муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
7 июнь- Сәламәтлек көне 07.06.2017

Лагерыбызда кызу эш көннәре дәвам итә. Бүген бездә күңелле стартлар уены үткәрелде. Сәламәтлек ул- спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Уеныбыз төрле спорт ярышлары белән үрелеп барды. Көнебез бик күңелле үтте.
-
6 июнь - Рекордлар көне 06.06.2017

Бүгенге көнебез "Рекордлар көне" исеме астында үтте. Укучыларга төрле кызыклы рекордлар куйган кешеләр турында сөйләнелде, видео-язмалар күрсәтелде. Төшке аштан соң укучылар үзләре дә скакалкаларда сикереп рекорд куярга тырыштылар. Нәтиҗәдә кызлар арасыннан беренче урынны Бикбаева Айзилә, ә малайлар арасыннан Камалиев Раяз алды. Аларны котлыйбыз!
-
5 июнь - Гаҗәеп табигать 05.06.2017

5 июнь көнне лагерьда сәламәтлек минутлары үтте. Укучылар белән тешләрнең сәламәтлеге, теш авыруларының сәбәпләре турында әңгәмә оештырылды, тешләрне саклау буенча киңәшләр бирелде. Аннан соң укучылар "Дөнья тирәли" сәяхәткә кузгалды. Евразия материгының Түбән Курса авылы буенча сәяхәт укучыларга аеруча ошады. Төшке аштан соң "Җырлыйк әле" конкурсы үтте. Барлык укучылар актив катнашып үзләренең җырга сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Конкурсның җиңүчесе - мәктәбебез сандугачы Закирҗанов Кәрим. Котлыйбыз!
-
4 июнь - Өйрәнү эвакуация 04.06.2017

Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүебезне дәвам итәбез - буген көнебезне эвакуация темасына багышладык. Укучылар янгын вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, командаларга бүленеп темага кагылышлы ярыш үткәрелде. Көн күңелле һәм файдалы үтте.
-
3 июнь - Юл кагыйдәләрен бел! 03.06.2017

3 июнь көнне лагеребездә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Юлда бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!” дигән уен – ярыш кичәсе үткәрелде. Юл кагыйдәләре, юлдагы билгеләр турында сөйләшенде, укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре тикшерелде, төрле-төрле кызыклы уенннар уйналды.
-
2 июнь - "Минем кече Ватаным" 02.06.2017

"Кояшкай" лагере үз эшен дәвам итә. Бүгенге көнебез "Минем кече Ватаным" темасы астында узды. Шушы форсаттан файдаланып, укучылар әйдәманнары белән авылыбыз буйлап экскурсиягә чыктылар. Экскурсия азагында укучылар гадәти тыелган авылыбызның без игътибар итеп бетермәгән гүзәл урыннары да бик күп икән дигән нәтиҗәгә килделәр. Көн кызыклы уеннар, лагерь плакатлары әзерләү белән үрелеп барды. Бүгенге көннән барлык укучылар да канәгать калдылар.
-
Мәктәп яны лагере үз эшен башлады 01.06.2017

1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне. Бу көн уңаеннан мәктәбебездә лагерьга йөрүче укучылар белән "Бәхетле безнең балачак" кичәсе үткәрелде. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гайнуллина Алия Т. оештырды. Ул әдәби сәяхәт формасында барды. Укучылар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар, "Әкәмәт мәйданчык" китап күргәзмәсендәге яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштылар. Актив укучыларга бүләкләр бирелде. Кичә бик җанлы үтте.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2017

Җәй - иң күңелле, сәяхәтләргә бай вакыт. Менә бүген - Балаларны яклау көне уңаеннан Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары да велосипедлар белән сәяхәткә чыктылар. Туган як табигатенең гүзәллегенә сокланып, укучылар бу сәяхәттән бик канәгать калдылар.
-
Тукай-Кырлай музеенда 31.05.2017

Бүген башлангыч класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Тукай - Кырлайда музейда булдылар. Биредә аларны Тукай әкиятләре геройлары каршы алдылар. Укучылар музей-комплекста экспонатларны күзәттеләр һәм фильм карадылар. Экскурсия эчтәлекле узды.
-
Экскурсиядә 29.05.2017

29 май көнне башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәренә сәяхәткә барды. Казан - зур, матур, күпмилләтле шәһәр, заманча . Шәһәр истәлекле урыннарга бай. Укучылар кинотеатрда "Трио в перьях" мультфильмы карадылар, Бауман урамындагы истәлекле урыннар белән таныштылар, метро белән Казан Кремленә бардылар, андагы тарихи урыннарга сәяхәт кылдылар. Сәяхәт балаларга бик ошады.









