Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Хәрби - патриотик айлык башланды. 01.02.2017

Бүгеннән мәктәбебездә хәрби -патриотик айлык башланды. Укучылар китапханәдә класс сәгате өчен сугыш чоры турында газета-журналлардан материал туплады.
-
«НУР» отряды эшчәнлеге. 01.02.2017

«НУР» профилактика отряды 6-8 нче класс укучылары белән берлектә сәламәтлек темасына класс сәгате үткәрделәр. Эшлекле уен укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 31.01.2017

Шаулап-гөрләп башлангычлар атналыгы үтеп бара. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, өйрәнүләрен күзәтү максатыннан, без рәсем һәм инша конкурсы игълан иткән идек. Һәм менә бу конкурсларга йомгак ясар вакыт җитте. Бу рәсемнәр һәм иншалар, юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләрне билгеләргә ярдәм итте.
Юкка гына әйтелмәгән:
Хәрәкәттә-бәрәкәт.
Йөри белсәң тәртип белән,
Күрмәссең һич һаләкәт.
-
“Юлда сак бул!” 28.01.2017

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу - шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, дәрес вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була. Шул максаттан, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, башлангыч класс укучылары белән “Юлда сак бул!”, “Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!” темаларына стендгазеталар чыгардык. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр, эш нәтиҗәсе үзләренә дә ошады.
-
Йолдызлы сәгать. 27.01.2017

Башлангыч сыйныф укучыларының юл кагыйдәләре , юл билгеләренең төрләре турында белемнәрен камилләштерү, игътибарлылык, фикерләү сәләтен үстерү уңаеннан мәктәптә “Йолдызлы сәгать” дип аталган бәйге оештырылды. Бәйгедә җиңүче булып 4 нче класс укучысы Абдуллин И. калды. Ул җиңүче сүзе итеп : “Мин җиңү яулый алуыма бик шат. Сезгә дә җиңүләр телим. Барыбызга да юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк!” –диде.
-
“Класс җитәкчесе – 20017” конкурсы. 27.01.2017

26 нчы гыйнвар көнне Апаз урта мәктәбендә класс җитәкчеләре конкурсының зона ярышы булды. Барлыгы 6 сыйныф җитәкчесе класстан тыш чара һәм мастер класс тәкъдим итте. Носы төп мәктәбеннән әлеге бәйгедә башлангыч класслар укытучысы Николаева Р.Ф. катнашты. Ул “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дигән темага тәрбия сәгате һәм “Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлектә укытуның актив методлары” дигән темага мастер – класс үткәрде.
-
“Карлыгач”ка кабул итү. 26.01.2017

Бүген мәктәбебездә 2 класс укучыларын “Карлыгач” сафларына кабул итү бәйрәме үтте. Аларга “Карлыгач” значоклары тапшырылды. Укучылар “Карлыгачның” кагыйдәләрен сөйләделәр, аның биеклекләре белән таныштылар. Бәйрәм кичәсе укучыларның күңелле җыр-биюләре белән үрелеп барды. Укучылар үз Ватанын сөя белерләр, куркусыз, намуслы, юмарт, игелекле булырлар дигән теләктә калабыз.
-
“Ачык ишекләр “ көне. 25.01.2017

Мәктәптә бүген “Ачык ишекләр” көне үздырылды. Әти – әниләр беренче ачык дәресләр карады, предмет укытучылары әти - әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Җыелышның гомуми өлешендә укыту – тәрбия эшчәнлеге белән таныштылар. Көн бик уңышлы булды. Без һәрчак әти – әниләр белән тыгыз элемтәдә яшибез һәм эшлибез.
-
“Юл билгеләрен беләсеңме? Белмәсәң, исеңдә калдыр!” 24.01.2017
Көннәребез шатлык - куанычларга бай булып, изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылып, бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып янәшәдәгеләребезне үз итеп, бердәмлектә һәм татулыкта үтсә иде дип, без һәр яңа көн тугач яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Төрле авыллардан җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез.Димәк, безнең һәркайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Башлангыч класслар атналыгының икенче көнен без “Юл билгеләрен беләсеңме? Белмәсәң, исеңдә калдыр!” дип атадык. Көн дәвамында укучыларга юл билгеләре күрсәтеп нәрсә аңлатканын сорадык, дөрес җавап бирмәүчеләргә нинди билге икәнлеген аңлаттык. -
“Юлда йөрсәң, бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел!” 24.01.2017
Статистика буенча, юл һәлакәтләренең ¾ өлеше балаларның иң гади юл йөрү кагыйдәләрен белмәүдән килеп чыга.Иң киң таралганнары:-Тиеш булмаган урында юл аша чыгу 35-40%-Хәрәкәт итүче транспорт каршына кисәк килеп чыгу 25-30%-Светофор сигналларына буйсынмау 10-15%-Машина юлларында уйнау 5-10%Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту максатыннан “Юлда йөрсәң, бул өлгер! Юл кагыйдәсен нык бел!” темасына күргәзмә оештырылды. Укучылар әлеге күргәзмәне кызыксынып карыйлар, күргәзмә материаллары белән танышалар. Күргәзмә көн саен яңартылып торыла.
















