муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Башлангыч профсоюз оешмасында отчет-сайлаулар 10.04.2017

2017 елның март- май айларында башлангыч профсоюз оешмаларында отчет-сайлаулар үткәрелә. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә отчет-сайлау җыелышы үтте. Профком рәисенең отчеты буенча эшчәнлеккә бәя бирелде. Ачык юл белән рәис сайланды, комиссияләр составы яңартылып расланды.
-
“Чүп-дөньякүләм экологик проблема” 08.04.2017 Бүген 4 нче класс укучылары белән “Чүп-дөньякүләм экологик проблема” темасына биология укытучысы Сафина Н.Г. әңгәмә уздырды. Сүз чүпне эшкәртү төренә карап, аерып җыюның әһәмиятле икәнлеге турында барды. 7 нче класс укучылары белән батареяларның файдасы һәм зыяны, аларны башка чүпләрдән аерым җыю кирәклеге турында сөйләшенде.

-
Куркыныч янамасын! 07.04.2017

Барлык классларда да террорчылык куркынычына каршы класс сәгатьләре, инструктажлар үткәрелде. Шулай ук терракт куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә аңлатылды.
-
Брейн-ринг 06.04.2017

6 апрельдә 9 класс укучылары өчен биологиядән брейн-ринг уены үткәрелде. Бу уенда иң күп очко белән Гыйлметдинов Таһир җиңде. Шулай ук укучыларга “Табигатьнең елмаюы” темасына кыска вакытлы фильм тәкъдим ителде. Фильмда сүз табигатьнең чисталыгын саклау һәркемнең бурычы икәнлеге турында бара. Табигатьне чүпләрдән чистарту максатыннан “Бергә эшлик!” темасына 8 класс укучылары белән тәгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар чүпләрне эшкәртү төренә карап аеруның файдасы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Телдән журнал 05.04.2017

5 апрельдә 5 нче класс укучылары өчен сыерчыклар турында видеоязмалар күрсәтелде. Укучылар әзерләгән кошлар турындагы телдән журналга күзәтү ясалды. Табигать турында кроссвордлар, ребуслар чишү конкурсы оештырылды.
-
Профориентация 04.04.2017

Бүген мәктәпкә Арча агросәнәгать көллиятеннән укучылар белән очрашуга директор урынбасары Габделхаков В.Р., укыту бүлеге секретаре Яковлева В.А. килде. Алар көллиятнең материаль-техник базасы, биредә алырга мөмкин булган белгечлекләр, керү шартлары белән чыгарылыш класс укучыларын таныштырдылар.
-
Биология атналыгы дәвам итә... 04.04.2017

4 апрель көнне 7-9 нчы класс укучылары Татарстан территориясендәге Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы һәм “Түбән Кама” милли паркы, Россия,Татарстан һәм Арча районының Кызыл китаплары белән кабат таныштылар. Шушы темаларга кагылышлы презентацияләр, видеоязмалар күрсәтелде.
-
"Арча ягы - данлы Тукай ягы" конкурсы җиңүчеләре 03.04.2017 29 март көнне Арча сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган "Арча ягы - данлы Тукай ягы" XII Республика балалар иҗаты конкурсы узды. Конкурста республикабызның 17 районыннан 200 гә якын бала катнашты. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм җиңү яуладылар: Минһаҗев Самат (3 кл.) - баян - I дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гайнуллин Б.М.), Гайнуллина Зилә (6 кл.)- скрипка - II дәрәҗә лауреат (җитәкчесе - Валиуллина В.). Аларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Биология атналыгы 03.04.2017

Мәктәптә 3-8 апрель көннәрендә биология атналыгы игълан ителде. 3 апрель көнне атналык ачып җибәрелде, классларда “Арча хәбәрләре” газетасының экологиягә кагылышлы язмалары белән укучылар үзләре чыгыш ясады. Сүз Татарстанның яңа Кызыл китабы чыгу, ЭКОяз - 2017 экология ике айлыгы башланып китү турында барды. Шулай ук “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы рекордлар” темасына стенд әзерләнде.
-
"Курса МТС" ы җитәкчесе призына милли көрәш ярышы 01.04.2017

Бүген мәктәбебездә 2002 нче елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында “Курса МТС” ы җитәкчесе призына милли көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә районыбызның 17 мәктәбеннән барлыгы 127 укучы катнашты. Бәйрәмне ачу тантанасында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г., ярышның төп иганәчесе, “Курса МТС” ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р.Г., Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З. М., Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Габделгазизов И.Н., Арча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры Камалетдинов Р.Р. катнашты. Мәктәбебезнең көрәшче егетләреннән торган команда бу бәйгедә 1 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә нәтиҗәләр түбәндәгечә: 55 кг га кадәр - Хөснетдинов Рәмис 3 нче урын, 65 кг га кадәр Закирҗанов Илназ - 1 нче урын, Рамазанов Илназ - 2 нче урын, 70 кг га кадәр Нурисламов Рәниф 1 нче урын, 70 кг нан югары - Мөхәрләмов Айдар - 1 нче урын. 65-70-70 кг нан югары үлчәү авырлыкларындагы җиңүчеләр арасында абсолют батыр булып Мөхәрләмов Айдар калды һәм ул тәкәгә ия булды. Командалар арасында Урта Курса мәктәбе командасы 1 урында, 2 нче урында — Курса Почмак мәктәбе, 3 урында Шушмабаш мәктәбе командалары. Барлык катнашкан укучыларыбызны һәм тренерлары Әхмәдиев М.Г. җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.









