Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Унышларыбыз 11.11.2016

10 нчы ноябрь көнне Буа шәхәрендә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрның 110 еллыгы уңаеннан Республика мәктәпләре арасында үткәрелүче конкурсның зона этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән “Спектакльдән җыр” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Хикматуллина К. катнашты. Ул К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәреннән Сәрвәр башкаруындагы "Каз канаты" җыры белән уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе - музыка укытучысы Кадырова А.С.
-
Педагогик киңәшмә 10.11.2016

Бүген бездә укытучыларның I нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1. I нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар.
2. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының укытучыларга таләпләре.
3. Чыгарылыш имтиханнарына әзерлек эшләре.
4. Инклюзия буенча укыту мәсьәләсе.
5. Төрлеләр.
Киңәшмәдә мәктәп директоры Хәмидуллин И.И., уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Вилданова Д.Р. чыгыш ясады.
-
Сәламәтлек күнегүләре 09.11.2016

Бүген мәктәпләрдә "Приседайте на здоровье!" Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Бу акциядә безнең мәктәп тә актив катнашты. Әлеге акциянең төп максаты - укучылар, ата-аналар һәм укытучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка кызыксыну уяту. Акция кысаларында укучылар бердәм рәвештә чүгәләү күнегүләрен башкардылар, сәламәт яшәү рәвешенә кагылган викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук, укучыларга "Сәламәтлек кагыйдәләре" исемле буклетлар таратылды.
-
Мәктәп тормышы 08.11.2016

Мәктәбебездә укучылар дәрес уку белән генә чикләнеп калмыйча, төрледән-төрле түгәрәкләргә дә яратып йөриләр. Шундый түгәрәкләрнең берсе - "Бию" ("Хореография") түгәрәге. Әлеге түгәрәк бездә икенче елын эшләп килә, җитәкчесе - Миршинова Д.М. Түгәрәктә мәктәп укучылары ике төркемдә (кечкенәләр һәм зурлар) шөгыльләнәләр.
-
Икенче чиреккә аяк бастык 07.11.2016

Бүгеннән мәктәпләрдә яңа уку елының 2 нче чиреге башланды. Укучылар көзге яллардан яңа көчләр туплап, укырга килделәр. Шул уңайдан мәктәбебездә иртәнге линейка уздырылды. Укучыларга чирекнең иң кыска булуы хакында әйтелде, укуда да, мәктәптән тыш чараларда да актив катнашырга чакырылды. Хәерле сәгатьтә!
-
ТР Конституциясе көне 06.11.2016

6 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
Волейбол ярышлары 03.11.2016

Бүген мәктәптә физик тәрбия укытучысы Насретдинов А.Л. 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында волейбол уены буенча ярыш уздырды. Башлангыч сыйныфлар арасында исә пионербол уеннары үткәрелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 01.11.2016

9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү максатыннан фән консультацияләренә йөрүләрен каникул вакытында да дәвам итәләр. Консультацияләр төзелгән график буенча алып барыла.
-
Кәбестә тозлыйбыз 31.10.2016

Мәктәпнең быелгы яшелчә уңышы бик яхшы булды. Бакчада үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәдән елдагыча күп төрле кайнатмалар, салатлар ясалды. Ә бүген исә укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре көче белән кәбестә тозланды.











