муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
"Әбекәй алтыным - минем иң якыным" 06.03.2017
Тиздән 8 Март - Халыкара хатын - кызлар көне. Бәйрәмне каршылап классларда укучылар төрле чаралар уздыра.6 март көнне 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Минһаҗева Ч. М. җитәкчелегендә үзләренең әбиләрен кунакка чакырдылар һәм "Әбекәй алтыным - минем иң якыным" дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Ак яулыклы көләч йөзле,Шат күңелле, әйбәт тә.Кем ул диеп сорасагыз –Минем әби, әлбәттә!Укучылар әбиләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, үз куллары белән эшләнгән бүләрләрен тапшырдылар. -
"Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" 06.03.2017

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Гаиләләр тату һәм нык булса, жәмгыятебез дә нык булыр. Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр – 6-7 класс укучыларының әти-әниләре кунакка килде (кл.җит. Юнысова Р.К., Солтанова И.А.). Бәйрәм “Әткәй-әнкәй-пар канатым” исеме астында музыкаль сәлам белән башланып китте. Укучылар әти-әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар башкарды, үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырды. Икенче өлеш спорт бәйрәме – “Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә” – спортзалда төрле уеннар белән дәвам итте. Әти-әниләр белән балалар ике командага бүленеп, төрле кызыклы ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды, һәркем шатлык-сөенеч тулы күңел белән өйләргә таралды.
-
Кызыклы математика 03.03.2017
Математика фәненнән 5-6 класслар өчен “Кызыклы математика” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Сыйныфтан тыш чараның максаты: 1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру; уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү; математика фәненә иҗади кызыксыну уяту; кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Ярышта 1нче урынны 6 класс укучылары, 2 нче урынны 5 класслар алды. -
Профориентация 02.03.2017

Укучыларга һөнәри юнәлеш буенча ярдәм итү максатыннан, бүген "Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" ннан Фәридә Фәритовна һәм Марат Рәфкатович укучыларны техникумда алырга мөмкин булган белгечлекләр, уку, яшәү шартлары белән таныштырдылар.
-
Математикадан ачык дәрес 01.03.2017 Математика атналыгы уңаеннан бүген 7 класс укучылары белән “Без күпбуыннар белән дус” темасына ачык дәрес үткәрелде. (Укытучы – Бохараева Р.И.) Дәреснең максаты - “Күпбуыннар белән гамәлләр” темасы буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Бурычлары: укучыларның мөстәкыйль, күмәк, төркемнәрдә эшләү, танып - белү күнекмәләрен үстерү; кызыклы мисаллар, эшнең төрле формаларын кулланып алгебра фәненә кызыксыну тәрбияләү; шәхси сыйфатлар формалаштыру; фикерләрне төгәл һәм ачык әйтергә өйрәтү; җаваплылык, тәвәккәллек, игътибарлылык тәрбияләү. Дәрестә презентация кулланылды, укучылар группаларга бүленеп эшләделәр.

-
Котлыйбыз! 01.03.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Нурсәнә Турисовна! Сезне чын күңелебездән 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сез балаларны укытып кына калмыйча, укытучыларның яшь буынын да тәрбиялисез, аларга үрнәк булып торасыз.
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,Котлы булсын туган көнегез.Куанычтан –куанычка атлап,Шатлык чәчеп, бәхет игегез!Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы,Сау-сәламәт, таза булыгыз.Бәхетләрдән-бәхетләргә генәАлып барсын йөргән юлыгыз.Рәхмәт Сезгә, барысы, барысы өчен,Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.Сәламәтлек Сезне ташламасын,Авырлыклар бер дә килмәсен. -
“Иң пөхтә математика дәфтәре” 28.02.2017

Математика атналыгы уңаеннан 5-9 класс укучылары арасында “Иң пөхтә математика дәфтәре” конкурсы узды. Конкурсның төп максаты - укучыларның дәфтәрләрен чиста, пөхтә йөртүләре иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кызлар арасында: 1 нче урын -Хөснетдинова Инзилә (7 класс), 2 нче урын- Мингазова Илүзә (8 класс), 3 нче урын -Гайнуллина Зилә (6 класс), Мингазова Зиля (9 класс), Егетләр арасында: 1 урын - Шакиров Әнис (9 класс), 2 урын -Бакиров Альмир (5 класс) 3 урын- Хәмзин Ришат (7 класс).
-
Математика атналыгы 27.02.2017

Бүгеннән мәктәптә математика атналыгы башланды. Укучылар өчен кызыклы биремнәр,мәсьәләләр, шигъри табышмаклар, кызыклы фактлар тәкъдим ителде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 24.02.2017

24 февраль көнне 2-4 нче классларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы, районыбыздагы тыюлыклар, милли парклар турында мәгълүматлар җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2017

Хөрмәтле бабайлар, әтиләр, абыйлар, егетләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез. Һәммәгезгә дә бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен. Муллык, уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Бәйрәм белән!!!
Тормыш авырлыгыннан курыкмыйча,
Ныклы адым белән атлагыз.
Киң күкрәгегезне калкан итеп.
Җил-давылдан безне саклагыз.









