Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Бөтенроссия экологик дәрес. 17.03.2017

Мәктәбебездә “Сделаем вместе” дип исемләнгән Бөтенроссия экологик дәрес үткәрелде. Укучыларыбыз белән көнкүреш калдыкларын кабат эшкәртү проблемасы турында фикер алыштык.
-
“Әлифба” бәйрәме. 16.03.2017

Тышта матур яз җиткәндә
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучылары барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Аларны беренче зур җиңүләре белән котлыйбыз. Бәйрәмебез котлы булсын!
-
Олимпиадага әзерлек. 16.03.2017

Фәннәр буенча олимпиадага әзерлек дәвам итә. Укучылар алган белемнәрен, гомумиләштерәләр, системага салалар.
-
Информация.
15.03.2017
Информация о порядке подбора количестве выделяемых мест на смены и направления детей в Центры («Орленок», «Смена», «Океан», «Артек») (далее – Министерство) размещена на официальном сайте Министерства образования и науки Республики Татарстан http://mon.tatarstan.ru/rus/organizatsiya-otdiha-ozdorovleniya-i-zanyatosti.htm
-
Атналык дәвам итә. 15.03.2017

Химия, биология кысаларында «Кызыклы зоология» дип исемләнгән телдән журнал үтте. Кичә барышында укучылар хайваннар турында кызыклы мәгълуматлар сөйләделәр, сирәк калган хайваннарны саклау юллары турында фикер алыштылар. Кичә кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Химия, биология кысаларында 9 нчы класс укучылары химиядән “Селтеле металлар, химик үзлекләре, кулланылышы” темасына ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес барышында укучылар селтеле металларының үзлекләрен, кушылмаларын, кулланылышын өйрәнделәр.
-
Атналык. 14.03.2017

Мәктәбебездә химия, биология атналыгы башланды. 6 нчы сыйныф укучылары “Яшь ботаниклар” бәйгесе үткәрделәр. Алар үсемлекләрнең класслары һәм семьялыклары буенча белемнәрен сынадылар.
-
Бию түгәрәгендә. 13.03.2017

Дәрестән тыш чараларда укучылар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүгенге бию түгәрәгендә укучылар белән яңа заманча төрдәге бию өйрәндек. Әлеге бию түгәрәккә йөрүче баларга бик ошады.
-
Инглиз теле атналыгы. 11.03.2017

Инглиз теле атналыгы кысаларында мәктәбебездә төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп тә ярыштылыр, инглизчә җырлар да җырладылар, шигырьләр дә сөйләделәр. Һәр классның ишегенә беркетелгән биремнәр буенча серле кешене эзләп табу укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
-
Очрашу. 11.03.2017

10 нчы мартта Арча агросәнәгать көллияте укытучылары һәм укучылары бик җанлы һәм файдалы очрашу үткәрделәр. Алар укучыларыбызга көллиятнең тормышы турында кызыклы итеп сөйләделәр, нинди белгечлекләр буенча белем бирүләрен аңлаттылар. Укучыларыбызның сорауларына теләп җавап бирделәр. Очрашу бик файдалы булды.
-
“Татар халык әкиятләре” . 10.03.2017

Китап – һәр кешенең якын дусты, ул һәркемгә дә кирәк. Китапны саклап тотарга кирәк. Китапны эшләп чыгаруда бик күп кешеләр хезмәт куя. Китап өчен башта кәгазь эшлиләр. Китап басучылар аерым битләрдә китапны бастыралар. Аннан соң битләрен ябыштыралар, төплиләр. Рәссамнар китапны бизиләр. Кәгазьне иң элек Кытайда ясый башлаганнар. Кәгазь эшләп чыгару зур хезмәт сорый торган авыр эш булган. Өстәвенә, китапларны кулдан гына күчереп язганнар. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар. Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь җитми башлаган. Шуннан соң кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар.Без китапның матур рәсемнәренә карап сокланабыз, кызыклы әкиятләрен укыйбыз. Бүген без китапханәгә яңа кайткан “Татар халык әкиятләре” китабы белән таныштык, аның кушымтасы булган дисктан мультфильм карадык. Ул безгә бик ошады.
















