муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Европа иммунлаштыру атналыгы 15.05.2017

Европа иммунлаштыру атналыгы 24-30 апрель көннәрендә уза. Бу вакыт эчендә балаларны вакциналауга басым ясала. Белгечләр, вакцинаның сыйфаты өчен борчылмыйча, үсеп килүче буынга прививка кадау кирәк һәм мөһим дип белдерә. Авыл медпункты фельдшеры Сабитова Наилә апа тарафыннан да укучыларга прививка ясауның әһәмиятле булуы турында мәгълүмат җиткерелде.
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2017
15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе.Шушы истәлекле көн уңаеннан 2 нче сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре турында шигырьләр, хикәяләр яздылар, гаиләләренең рәсемнәрен ясадылар. Калган классларда да әңгәмәләр үткәрелде, иҗади эшләр башкарылды. -
Волейбол ярышында 13.05.2017

Бүген Арчада район беренчелегенә волейбол ярышы үтте. Анда мәктәбебезнең кызлар командасы катнашты һәм төп мәктәпләр арасында 2 нче урынны яулады. Команда составында уйнаган кызларыбыз - Минһаҗева З., Садриева А., Мөхәмәдиева А., Солтанова К., Минһаҗева И., Зәйнетдинова Э., Хөснетдинова И. (тренерлары - Минһаҗев М.В. Гарифуллин Г.В.) җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Укучының мәдәни көндәлеге" нә нәтиҗә. 11.05.2017

Башлангыч класс укучыларына тапшырылган "Укучының мәдәни көндәлеге" нә нәтиҗәләр чыгарылды һәм иң тулы итеп тутырган көндәлек ачыкланды. Җиңүче дип 3 нче класс укучысы Гарифуллин Галим табылды. Аның көндәлеге район конкурсына тәкъдим ителде.
-
Җиңү парадында 09.05.2017

Бүген Арчада узган Җиңү парадында "Курса ягы горурлыгы" темасы буенча әзерләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдә авылдашыбыз, фронтовик-язучы Госман Бакировның сугыш чоры иҗаты яктыртылды, аның шәхси әйберләре куелды.
-
Тантаналы митингта 06.05.2017
Бөек Җиңү илебезгә зур корбаннар аша килде hәм менә 72 ел инде халкыбыз тыныч тормышта яши. Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан буынга сакланып килә.Җиңү көне уңаеннан мәктәбебез укучылары икенче ел рәттән “Үлемсез полк” акциясендә катнашалар. Бүген дә һәрбер укучы сугышта катнашкан бабайларының, туганнарының фотоларын горур рәвештә күтәреп, колонна булып һәйкәл янына килделәр. Биредә тантаналы митинг үтте. Ветераннарны бәйрәм белән Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы бүлеге җитәкчесе Гарипов Р.Р., авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р. котлады. Укучылар көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим ителде. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә венок салдылар. -
Сугыш чоры баласы Мәҗитова Миңсылу апа белән очрашу. 03.05.2017
Тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алу максатыннан оештырылган «Үлемсез полк» акциясе тәүге тапкыр 2007 елда Төмәндә уздырыла.«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең күркәм традицияләренең берсенә әйләнде. Мәктәбебез укучылары узган ел ук әлеге чарада актив катнаштылар һәм быелгы бәйрәмгә дә әзерлек эшләре башланды инде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш чоры баласы Мәҗитова Миңсылу апа мәктәбебез музеенда булды һәм сугышта үлеп калган әтисе Маликның, абыйсы Лотфулланың зурайтып ясаган фотоларын тапшырды. Яу кырында ятып калган авылдашларыбызның фотосурәтләре мәктәп музеенда кадерле истәлек булып сакланачак. -
Соры челәннәр колониясе - табигать һәйкәле 02.05.2017

Табигать һәйкәлләре – фәнни, тарихи, эстетик һәм мәдәни әһәмияткә ия булган табигый объектлар. Урта Курса авылы зиратында урнашкан соры челәннәр колониясе - табигать һәйкәлләре исемлегендә һәм Кызыл китапка да кертелгән. Экология елы уңаеннан бүген 6 нчы класс укучылары әлеге табигать һәйкәле янына бардылар, үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар.
-
Өмәдә 29.04.2017

Экология елы, чисталык икеайлыгы уңаеннан бүген мәктәптә өмә оештырылды. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр көче белән мәктәп яны, бакчалар тырмаланды, тәртипкә китерелде, агачлар утыртылды. Шулай ук юл кырыйлары чистартылды. Өмәдә һәркем тырышып эшләде.
-
Халыкара хезмәтне саклау көне 28.04.2017
Халыкара хезмәтне саклау көне ел саен 28 апрельдә билгеләнә. Тамырлары белән ул 1989 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда АКШ һәм Канадада профсоюзлар тарафыннан “Хезмәттә һәлак булган, яки җәрәхәт алган хезмәткәрләрне искә алу көне” үткәрелә. Тора-бара хезмәт урынында каза күрүчеләрне искә алу дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелә һәм 2003 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан рәсми статус ала. Хәзер әлеге дата йөздән артык дәүләттә билгеләнә.Истәлекле көннең төп максаты – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә бу датага багышлап махсус сөйләшү үтте.









