Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Татар теле һәм әдәбиятыннын олимпиада 19.10.2016

Мәктәбебезнең 4-9 нчы сыйныф укучылары бүген татар теленнән республика күләмендә үткәрелүче олимпиада эшләренең мәктәп туры эшен башкардылар. Шундый ук биремнәрне укучылар иртәгә татар әдәбиятыннан эшләячәкләр. Барлык укучыларга да уңышлар теләп калабыз!
-
Директор контроль эшләре 19.10.2016

Укуның беренче чиреге ахырына якынлашып килә. Димәк, алган белемнәргә йомгак ясар вакыт җитә. Мәктәбебездә 6-9 сыйныфларда директор контроль эшләре башланып китте. Бүген, 19 октябрь көнне 7, 8, 9 нчы сыйныфлар математика фәненнән шундый контроль эш башкардылар, 6 нчы сыйныф укучылары рус теленнән диктант яздылар. Шундый ук контроль эшләрне укучылар физика һәм химия фәннәреннән дә эшләячәкләр. Укучыларга чирекне уңышлы тәмамлауларын телибез!
-
Республика олимпиадаларына старт бирелде 18.10.2016

17 сентябрьдән укучылар өчен республика олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү башланды. 5-9 нчы сыйныф укучылары кичә һәм бүген рус теле һәм рус әдәбияты фәннәреннән олимпиада эшләрен башкардылар.
-
"Шомбай" спектаклен карадык 17.10.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кайбыч мәдәният йортында мавыктыргыч спектакль күрсәтелде. Районга Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары килгән иде. Алар тамашачыларга "Шомбай" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларга әлеге әкият бик ошады. Шулай ук, артистлар белән бергәләп фотосурәткә дә төштеләр.
-
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы 17.10.2016

15 октябрь көнне Саба районында республика мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы җәйге Спартакиаданың финалы узды. Ярышларда укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы командалары көч сынашты. Район мәгариф идарәсе командасы Спартакиададан өченче урын белән кайтты. Әлеге ярышта безнең мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. һәм физик тәрбия укытучысы Гатауллин Д.Р. да катнашты. Чын күңелебездән котлыйбыз! Афәрин!
-
15 нче октябрь - Хәтер көне 15.10.2016

Бүген, 15 нче октябрь көнне Татар халкы "Хәтер көне" билгеләп үтелә. Казан шәһәре тарихына иң тирән булып кергән һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп торган "Хәтер көне" буларак 1552 елның 15 октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы булган Казанны Русия патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда 1989 елдан башлап билгеләнә. Шул уңайдан 5 нче сыйныфта тарих укытучысы Вилданова Л.Х. әлеге темага дәрес үткәрде.
-
Бездә "Кабак бәйрәме!" 14.10.2016

Көзге уңыш җыеп алынды, димәк, шул уңайдан уңыш бәйрәмнәрен башлап җибәрсәк тә була. Менә бүген без дә мәктәбебездә гөрләтеп "Кабак бәйрәме"н үткәрдек. 5 - 9 нчы сыйныф укучылары бүген "Иң зур кабак", "Иң кечкенә кабак", "Иң матур кабак рәсеме", "Иң үзенчәлекле кабак", "Кабактан тәм-том", "Кабактан композиция" номинацияләре буенча уздырылган бәйгеләрдә көч сынашты. Шулай ук, өй эшенә бирелгән ике төрле биремне дә (кабакны презентацияләү һәм кабак турында сценка) укучылар югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр иде. Әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. "Кабак бәйрәме"нең җиңүчеләре булып, ике сыйныф: 7 һәм 8 нче сыйныфлар (I нче урын) табылды. II нче урында - 5 сыйныф, III нче урында - 6 һәм 9 нчы сыйныфлар. Котлыйбыз!
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт 13.10.2016

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. беренче сыйныф укучылары белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исеме астында мәктәп күләмендә ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм класс җитәкчеләре, шулай ук беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре дә чакырылган иде. Тәрбия сәгатендә укучылар юл кагыйдәләре турында булган белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләре турында шигырьләр-җырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Олимпиадалар эшләү дәвам итә 12.10.2016

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү дәвам итә. 10 октябрь көнне 5-9 сыйныфлар биология фәненнән, 11 октябрьдә информатикадан, ә бүген һәм иртәгә (12-13 октябрь көннәрендә) укучылар физик тәрбия фәненнән олимпиада эшләрен башкардылар. Укучыларга әлеге биремнәрне үтәүдә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Көзге табигатькә сәяхәт 12.10.2016

Октябрь ае үзенең кояшлы, аяз, матур көннәре белән сөендерә. Мондый матур көннәрдә көзге табигать безнең игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә. Менә беренче сыйныф укучылары да класс җитәкчеләре Хәмидуллина М.С. белән берлектә бүген көзге табигатькә сәяхәт кылдылар. Алар көз турында әңгәмә оештырдылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.











