Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
07.06.2016

Бүген лагерьда “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында бәйге уздырылды. Төштән соң 2 команда арасында эстафета булды. Укучылар урамда яңгыр булса да, күңелләрен төшермиләр, ял итәләр, күңел ачалар.
-
"Сабан туе-2016" 06.06.2016

Шаулап-гөрләп быелгы Сабан туе да узып китте. Елдагыча мәктәп коллективы бу бәйрәмне оештыруда бердәм булып эшләде. Укучыларыбыз да бик актив булды. Алар барлык уеннарда да теләп катнаштылар, шулай ук Диләрә Мершинова җитәкчелегендә бию коллективы, “Йолдызлык” фестивалендә катнашучылар үзләренең номерларын тәкъдим иттеләр. Сабан туенда быел беренче мәртәбә укучылар арасында җиңүчегә тәкә бирелде. Бу бәхет мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Булатка насыйп булды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез. Укытучылар коллективына, барлык хезмәткәрләргә Сабан туен оештыруда күрсәткән активлыклары өчен авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Кояшкай" ял лагере ачылды 06.06.2016

Бүген "Кояшкай" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Иртәнге линейкадан соң, балалар сәламәтлек минутын үткәрде, иртәнге аштан соң отрядларда оештыру эшләре үткәрелде. "Король и Шут" һәм "Йолдызлар" исемле отрядлар үзләре белән таныштырды, девиз, җыр-биюләрен тәкдим итте. Шулай ук бүген лагерьга йөрүче балалар авыл фельшеры белән очраштылар. Көн дәвамында төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды.
-
Кошман Сабан туена рәхим итегез! 02.06.2016

5 нче июнь көнне Кошман авылында Сабан туе узачак. Программада: милли уеннар, артистлар һәм үзешчәннәр көрәше, ат чабышы, татарча көрәш. Барлык конкурсларда, ярышларда, бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләр, сюрпризлар көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 10.00 дә.
-
Активистлар слётында 02.06.2016

1 июнь көнне район үзәгендә активистлар слёты һәм балалар өчен Сабантуй булды. Бу чарада безнең мәктәптән 30 укучы катнашты. Слётта актив укучыларны бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укучылары булу бик күңелле булды. 7 нче сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән берьюлы 3 бүләккә лаек булды. Ул яшь журналистларның республика коммуникацион олимпиадасында 1 нче урынны алган өчен диплом (җитәкчесе Сайранова Р.Т.), “Собери урожай 3Д” республика конкурсында 3 нче урынны алган өчен грамота (җитәкчесе Кадырова А.С.), “Бала хокук даирәсендә” информацин-социаль роликлар республика конкурсында призёр булганы өчен грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Сабирова Г.Х.). Шулай ук “Собери урожай 3Д” республика конкурсында 3 нче урынны алган өчен грамота белән 7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия һәм Гыйниятуллина Камиләгә грамоталар тапшырылды (җитәкчеләре Кадырова А.С.).
Балалар Сабан туенда педагог-оештыручы Кадырова А.С. капчык киеп йөгерү конкурсын үткәрүдә катнашты.
-
Спорт мәйданчыгы үзенең ишекләрен ачты. 01.06.2016

Бүген мәктәбебездә шатлыклы вакыйга – спорт мәйданчыгы чылу тантанасы булды. Бу тантанада Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин А.И., мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И. А. , районыбызның башка җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авыл халкы катнашты. Чыгыш ясаучылар һәрберсе балаларыбызның физик яктан да, акыл ягыннан да сау-сәламәт булып үсүләрен теләде.
Күптән көтелгән бу хәлгә без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар бит. Киләчәктә балаларыбызга зур спорт уңышлары насыйп булсын!
-
Җәйге каникуллар имин үтсен! 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә уку елын тәмамлауга багышланган линейка булды. Линейкада актив укучыларга грамоталартапшырылды. Шулай ук “Куркынычсыз җәй” дәресе кысаларында җәйге чор өчен өйдә, юлда, җәмәгать урынарында, су буйларында, табигатьтә һ.б. урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Каникулларбыз, тыныч, күңелле, файдалы үтсен!
-
Мордовиядә дә сынатмадылар 29.05.2016

Кайбычлылыр Мордовия республикасының Ләмбрә районында үткәргән Сабан туенда безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И., музыка укытучысы Кадырова А.С., башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. татар йортын тәкъдим итүчеләр арасында булдылар. Кунакларны сыйлау өчен юканы башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина М.С. пешерде. Молодцы!
-
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау 26.05.2016

25 май көнне мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Әлегә чарада укытучылар, укучылар, әти-әниләрдән тыш, килгән кунаклар да 9 нчы сыйныф укучыларына тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, изге теләкләрен юлладылар. Бәйрәм күтәренке кәефтә үтте.
Хөрмәтле чыгарылыш укучыларыбыз, беренче адымнарны без сезгә мәктәптә күрсәттек. Сезнең турыда яхшы хәбәрләр ишетсәк, без горурланырбыз, ялгыш юлдан атласагыз борчылырбыз. Кайда гына булсагыз да, кем генә булып хезмәт итсәгез дә, “Кеше” дигән исемгә тап төшермәгез. Ак юл сезгә, балалар!
-
Шатлык көнендә 19.05.2016

Елдагы традиция буенча быел да Шатлык көнендә балалар Сабантуе үткәрелде. Укучыларыбыз төрле милли уеннарда ярыштылар. Физкультура һәм ТИН укытучысы Динар Гатауллин барыбызны да уха һәм пылау пешереп сыйлады. Шулай ук укучыларны ике командага бүлеп квест үткәрде.











