Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
В бассейне ДСЮШ "Арча". 24.02.2017

Плавание- эффективнейшее средство укрепления здоровья и физического развития человека, с первого месяца жизни и до самой старости. Регулярное посещение бассейна является несравнимым ни с чем удовольствием, приносящим исключительную пользу телу и душе. Учащиеся 7 класса с удовольствием посетили бассейн ДСЮШ "Арча". Ребята остались очень довольны.
-
6 класста Россиякүләм тыюлык дәресе. 23.02.2017

22 февраль көнне 6 класста Россиякүләм тыюлык дәресе үтте. Бу дәрес аша укучыларда туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде. Укучылар тыюлык, заказниклар, милли парклар белән презентация аша таныштылар. Шулай ук алар Арча районындагы заказниклар турында мәгълүмәт алдылыр. Карта белән эшләп тыюлыкларны белгеләп чыктылар. Укучылар кызыксынып буклетлар эшләделәр.
-
ӘТИЛӘР, БАБАЙЛАР килде. 22.02.2017

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм диеп
Мөмкин хәтта әйтергә.
23 февраль… 100 елга якын инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. Әлеге бәйрәм уңаеннан Носы төп мәктәбендә башлангчыч сыйныф укучылары белән “Иң-иң кадерлеләребез” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Безгә кунакка иң-иң кадерлеләребез – ӘТИЛӘР, БАБАЙЛАР килде. Без бәйрәмебезне “Иң-иң кадерлеләребез” дип атадык. Ни өченме? Чөнки Ватанны саклаучылар көне иң-иң ямьле, матур бәйрәмнәрнең берсе. Кичә барышында балалар җырлап-биеп, әтиләренә багышлап шигырь сөйләп кенә калмадылар. Бик күп сорауларга җавап та эзләделәр. Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар? Баксаң, әлеге сорауның җавабы бик гади икән. Алар - бабайларыбыз, әтиләребез, ир-егетләребез. Ә мәктәптә укучы малайларыбыз - булачак ил сакчылары. Иң-иң батыр, иң-иң көчле, ышанычлы, эшчән әти кемнеке?- дигән сорауга да җавапны бик тиз таптык. Һәр бала өчен үз әтисе көчле, үз әтисе кадерле, үз әтисе батыр. Балаларга әтиләрнең ни өчен кирәк икәнлеген дә ачыкладык. Әтиләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, терәгебез, таянычыбыз. Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без - батырлар. Әтиләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдә куркыныч түгел. Әтиләребезгә гаилә бәхете, бетмәс- төкәнмәс шатлык-куанычлар, ак бәхетләр теләп үз кулыбыз белән ясалган бүләкләребезне дә тапшырдык. Мәктәбебезне тәмамлап бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче авылдаш абыйларыбызны да барладык. Ә инде кичәдә Әтиләр Советының катнашуы, балаларга матур теләкләр теләве ямь өстенә ямь булды.
-
Всероссийский заповедный урок. 22.02.2017

22 февраля 2017 года в 7 классе был проведен Всероссийский заповедный урок, посвященный 100-летию заповедной системы России. Вниманию ребят были предоставлены презентации и видеоролики о самых красивых, самых богатых и уникальных природных уголков нашей Родины. В конце урока учащиеся нарисовали открытку.
-
5 нче класста Россиякүләм тыюлык дәресе. 22.02.2017

22 февраль көнне 5 нче класста Россиякүләм тыюлык дәресе үтте. Укучылар видеоролик һәм презентация карап фикер алыштылар. Сүзлекләрдән тыюлык сүзенең синонимнарын таптылар. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, иҗади эшләр башкару укучыларны аеруча кызыксындырды.
-
8 класста Россиякүләм тыюлык дәресе. 22.02.2017

22 февраль көнне 8 класста Россиякүләм тыюлык дәресе үтте. Укучылар “Тыюлык утраулары. Киләчәкне саклап” исеме астында презентация белән таныштылар. Тыюлык сүзенең синонимнарын эзләделәр, бу турыда фикер алыштылар. Россиянең тыюлык территориясенең зурлыгына сокландылар, тыюлыклар урнашкан урыннарга читтән торып сәяхәт кылдылар. ЮНЕСКО күзәтүе астында булган тыюлыклар белән таныштылар. Класс җитәкчесе Абдуллина Э.В. тарихы белән бәйле булган материалларга игътибар иттерде. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, иҗади эшләр башкаруга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Дәрес покедмодлар төзү, котлау открыткалары ясау белән тәмамланды.
-
9 класста тыюлык дәресе. 22.02.2017

Бүген 9 класс укучылары белән “Заповедные острова. Сохраняя будущее” темасы буенча Россиякүләм тыюлык дәресе үтте. Дәрестә укучылар бик актив катнаштылар, иҗади эшләр башкардылар.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне. 21.02.2017

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...
Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр «әттә-әннә» дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.Бүгенге көндә рус телен белү бик мөһим. Без бәләкәйдән үк рус телен бик теләп өйрәнәбез. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой әсәрләрен оригиналда укып аңлау безне рухи яктан баета. Икенчедән, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз. Укучыларда Туган илгә, татар теленә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, халыкларның дуслык рухы булуын, халкыбызның күркәм гадәтләрен үзләштерү, татар теле белән беррәттән рус теленең дә кирәклеген төшендерү, рус телен өйрәнүгә һәм рус халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту максатыннан 21 нче февральдә Носы мәктәбенең 2-4 класс укучылары белән “Ике телем- ике канатым” темасына класс сәгате уздырылды.
-
Неделя русского языка и литературы. 20.02.2017

20 февраля в нашей школе началась неделя, посвященная русскому языку и литературе. Были организованы различные игры, чтобы заинтересовать наших учащихся и вовлечь их в мир русского языка. На передвижном стенде были выставлены иллюстрации к произведениям литературы, которые нарисовали ученики. Надеемся, что неделя пройдет успешно, понравится ученикам, и они больше будут заинтересованы в изучении русского языка и литературы.
-
Встреча. 19.02.2017

В МБОУ "Нусинская ООШ" состоялась встреча с ведущим специалистом охраны правопорядка исполнительного комитета Арского района Нигматуллиным Мансуром Камилевичем. С детьми была проведена беседа,встреча прошла успешно,дети были заинтересованы,задавали много вопросов и узнали много нового о своих правах и обязанностях.
















