муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Математика атналыгы 27.02.2017

Бүгеннән мәктәптә математика атналыгы башланды. Укучылар өчен кызыклы биремнәр,мәсьәләләр, шигъри табышмаклар, кызыклы фактлар тәкъдим ителде.
-
Россиякүләм тыюлыклар дәресе 24.02.2017

24 февраль көнне 2-4 нче классларда Россиякүләм тыюлыклар дәресе үтте. Укучыларга Татарстандагы, районыбыздагы тыюлыклар, милли парклар турында мәгълүматлар җиткерелде. Әлеге дәрес укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2017

Хөрмәтле бабайлар, әтиләр, абыйлар, егетләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Барыгызның да көчле, батыр, кыю, Ватанның ышанычлы саклаучылары булуыгызны телибез. Һәммәгезгә дә бәрәкәтле тыныч тормыш насыйп итсен. Муллык, уңышлар гомерлек юлдашыгыз булсын. Бәйрәм белән!!!
Тормыш авырлыгыннан курыкмыйча,
Ныклы адым белән атлагыз.
Киң күкрәгегезне калкан итеп.
Җил-давылдан безне саклагыз.
-
"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе 22.02.2017
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-9 нчы класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" дип аталган бәйге оештырылды. Егетләр әлеге бәйгедә үзләренең көчле, чыдам, кыю һәм тапкыр икәнлекләрен күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә призлы урын алучыларга дипломнар тапшырылды. -
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2017
Татар теле... Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган телне яратыйк, хөрмәтлик.Бүген мәктәбебездә уздырылган кичә туган телебезгә багышланды. -
Туган телгә багышланган КВН 20.02.2017

Мәктәптә "Туган тел" атналыгы дәвам итә. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән КВН үткәрелде. "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" командалары туган телебезнең чын сакчылары икәнлекләрен раслап, һәр сорауга уйлап һәм төгәл җавап бирергә тырыштылар. "Тукай варислары" командасы җиңү яулады.
-
"Дуслык белән көчле без!" 18.02.2017
Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән берлектә “Дуслык белән көчле без” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Дуслык – иң мөһим сыйфатларның берсе. Укучылар дуслык турында мәкальләр эйттеләр, җырлар җырладылар.Безнең дуслык нык булсын,Мәңгелек булсын.Көннәребез гел шулайШатлыкта узсын. -
«Яркая здоровая зимушка-зима» 17.02.2017 В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные дети» на 2017 год Министерство образования и науки Республики Татарстан и Управление Федеральной службы России по контролю за оборотом наркотиков Республики Татарстан отряд «Ritm» вместе с педагогом-организатором провели акцию «Яркая здоровая зимушка-зима» для учеников школы. Цель акции: популяризация активного, позитивного здорового способа организации собственного досуга на территории школьного двора. Были проведены утренняя зарядка и веселые старты на свежем воздухе. Дети катались на санках, на лыжах, зарядились позитивными эмоциями и бодростью духа!

-
"Без бергә" фестиваленә әзерлек 16.02.2017

Бу көннәрдә "Без бергә" фестиваленең мәктәп туры үткәрелә. 2 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим дә әлеге фестивальнең вокал(соло) номинациясе буенча бик тырышып әзерләнә. (Укытучысы - Гайнуллин Б.М.) Аларга алдагы турларда зур җиңүләр телибез!
-
Әфганчыларны искә алу 15.02.2017

15 нче феврfль көнне 2-3 нче сыйныф укучылары белән сугышчы - интернационалист авылдашларыбыз темасына әңгәмә үтте. Тулырак мәгълүмат туплау өчен мәктәбебездәге туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан авылдашларыбызга музейда аерым почмак булдырылган: укучылар стенд һәм альбом материаллары белән таныштылар. Бу сугышчылар арасында сугышта алган яралардан вафат булганнары да бар икән. Аларның батырлыклары балаларда соклану уятты.









