Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 05.10.2016

Халыкара укытучылар көнен быел Кайбыч мәдәният йортында район оешуга 25 ел тулу уңаеннан зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә күп кенә укытучыларгы, мәктәп директорларына һәм җитәкчеләргә "Педагогик Оскар - 2016" исеме астында төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды. Кошман мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, хәзер лаеклы ялда булган ветеран укытучыбыз - Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы өчен "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында мактаулы эшчесе" исеменә лаек булды һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Рушания апаны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренгелеге, озын гомер теләп калабыз!
-
Гражданнар оборонасы көне 04.10.2016

4 нче октябрьдә илебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең ТИН укытучысы Гатауллин Д.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән әлеге темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучыларга "гражданнар оборонасы" төшенчәсе аңлатылды, аның кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килү тарихы, алып барылган эшчәнлеге, төрләре турында сөйләнелде. Гражданнар оборонасы элек халыкны сугыш хәрәкәтләреннән саклау белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә «Гражданнар оборонасы» сугыш еллары символы булудан туктады. Эре янгыннар, техноген һәм табигый катастрофалар, терактлар һәм башка гадәттән тыш хәлләр аның вазифаларына керә.
-
Салкын тиюгә каршы прививка 04.10.2016

Бүген мәктәп укучылары һәм укытучыларына салкын тиюгә каршы привикалар ясалды. Әлеге гриппка каршы кулланыла торган чара иммунитетны ныгытырга һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга ярдәм итә.
-
"Көз нигъмәтләре - 2016" 03.10.2016

Кичә районыбызда зур чара үтте: мәктәпләр арасында "Көз нигъмәтләре - 2016" исеме астында көзге ярминкә үткәрелде. Әлеге ярминкәгә әзерләнүгә мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре бик зур тырышлык куйдылар. Табыннар сый-нигъмәттән сыгылып тора. Пешкән камыр ризыклары, тозланган яшелчәләр, салатлар, кайнатмалардан тыш, сатуга төрле хезмәт-көнкүреш кирәк-яраклары да куелган иде. Мәктәбебезнең кишәрлектә үстерелгән көзге уңышы белән дә сөенерлек: бәрәңге - 4500 кг, кишер - 700 кг, суган - 450 кг, кабак - 600 кг, кәбестә - 350 кг. Ярминкәдә катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Халыкара өлкәннәр көне белән! 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Халыкара өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шул уңайдан мәктәбебездә дә Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте: укучылар һәм укытучылар тарафыннан төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрелә, тимурчылык эше башкарыла.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, кадерле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!
Картаям дип һич тә кайгырмагыз
Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
-
Технология фәненнән олимпиада 01.10.2016

Укучылар (5-9 нчы сыйныфлар) кичә һәм бүген хезмәт тәрбиясе дәресеннән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп туры биремнәрен башкардылар. Олимпиада эше теория һәм практик эш өлешләреннән тора, кызларга һәм ир малайларга биремнәр төрлечә әзерләнгән.
-
Мәктәптә медосмотр 30.09.2016

Бүген мәктәптә Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең участок педиатры Писарева Г.П. тарафыннан укучыларның сәламәтлек торышы тикшерелде. Галина Петровна укучыларның буен, авырлыгын үлчәде, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген тикшерде, физик һәм нерв-психик үсешен ачыклады, сәламәтлек буенча балаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләде. Шулай ук, укучыларның күз күреме ни дәрәҗәдә икәнлеге дә ачыкланды.
-
Күңелле ял иттек 30.09.2016

Бүген мәктәбебезнең бер төркем укучылары һәм укытучылар Кайбыч районы мәдәният йортына күңелле сәяхәт кылдылар. Анда баруның сәбәбе: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Мәхәббәт баскычы" исемле спектакле белән районыбызга кунакка килгән иде. Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Олимпиада биремнәрен эшләү дәвам итә 29.09.2016

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү дәвам итә. Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән олимпиада эшләделәр. Киләсе биремнәр технология буенча 30 нчы сентябрь - 1 нче октябрь көннәрендә башкарылачак.
-
Математика фәненнән диагностик тест 28.09.2016

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән диагностик тест эшен башкардылар. Әлеге тест укучыларның башлангыч мәктәпне тәмамлап, төп мәктәпкә күчкән вакытта белем сыйфатын тикшерү максатыннан үткәрелә. Шундый ук биремнәрне укучылар 30 сентябрь көнне рус теленнән эшләячәкләр.











