчен Сез дә тавыш бирсәгез иде!
-
Россиякүләм фән олимпиадаларына старт бирелде 20.09.2016

Бүген мәктәпләрдә 2016-2017 уку елында укучылар арасында үткәрелүче росииякүләм фән олимпиадаларының мәктәп этабы башланып китте. Мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары тарих фәненнән олимпиада эшен башкардылар.
-
Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 17.09.2016

22 август - 22 сентябрь вакыт аралыгында Татарстанда "Куркынычсыз тимер юл" айлыгы бара. Тимер юл һәм вокзаллардан ерак яшәсәк тә куркынычсызлык кагыйдәлерен белеп тору һәм төгәл үтәү үзебез һәм балалар өчен бик мөһим, чөнки яшүсмерләр арасында тимер юл объектларында тән җәрәхәтләре алу һәм үлем очраклары елдан-ел арта бара. Шушы уңайдан бүген укучыларга әлеге мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып барылды, сыйныфларга куркынычсызлык кагыйдәләре язылган памяткалар таратылды. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә, тормышына игътибарлы булсак иде!











