Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
-
Әти – әниләр җыелышы 27.05.2026

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә әти - әниләр җыелышы булып узды. Укытучы Николаева Р. Ф. әти - әниләрне уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Җәйге каникуллар вакытында балалар өчен булган куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Инструктажлар үткәрелде. Алда озын яллар .Балаларыбызның каникуллары күңелле үтсен. Матур гына ял итеп, күп көч туплап, исән-сау, сәламәт булып алдагы уку елында очрашканчыга кадәр!
-
Соңы кыңгырау бәйрәме белән! 26.05.2026

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу ел 4 нче классны 4 кыз тәмамлады. Хөрмәтле 4 нче класс укучылары! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде башлангыч мәктәпне тәмамлап, 5 нче класска күчәр вакытыгыз килеп җитте. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, укучылар!
-
Без бүген походта. 23.05.2026

Тагын бер уку елын тәмамладык. Уку елына йомгак ясап, балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, ял иттек, тәмле ризыклар белән сыйландык. Көн бик матур һәм күңелле үтте. Файдалы һәм күңелле каникуллар сезгә, балалар!

















