Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Педагогик киңәшмә. 13.01.2017

13 нче январь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә ноябрь педагогик киңәшмәсе карарлары үтәлеше, дәресләрдә укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, имтиханнарга әзерлек, олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре, II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
-
Грипп – куркыныч чир. 12.01.2017

Бүген классларда сәламәтлек темасына әңгәмәләр үтте. Балаларга грипп һәм аны кисәтү чаралары турында аңлатылды. Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога. Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата. Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый. Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә.Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә. Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк. Витаминнар күбрәк ашагыз. Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан сакланыгыз.Салкын тидермәгез.Авыру янына битлек киеп керегез. Авырып китүчегә күп ите сыеклык эчертергә, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борыныгызны бер тапкыр кулланучы кулъяулыклар белән капларга, аннары аларны юк итәргә кирәк. Онытмагыз инфекцияне кисәтү өчен табыныгыз бал, карлыган вареньесы, сарымсак, суган, лимон, җиләк-җимеш, тозлы кәбестә кебек ризыкларга бай булырга тиеш.
-
11 гыйнвар – Бөтендөнья “Рәхмәт” көне. 11.01.2017

Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз – “Рәхмәт” көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: “спасибо”, “grazie”, “danke”, “thank you”, “merci”…Шул уңайдан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Рәхмәт әйтик” акциясе уздырылды. “ Кешеләргә күңел җылыбызны бүләк итик” девизы астында узган бу чарада укучылар бер – берсенә, укытучыларга, техник хезмәткәргә үзләренең рәхмәтләрен белдерде. Акция көне буена дәвам итте. Дәресләрдән соң “Рәхмәт” ләр авыл халкына таралды.
-
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 10.01.2017
Нәрсә дигән әле безнең бөек Тукаебыз? “Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул...” – бу сүзләр юл кагыйдәләрен өйрәнүгә дә туры килә. Чыннан да, балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү мөһим. Укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен куллана белү күнекмәләрен формалаштыру, юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләренә, юл инспекторлары эшенә карата кызыксынучанлыкны арттыру, балалар һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап торабыз. -
Настольный теннис. 07.01.2017

6 января 2017 года в спортивном комплексе ДСЮШ Арча прошел открытый турнир по настольному теннису среди юношей и девушек 2002- 2004 г.р. в рамках Декады спорта и здоровья. Команда нашей школы заняла достойное 2 место. Загидуллина И. заняла 2 место в личном первенстве.
-
Химиядән сынау имтиханы. 06.01.2017

Бу уку елы - 9 нчы сыйныф укучылары өчен җаваплы ел: аларның дәүләт имтиханнары бирәсе бар. Каникул көннәрендә дә алар белән имтиханнарга әзерлек эшләре дәвам итә. Химиядән сынау имтиханы үткәрелде, укучылар белән эшләргә анализ ясалды.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә ВПР га хәзерлек. 05.01.2017

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда 4класс укучылары Бөтенроссия тикшерү эшен башкаралар. Бу – бик җаваплы эш. Математика,әйләнә-тирә фәннәре татарча укытыла. Биремнәрнең рус телендә булуы балаларда өстәмә кыенлыклар тудыра. Укучы каушап калырга, белгәнен дә күрсәтә алмаска мөмкин. Хәзерлек чорында текст өстендә эшкә зур игътибар итү таләп ителә. Әлбәттә, каникул чорында мондый эш төрләрен бала армаслык итеп, мавыктыргыч, җиңеләйтелгән формада үткәрү отышлы.
-
Математикадан ОГЭ. 05.01.2017

Бүген 9 класс укучылары математикадан огэ биреп карадылар.
-
“Бөтен кеше дә чаңгыга!” 05.01.2017

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
“Сәламәтлек-иң зур байлык”, - дигән мәкаль бар татар халкында. Дөрестән дә, сәламәт кеше генә илебезгә күбрәк файда китерә, куйган максатына ирешә ала. Мәктәбебездә дә укучыларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. 5 январь көнне Носы төп гомуми белем мәктәбе “Бөтен кеше дә чаңгыга!” исеме астында укытучылар һәм укучылар белән бергә чаңгыда шуу көне үткәрде. Безне көннең салкынлыгы да куркытмады. Безнең тавыштан урам шау-гөр килеп торды. Саф һавада йөрү беренчедән безне чыныктырды, икенчедән сәламәтлеккә бик зур файда китерде.
-
Каникулда. 04.01.2017

Бүген укучылар конструкторлар белән бик мавыгып уйнадылар. Бу төр уеннар балаларда фантазияне үстерергә, дуслык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
















