Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
“Без бергә”- фестивале дәвам итә. 09.02.2017

Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры дәвам итә. Бүген 9 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары әлеге конкурсның “Аерым җыр” номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сынадылар. Әхмәтова Ә., Николаева Р.,Әхмәтов И., Яруллина Э., Латыйпова Ч. чыгышлары жюри әгъзаларына аеруча да ошады.
-
“Үткәнгә алга”. 09.02.2017

Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. 8 класста “Үткәнгә алга” дигән акция кысаларында “Сугыш еллары кораллары” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар сугыш елларында файдаланылган утлы кораллар турында презентация карадылар. Үзләре ясаган агач мылтыклардан күргәзмә оештырдылар. Бу турыда фикер алышу үткәрелде. Тәрбия сәгате “Сугышлар яңадан кабатланмасын, илебез күге тыныч булсын!” дигән теләк белән тәмамланды.
-
“Без бергә”. 08.02.2017

Бүген, 8 нче февраль көнне мәктәп күләмендә "Без бергә" конкурс – фестивале үткәрелде. Укучыларыбыз үз көчләрен “нәфис сүз” номинациясендә сынап карадылар. Шигырьләр табигать, туган як темаларын чагылдырды. Вәлиуллин Р., Егорова А., Төхфәтуллина Э., Заһидуллина И. чыгышлары аеруча матур дип табылды.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 07.02.2017

Хәрби-патриотик айлык уңаеннан башлангыч классларда "Нәрсә ул батырлык?" темасына рәсем конкурсы үтте.
-
Герой шәһәрләр! 06.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5 нче классларда "Герой -шәһәрләр" дигән класс сәгате утте. Сугыштан соң 12 шәһәргә герой исеме бирелгәне, ә Брест шәһәренә крепость исеме бирелүе хакында балаларга сөйләнелде. Балалар күп мәгълүмат алдылар. Видеоролик карадылар.
-
Интернет – дусмы, дошманмы? 04.02.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Интернет – дусмы, дошманмы?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар интернетның файдалы якларын санап чыга беләләр. Ләкин интернетны явыз ният белән кулланучы җинаятьчеләрнең артуын, аларның балаларны тыныч тормыштан аеруларын, үзләренең колына әверелдерүен белгәч,укучылар аларга карата нәфрәт хисләрен белдерделәр. Балаларыбыз кечкенәдән акны карадан аера белергә тиешләр. Моның өчен һәрвакыт аңлы,уяу булырга,үзара җанлы итеп аралашып, тормыштан тәм, ямь табып яшәргә кирәк ,дигән нәтиҗәгә килделәр. Үзара дуслык, бердәмлекне ныгыту максатыннан, төрле уеннар уйнадылар. Коллективта һәр бала үзен кирәкле итеп тоярга, яклау табарга тиеш – безнең эшчәнлекнең төп максаты.
-
ОГЭ га әзерлек. 03.02.2017

Һәр җомга дәресләрдән соң, 9 нчы класс укучылары белән рус теленнән ОГЭ га әзерлек консультацияләре үткәрелә. Консультациядә укучылар өчен авырлык тудырган сораулар карала. Сочинение һәм изложение текстлары өстендә эш алып барыла. Укучылар киләчәк экзаменнарга җаваплылык хисен тоеп әзерләнәләр.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 03.02.2017

Хәрби-патриотик айлык планы буенча мәктәбебездә “Батырларның даны мәңгелек!” исеме астында китап күргәзмәсе, «Родные лица Победы» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәләр ай дәвамында укучылар ярдәме белән тулыландырылачак.
-
Хәрби -патриотик айлык. 02.02.2017

Хәрби -патриотик айлык кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Төхфәтуллина Р.Р. укучыларны авыл тарихына бәйле тарихи фактлар белән таныштырды. Якташларыбызның сугышчан батырлыклары турында мәгълүмат укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
«Урамдагы вакыйга». 02.02.2017

2 нче февральдә башлангыч сыйныфлар атналыгы «Урамдагы вакыйга» кичәсе белән йомгакланды. Кичә барышында укучылар Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр, юл хезмәткәренең сынауларын үттеләр, велосипедта йөрүче баланы кисәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү атналык кысаларында гына калмыйча ел дәвамында да дәвам итәчәк.
















