Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Географиядән консультация. 04.01.2017

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Каникуллар белән бергә 9 класс укучылары өчен географиядән имтиханга әзерлек эшләре башланып китте.
-
“Кар өстендә рәсем ясау”. 03.01.2017

Сәнгать – халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Шуңа күрә күпчелек очракта халык тарихын һәм хәзерге хәлен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр. Татар халкының сынлы сәнгате бизәү һәм сырлаудан тора. Халык үзенең кием-салымын, йорт-җирен, көнкүреш җиһазларын гасырлар буе үзенә хас декоратив рәсемнәр белән бизәп килгән. Чабата үрү, чыпта туку, читек бизәүдән башлап, катлаулы сарайлар салуга кадәр һәркайсында халыкның иҗади зәвыгы чагылган. Сынлы сәнгатькә кызыксыну булдыру безнең мәктәптә югары дәрәҗәгә куелган. Укучыларыбыз сынлы сәнгать дәресләрендә бик теләп белем алалар, төрле рәсем конкурсларында катнашалар. Каникул чорында үткәрелгән “Кар өстендә рәсем ясау” конкурсы аларга бик ошады.
-
Каникуллар күңелле үтә! 03.01.2017

Каникул көннәрен дә күңелле һәм файдалы үткәрәбез.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 03.01.2017

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта шуабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары каникулны күңелле үткәрәләр. Алар саф һавада укытучы җитәкчелегендә уйнарга яраталар. Балалар хәтта укытучыдан башка да хәрәмләшмичә, дус һәм тату уйный беләләр. Дөньялар тыныч, балаларыбыз исән-имин булсыннар!
-
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 02.01.2017

Сезне барчагызны да яңа 2017 ел белән чын күңелдән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!
-
“Зәңгәр ут яктысында”. 30.12.2016

29 декабрь көнне Носы мәктәбендә профсоюз членнары арасында “Зәңгәр ут яктысында” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Арча укучылар сарае педагоглары, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучылары, Ташкичү мәктәбе укытучылары, Яңа Кырлай мәктәбе укытучылары, Носы мәктәбе укытучылары катнашты. Кунаклар өчен күңелле уеннар оештырылды. Укытучыларыбызның концерт номерларын бик яратып кабул иттеләр. Укытучыларыбыз чын йөрәктән килгән кунакларга бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
-
Профсоюз ярышлары. 29.12.2016

Бүген мәктәбебездә шашка һәм шахмат буенча профсоюз ярышлары булды. Үзебезнең укытучыларыбыз Файзрахманова Л.Р. шахматта 3 урын, Абдуллина Э.В. шашкада 2 урын, Абдуллин Р.Р шашкада 2 урыннарны яуладылар. Киләчәктә уңышлар телибез.
-
“Чыршы бәйрәме”ндә. 28.12.2016

27 нче декабрь көнне мәктәбебезнең спорт ярышларында һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулаган укучыларыбыз Заһидуллина И. Һәм Латыйпова Ч. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы катнашында үткәрелгән “Чыршы бәйрәме”ндә катнашып кайттылар. Укучыларга матур Яңа ел тамашасы оештыручыларга һәм тәмле бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Каникулы с пользой. 28.12.2016

Каникулы вместе с прототипированием и пользой, ребята работая в программе компас создают интересные подделки.
-
“Хуш киләсең, Яңа ел!” 27.12.2016

Шатлык белән яңа көн туганда,
Яңа елга аяк басабыз.
Сагындырган олы кунак булып,
Каршылыйбыз аны барчабыз.
Дөнья матур, илләр имин булсын,
Тыныч булсын туган җиребез.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән
Узсын иде һәрбер көнегез.
Мәктәбебездә 2-6 нчы сыйныфлар өчен Яңа ел кичәләре булып үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар, уйнадылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Мәктәп дирекциясе укучыларны бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды. Кыш бабай да балаларны күп күчтәнәчләр белән сөендерде. Бәйрәм кичәсе бик матур һәм күңелле узды. Укучылар каникулга яхшы кәеф белән таралдылар.
















