муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Чаңгы ярышында 14.02.2017

11 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында 22 нче Кышкы Олимпия уеннары һәм 11 нче Паралимпия уеннарына багышланган "Бердәм ил - бер команда" исеме астында чаңгы ярышлары үтте. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы составында Шагниев Р. (4 кл).,Гатауллин Р.(4 кл.), Бикбаева А. (5 кл.), Яруллин Д.(6 кл.), Габидуллина Г. (7 кл.) катнашты. Шагниев Р. ( 4кл.), Мингазова З. (9 кл.) призлы 3 нче урыннарны алдылар. Команда төп мәктәпләр арасында призлы 2 нче урынны яулады. Ярышта катнашкан барлык укучыларны, аларны ярышка әзерләгән физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. әлеге җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Туган тел көненә багышланган викторина 13.02.2017

Укучыларның татар теле, туган тел турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү максатыннан 7 нче класс укучылары белән туган тел көненә багышланган викторина уздырылды.Туган телгә багышланган әлеге чарада сүз телгә, сүзгә, әдәби әсәрләргә карата барды.
-
Авыл хезмәтчәннәрен олылау тантанасы 11.02.2017 Безнең “Курса МТС” ында тырыш, уңган, хезмәтен, көчен кызганмыйча икмәк үстерүгә куйган алдынгы игенчеләребез, механизаторларыбыз, тырыш терлекчеләребез күп. Алар районыбызның, республикабызның куәтен, данын арттыру өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Без алар белән горурланабыз, чын күңелебездән аларны хөрмәт итәбез. Бүген тырыш хезмәтчәннәрне олылау тантанасында мәктәбебез укучылары да катнашты.

-
Әфганчы авылдашыбызны искә алу 10.02.2017

Бүген Шәфигуллин Н.Ф. җитәкчелегендә 8 нче класс укучылары Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Нигъмәтҗанов Рәис Могавия улының каберен кардан чистарттылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфганчы авылдашыбыз каберенә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов та килде һәм чәчәкләр салды.
-
Спорт уеннары 09.02.2017 9 нчы февраль көнне икенче һәм өченче сыйныф укучылары арасында спорт уеннары оештырылды. Укучылар башта йөгерү буенча ярыштылар. Иң чыдам укучылар - Камалиев Раяз, Мингазов Самат, Закирҗанов Кәримнәр булды.(37 круг). Икенче өлештә "Күңелле стартлар" бәйгесе оештырылды. Икенче сыйныф укучылары җиңү яулады. Молодцы!

-
Парламент дәресе 08.02.2017

Бүген 7-9 нчы класс укучылары өчен "Татарстан-2030:үсеш стратегиясе" исеме астында Парламент дәресе үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. укучыларны ТР ның 2030 нчы елларга кадәрге социаль - икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырды.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 08.02.2017

Бүген мәктәптә рус теле фәненнән сынау имтиханы уздырылды. Сеҗе зонасындагы Сеҗе, Сикертән, Курса-Почмак, Курса разъезды, Урта Курса мәктәпләреннән килгән 9 нчы класс укучылары әлеге фәннән үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Батырлар эзеннән 07.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды һәм батырлык турында әңгәмә үткәрелде.Укучылар якташларыбызның батырлыклары турында кызыксынып тынладылар.
-
Көрәш батырларын котлыйбыз!!! 06.02.2017

4 нче гыйнвар көнне Арча шәһәре Спорткомплексында яшүсмерләр арасында «Сабантуй » газетасы призына узачак көрәш бәйгесенә сайлап алу туры үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Абдуалимов А.- 1 урынны (80кг), 8 класс укучысы Мөхәрләмов А. 1 урынны (80 кг нан югары), 8 класс укучысы Нурисламов Р. 2 урынны (65кг) яуладылар. Укучыларны ярышларга тренерлары Әхмәдиев М.Г. әзерләде. Җиңү яулаган укучыларыбызга һәм аларның тренерларына зур рәхмәт.
-
Китаплар күргәзмәсе 04.02.2017

Батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә бу темага зур урын бирәләр.Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ничек батыр булырга? Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга күргәзмәдә урын алган китаплардан җаваплар табарга мөмкин.









