муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 22.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-9 нчы класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип аталган бәйге оештырылды. Егетләр әлеге бәйгедә үзләренең көчле, чыдам, кыю һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә призлы урын алучыларга дипломнар тапшырылды. -
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2017
Татар теле... Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган телне яратыйк, хөрмәтлик.Бүген мәктәбебездә уздырылган кичә туган телебезгә багышланды. -
Туган телгә багышланган КВН 20.02.2017

Мәктәптә "Туган тел" атналыгы дәвам итә. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән КВН үткәрелде. "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" командалары туган телебезнең чын сакчылары икәнлекләрен раслап, һәр сорауга уйлап һәм төгәл җавап бирергә тырыштылар. "Тукай варислары" командасы җиңү яулады.
-
"Дуслык белән көчле без!" 18.02.2017
Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән берлектә “Дуслык белән көчле без” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Дуслык – иң мөһим сыйфатларның берсе. Укучылар дуслык турында мәкальләр эйттеләр, җырлар җырладылар.Безнең дуслык нык булсын,Мәңгелек булсын.Көннәребез гел шулайШатлыкта узсын. -
«Яркая здоровая зимушка-зима» 17.02.2017 В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети» на 2017 год Министерство образования и науки Республики Татарстан и Управление Федеральной службы России по контролю за оборотом наркотиков Республики Татарстан отряд «Ritm» вместе с педагогом-организатором провели акцию «Яркая здоровая зимушка-зима» для учеников школы. Цель акции: популяризация активного, позитивного здорового способа организации собственного досуга на территории школьного двора. Были проведены утренняя зарядка и веселые старты на свежем воздухе. Дети катались на санках, на лыжах, зарядились позитивными эмоциями и бодростью духа!

-
"Без бергә" фестиваленә әзерлек 16.02.2017

Бу көннәрдә "Без бергә" фестиваленең мәктәп туры үткәрелә. 2 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим дә әлеге фестивальнең вокал(соло) номинациясе буенча бик тырышып әзерләнә. (Укытучысы - Гайнуллин Б.М.) Аларга алдагы турларда зур җиңүләр телибез!
-
Әфганчыларны искә алу 15.02.2017

15 нче феврfль көнне 2-3 нче сыйныф укучылары белән сугышчы - интернационалист авылдашларыбыз темасына әңгәмә үтте. Тулырак мәгълүмат туплау өчен мәктәбебездәге туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан авылдашларыбызга музейда аерым почмак булдырылган: укучылар стенд һәм альбом материаллары белән таныштылар. Бу сугышчылар арасында сугышта алган яралардан вафат булганнары да бар икән. Аларның батырлыклары балаларда соклану уятты.
-
Муса Җәлилнең тууына 111 ел 15.02.2017

15 нче февраль көнне 2-3 нче классларда Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган көнне искә алу дәресе үткәрелде. Герой-шагыйрьнең тормыш юлы, Бөек Ватан сугышында эшләгән батырлыклары искә төшерелде.Укучылар презентациядән башкалабыз Казанда аның исеме белән атап йөртелгән урамны, опера һәм балет театрын, герой-шагыйрьнең яшәгән өен, Казан Кремле янындагы һәйкәлен карадылар. Дәрес ахырында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. 15.02.2017

Муса Җәлил... Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Бу исем һәркемгә таныш. Бүген яраткан шагыйребезнең туган көне. Шушы уңайдан 6-7 нче сыйныф укучылары катнашында “Нинди татлы - яшәү, көчле сөю! Нинди якты, иркен – җир йөзе!” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ГИА 9 и ЕГЭ 15.02.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур.
15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году. Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы. В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00. Во время мероприятия на официальном канале Youtube (https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.









