муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Рус теленнән сынау имтиханы 08.02.2017

Бүген мәктәптә рус теле фәненнән сынау имтиханы уздырылды. Сеҗе зонасындагы Сеҗе, Сикертән, Курса-Почмак, Курса разъезды, Урта Курса мәктәпләреннән килгән 9 нчы класс укучылары әлеге фәннән үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Батырлар эзеннән 07.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды һәм батырлык турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар якташларыбызның батырлыклары турында кызыксынып тынладылар.
-
Көрәш батырларын котлыйбыз!!! 06.02.2017

4 нче гыйнвар көнне Арча шәһәре Спорткомплексында яшүсмерләр арасында «Сабантуй » газетасы призына узачак көрәш бәйгесенә сайлап алу туры үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Абдуалимов А.- 1 урынны (80кг), 8 класс укучысы Мөхәрләмов А. 1 урынны (80 кг нан югары), 8 класс укучысы Нурисламов Р. 2 урынны (65кг) яуладылар. Укучыларны ярышларга тренерлары Әхмәдиев М.Г. әзерләде. Җиңү яулаган укучыларыбызга һәм аларның тренерларына зур рәхмәт.
-
Китаплар күргәзмәсе 04.02.2017

Батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә бу темага зур урын бирәләр.Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ничек батыр булырга? Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга күргәзмәдә урын алган китаплардан җаваплар табарга мөмкин.
-
5 нче класста батырлык дәресе 03.02.2017

Бүген 5 нче класста “Батырлык дәресе” үткәрелде. Укучылар белән эчтәлекле әңгәмә корылды. “Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар,Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул...” дигән темага укучылар җаваплар таптылар. Үзләренең нинди батыр, кыю гамәлләр кылуларын һәм ниндиләрен гамәлгә ашырып булулары турында фикер алыштылар.
-
Патриотик тәрбия бирү айлыгы 02.02.2017

Февраль ае - патриотик тәрбия бирү айлыгы. Бүген 6-7 нче классларда батырлык дәресе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы батырлары, Әфганстан һәм Чечня сугышлары батырлары турында мәгълүматар җиткерелде. Укучылар тормышта батырлык эшләргә һәрвакыт мөмкин булуына төшенделәр.
-
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.01.2017

-
"Чаңгы ярышы-2017" 30.01.2017

Соңгы көннәрдә чаңгычылар өчен ярышлар даими уздырыла. Чираттагысы 29 нчы гыйнвар көнне Мөрәле авылында үтте. "Чаңгы ярышы - 2017" Арча мөхтәсибәте һәм спонсорлар тарафыннан оештырылды. Көчле чаңгычыларыбыз әлеге ярышта да үзләрен сынадылар. Шаһниев Р.- 4 кл. (1 урын), Гатауллин Р. - 4 кл.(2 урын), Минһаҗева И. - 8 кл. (2 урын), Сәләхов И.- 9 кл. (2 урын) яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Призлы урыннарны алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны ярышларга физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. әзерләде.
-
Сеҗе зонасы мәктәпләре арасында чаңгы ярышы 28.01.2017

28 нче гыйвар көнне Урта Курса мәктәбендә Сеҗе зонасы мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары үтте. Ярышларда Урта Курса, Курса Почмак, Сеҗе һәм Сикертән мәктәпләре командалары катнашты. Ярышны Урта Курса мәктәбе администрациясе, физик тәрбия укытучысы Мингазов М.В. улы оештырды. Спонсорлар - Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. һәм хәзерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче мәктәбебезнең элекке укучылары.
Ярышта укучылар 3 яшь категориясенә бүленеп ярыштылар: 2006-2008 нче елгы малайлар һәм кызлар, 2003-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар, 2001-2002 нче елгы егетләр һәм кызлар.
2006-2008 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 нче урын – Хәбирова Ә. (Сикертән), 2 нче урын – Шәмсемөхәмәтова И.(Сикертән),3 нче урын – Мәҗитова Г.(Сикертән)
2006-2008 нче елгы малайлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Шаһниев Р.(Урта Курса),2 нче урын – Нәбиуллин Ә.(Мөрәле),3 нче урын – Гатауллин Радик (Урта Курса)
2003-2005 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Нуруллина И.(Курса-Почмак),2 нче урын – Гарифуллина Н.(Сеҗе),3 нче урын – Гайнуллина З.(Урта Курса)
2003-2005 нче елгы егетләр арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Хәкимов И.(Курса-Почмак), 2 нче урын – Гаптелбаров И.(Сеҗе), 3 нче урын – Рамазанов З.(Курса-Почмак)
2001-2002 нче елгы кызлар арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Мингазова Илүзә (Урта Курса), 2 нче урын – Мингазова Зилә (Урта Курса), 3 нче урын – Миннеханова Г.(Сеҗе)
2001-2002 нче елгы егетләр арасында нәтиҗәләр: 1 нче урын – Рамазанов И.(Курса-Почмак), 2 нче урын – Нәбиуллин Р.(Сеҗе), 3 нче урын – Фатыхов Ф.(Курса-Почмак)
Мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә: 1 нче урын – Урта Курса мәктәбе командасы
2 нче урын – Курса-Почмак мәктәбе командасы
3 нче урын – Сеҗе мәктәбе командасы.
Барлык призлы урынны алучы укучылар медаль, грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар, ә командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
“Джунгли чакыруы” 27.01.2017

27 нче гыйнвар көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән “Джунгли чакыруы” исеме астында спорт уеннары уздырылды. (Солтанова И. А. Мөхәмәдиева Н. З.) Укучылар 2 командага бүленеп төрле уеннарда катнаштылар. Һәр ярышның җиңүчесе була. Бүгенге ярышта “Үлән ашаучылар” командасы өстен чыкты.









