Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
"Кайбычым - туган ягым" 01.09.2016

Мәктәпләрдә бүген яңа уку елы башлануы хакында хәбәр итеп беренче кыңгырау шалтырады. 2016 нчы елда Кайбыч районының 25 еллык юбилее уңаеннан бүгенге тәрбия дәресләре "Кайбычым - туган ягым" исеме астында үтте. Әлегә дәрестә шулай ук укучыларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау темасына да әңгәмәләр уздырылды.
-
Котлыйбыз! 25.08.2016

Август конференциясе кысаларында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кайбыч районының төп мәктәпләре арасында үткәрелгән рейтинг буенча 1 урын алган Кошман мәктәбенең нәтиҗәле эшен оештырганы өчен мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. "Иң яхшы директор" исеменә һәм акчалата сертификатка лаек булды. Шулай ук, Кошман мәктәбенә 2016-2017 уку елына әзерлек буенча үткәрелгән конкурста 2 урын алу нәтиҗәсендә акчалата сертификат тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Август киңәшмәсе 24.08.2016

Бүген традицион август конференциясенең пленар утырышы булды. Әлеге конференциядә республикабыз кунаклары - "ИРО РТ" ректоры Бадриева Рина Ринадовна һәм авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов Марат Готович катнашты. Кайбыч районы җитәкчесе Рахматуллин А.И. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.И. чыгышларыннан тыш, мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И. "Белем бирү учреждениеләрендә ФДББСларын тормышка ашыруда укыту-тәрбия процессын оештыру" темасы астында чыгыш ясады. Шулай ук бу конференция кысаларында "Үз районыңны яратуыңны чәчәкләр аша күрсәт" лозунгы астында чәчәк күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Мәктәп җитәкчеләре бездә кунакта 22.08.2016

Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре конференциясе кысларында бүген мәктәбебездә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең секция эше булып узды. Ул «Эффектив белем системасы: үсешнең муниципаль моделе" темасы астында үтте. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. килгән кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды, 2015-2016 уку елында райондагы төп мәктәпләр арасында беренчелеккә чыгуга этәргеч биргән уңышлы һәм нәтиҗәле эшләребез турында сөйләде. Секция утырышында шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.А. һәм ИРО РТ вәкиле дә чыгыш ясады.
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” 20.08.2016

Бүген Кайбыч мәдәният йортында бу акциянең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге акция 2006 нчы елдан бирле үткәрелеп килүче матур традициягә әверелде. Акция кысаларында безнең мәктәптә укучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 балага ярдәм күрсәтелде. Алар да бу тантанада катнашты. Укучыларга мәктәп формасы, спорт киеме, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар таратылды.
-
Дару үләннәрен җыю. 19.08.2016

Дару үләннәрен җыюда мәктәп укучылары бик актив катнаша. Буген исә киптерелгән әзер дару үләннәрен мәктәп күләмендә җыеп, барлау эшләре оештырылды. Әлеге чарада катнашкан барлык укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез!
-
17.08.2016

Мәктәбебез укучылары җәйге ялларын күңелле дә, файдалы да итеп үткәрә. Дүрт укучыбыз Биектау районындагы "Костёр" ял һәм сәламәтләндерү лагерында булып кайттылар. Балаларга әлеге лагерьда ял итү бик ошаган: күңелләрендә булган кызыклы һәм истәлекле хатирәләр белән бик теләп уртаклаштылар алар. Лагерьда балалар ял итү белән беррәттән төрле чараларда катнашып, истәлекле бүләкләр һәм таныклыкларга да ия булганнар.
-
16.08.2016

Бүген Кайбыч ял паркы ачылу тантанасында мәктәп күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәгә технология дәресләрендә, "Кул эшләре", "Балчык белән эшләү" түгәрәкләрендә ясалган төрле сувенирлар, чиккән әйберләр куелды.
-
Кышка әзерләнәбез 27.07.2016

Мәктәптә кышкы ашату сезонына хәзерләнү дәвам итә. Пешекчеләребез июль башыннан бирле кыяр тозлаү белән мәшгульләр.
-
Суган уңышы мул булды. 25.07.2016

Бүген мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә график буенча эшләүче укучыларыбыз суган уңышы җыеп алдылар.











