муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Законнарны беләсеңме? 15.03.2017

Яшүсмер чак – кеше тормышындагы иң актив чор. Тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплыгын, законнарны белмәү еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да үтә аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен бозганда закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шушыларны аңлату максатыннан 6-7 нче класс укучылары белән "Яшүсмерләрнең хокук бозулар өчен җаваплылыгы" темасына класс сәгате үткәрелде.
-
Иртәнге линейкада 14.03.2017

Мәктәптә көрәш, волейбол түгәрәкләре актив һәм нәтиҗәле эшли. Яшь көрәшчеләребез барлык ярышларда да актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Бәйрәм уңаеннан мәктәп спортзалында хатын-кызлар арасында уздырылган волейбол ярышында кызларыбыз да матур нәтиҗәләр күрсәтте. Иртәнге линейкада 11 нче март көнне көрәш ярышында катнашып, мәктәп данын яклаган 13 көрәшче егетебез һәм волейболчы кызларыбыз бүләкләнде.
-
ОГЭ га әзерлек 13.03.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен география фәненнән белемнәрен тикшереп карау максатыннан сынау имтиханы уздырылды.
-
Көрәш ярышында 12.03.2017
11 мартта Апаз урта мәктәбендә 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов кубогына көрәш буенча ярышлар үтте. Анда 126 көрәшче катнашты. Бәйгедә катнашучыларны Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов котлады. Бу бәйгедә мәктәбебез укучылары өченче урынны яулады. 55 кг га кадәрле үлчәүдә Хөснетдинов Рәмис 1 нче урынны, 65 кг кадәрле үлчәүдә Нурисламов Рәниф 2 нче урынны, 65 кг югары авырлыкта Мөхәрләмов Айдар 1 нче урынны алды. Барлык егетләрне һәм аларның тренерлары Әхмәдиев М.Г. җиңүләре белән котлыйбыз! -
"Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз" кичәсе 11.03.2017

Урта Курса мәдәният йортында узган “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсендә мәктәбебез укучылары да катнашты һәм кызларыбыз яраткан биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Университет Талантов и партнеров - "А-Форум" 10.03.2017

9, 10 марта наш учитель русского языка и литературы, Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна, участвовала на Ежегодной стратегической сессии Университета Талантов и партнеров - "А-Форум"е, где соорганизаторы вместе спроектировали дорожные карты реализации всех проектов и мероприятий Госпрограммы, «упаковали» технологии и продукты и прошли первый модуль обучения Курса «Управление продюсированием талантов».
-
Профориентация 10.03.2017

Бүген чыгарылыш класс укучылары белән очрашуга Арча агросәнәгать көллиятенең филиалы җитәкчесе Хидиятуллин Р.Т. килде. Ул укучыларны уку йортына керү тәртибе, шартлары белән тулы итеп таныштырды.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2017
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, барлык укытучылар, хезмәткәрләр, сөйкемле кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!Жир шарының ак бәхете өченЯратылган жәүһәр, алтын сез.Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,Яшәү мәгънәсе дә - хатын-кыз. -
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа! 07.03.2017

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әни - һәрбер кеше өчен дә иң кадерле, иң яхшы, иң матур, гомумән, тормышта иң-иң әһәмиятле кеше. Бүген 3 нче класс укучылары (кл. җитәкчесе - Насыйбуллина Ф.К.) үзләренең әниләрен бәйрәм кичәсенә чакырдылар, аларга матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Әниләр үзләре дә төрле конкурсларда катнаштылар.
-
Гаилә бәйрәме 07.03.2017

Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды. Гаилә учагы – иң җылы учак. Ул – безнең таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Балалар әти-әниләре белән бергәләп төрле уеннар уйнады, ярышты,аларга үзләре ясаган бүләкләрне тапшырды. Бүгенге көн мәктәп тарихында матур мизгелләре белән истә калды.
Нигә бүген мәктәптә
Бик күңелле һәм ямьле?
Чөнки безгә кунакка
Әти-әниләр килде.









