муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Өмәдә 31.03.2017

Бүген мәктәп территориясендә өмә үткәрелде. Тирә-яктагы кар таратылды, стеналар кардан арчылды.
-
Татар теленнән сынау тесты 30.03.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары белән татар теле буенча БРТ га әзерлек максатыннан сынап карау тесты уздырылды.
-
Шахмат ярышында 29.03.2017

Арчаның Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шахмат ярышы булды. Анда мәктәбебез укучылары командасы 1 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Шәфигуллин Камил 2 нче, Шаһниев Рәмзил 3 нче урынны яулады. (Тренерлары - Лотфуллин М.Л.) Шахматчыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Имтиханнарга әзерлек 23.03.2017

Каникул вакытында 9 нчы класс укучылары өчен төрле фәннәрдән консультацияләр уздырыла. Бүген алар белән математика фәне буенча имтиханга әзерлек эше алып барылды.
-
Волейбол ярышлары 21.03.2017

Мәктәптә башлангыч профсоюз оешмалары членнары арасында (ир-атлар) волейбол ярышлары үтте. Әлеге ярышка Түбән Аты, Түбән Мәтәскә, Иске Чүриле мәктәпләреннән, Арчаның 5 нче номерлы гимназиясеннән, Арча агросәнәгать көллиятеннән командалар килгән иде. Ярышның җиңүчесе - Агросәнәгать көллияте командасы.
-
Котлыйбыз! 20.03.2017

18 нче мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000 нче елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Северный” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе призына татарча көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды. Бу ярышта мәктәбебез көрәшчеләре дә актив катнашты.65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Нурисламов Рәниф 4 нче урынны, 70 кг нан югары үлчәү авырлыгында Мөхәрләмов Айдар 2 нче урынны алды. Калган көрәшчеләр дә сынатмады. Укучыларны ярышларга тренер Әхмәдиев М.Г. әзерләде.
-
Әлифба бәйрәме 18.03.2017
"Әлифба, Әлифба! Беренче битеңне ачкан көн хәтердә!". Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Бүген 1 нче класс укучылары укытучылары белән 1 нче сентябрьдән нәрсә өйрәнгән, нигә ирешкәннәрен әниләренә, укытучыларга күрсәттеләр. Шушы чорда укырга-язарга, шигырь сөйләргә, әкият геройларын танырга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнгәннәр. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Ата-аналар җыелышы 17.03.2017

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. 3 нче чирек йомгаклары белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. таныштырды. Башлангыч класслар укытучысы Минһаҗева Ч.М. "Әдәпле-әхлаклы шәхес тәрбияләүдә бердәм эшчәнлек" темасына доклад белән чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З. "Балаларның интернетка бәйлелеген кисәтү һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" темасына басым ясады, игътибарга аласы мәсьәләләргә тукталды. Шулай ук 9 нчы класс укучыларының әти-әниләре имтиханнарга әзерлек һәм сынау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштылар, рус теленнән укучылар белән бергә сынау имтиханы биреп карадылар. Җыелыш классларда да дәвам итте.
-
Сарай-Чокырча мәктәбендә ата-аналар җыелышы 16.03.2017
Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:1. Доклад: “ Әхлак. Аны ничек аңларга?”2. Чирек йомгаклары. Укучыларның дәресләргә әзерлеге.3. Язгы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре.4. Укучыларның җылы ризык белән туклануы.Гаилә тәрбиясе, әти-әни һәм мәктәп дуслыгы, бердәм таләпләр темасы да читтә калмады. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. -
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? 16.03.2017

16 март көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре” дигән исем астында кичә уздырылды. Кичәгә районыбыздан кунаклар-ГАИ инспекторы Сәйфиев Алмаз Рөстәмович һәм Мөхәмәтҗанова Энҗе Газизовна килгән иде. Кичә җанлы рәвештә юл йөрү кагыйдәләренә карата җыр һәм шигырьләр белән башланып китте. Укучылар ике командага бүленделәр. “Светофор” һәм “Зебра” командалары юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча көч сынашты. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, ребуслар чиштеләр. “Машиналар узышы” дигән уен уйнадылар. Укучылар тыючы, кисәтүче, күрсәтүче билгеләрне атый белделәр. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Ахырдан ГАИ инспекторлары укучыларның чыгышына рәхмәт әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар, укучылар белән фотога төштеләр.









