Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
1 апреля - день смеха. 01.04.2017 День смеха, а в некоторых странах День дурака, - это неофициальный международный праздник, отмечаемый ежегодно 1 апреля. Есть письменные подтверждения, что появился он около двух тысяч лет назад. Даже тогда, в древности, люди были непрочь подшутить друг над другом, со временем древние римляне установили День глупцов, традицией которого стало мило подшучивать над народом и устраивать общественные розыгрыши. Какого числа римляне отмечали сей праздник – неизвестно, сейчас подобное событие объединяет весь мир 1 апреля.

-
“Кошлар – канатлы дусларыбыз” 31.03.2017

Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Шул исәптән безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан, үз туган илләренә очып кайта башлыйлар. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен зур куаныч. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар - табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә – 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бүгенге класс сәгатендә кошлар турында сөйләштеләр. “Сыерчык” һәм “Карлыгач” командаларына бүленеп көч сынаштылар.
1 бирем Тапкырлар көч сынаштылар. Табышмаклар әйтешү булды.
2 бирем “Кайсы кош икәнен билгелә” уены.
3 бирем Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсемен төзеделәр.
4 бирем “Кем күбрәк” уены. “К” хәрефеннән башланган кош исемнәрен яздылар. Соңыннан “Очты – очты” уенын уйнадык.
Һәр елны 1 нче класс укучылары әтиләре ярдәме белән мәктәп янында үсүче агачларга сыерчык оялары ясап эләләр. Петрова К. һәм Петров А. ясаган оялары үз хуҗаларын көтә. Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешегә бик файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиеш.
-
Укулар башланды. 29.03.2017

-
Ярышлы уеннар. 25.03.2017

Каникулның бер көнен Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Күңелле стартлар” уенына багышлады.Уеннар арасында ярышлы уеннар, уен – эстафеталар аерым урын алып тора. Әлеге уеннарның нәтиҗәсе күз алдында (кемдер җиңә, кемдер җиңелә), шуңа да балалар мондый уеннарны бик яратып уйныйлар. Уенда катнашучы һәркем җиңүгә кертәчәк өлешен яхшы күзаллый һәм иптәшләре алдында үзен җаваплы тоя. Ул уенда куелган шартны үтәп чыгарга, максатны күз алдында тотып хәрәкәт итәргә һәм аңа ирешергә, иптәшләре белән бергә җиңү яуларга омтыла. Шулай итеп, бала үзенең ихтыярын чыныктыра, түземле сабыр булырга өйрәнә. Уеннарның максаты – балаларда җитезлек, тизлек, өлгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәт булдыру. Бу юлы балалар “Кем әйберне тизрәк күчерә?”, “Иң тиз атучы”, “ Кыршау тәгәрәтү”, “Матур шарлар”, “Игезәкләр”, “Тырыш кырмыскалар” уеннарында көч сынаштылар. Нәтиҗәдә – Дуслык җиңде.
-
Настольный теннис. 24.03.2017

24 марта 2017 года в спорткомплексе ДСЮШ Арча прошло открытое лично- командное Первенство Арского муниципального района по настольному теннису среди юношей и девушек 2002-2004, 2005 г.р. и моложе. В соревнования приняли участие более 10 школ. Команда нашей школы заняла 3 место среди команд 2002-2004 г.р. и 3 место среди команд 2005 г.р. и моложе. Сагитова Н. заняла 2 место среди девушек 2005 г.р. и моложе. Поздравляем! Желаем успехов в следующих соревнованиях!
-
“Яз килә - Нәүрүз килә”. 22.03.2017

21 нче март көнне Сәрдәбаш авылында мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме – өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Безнең бәйрәмнең иң төп герое - Нәүрүзбикәне Убырлы карчык үз өенә йозак белән бикләп куя. Ә ачкычын кулъулыкка төйнәп, кесәсенә сала. Ләкин Убырлының тишек кесәсеннән ачкычы төшеп кала һәм аны балалар табалар. Әмма ул гади яулык түгел, бик тиз генә чишелми. Аны чишү өчен балаларга күп көч куярга кирәк була. Җырлап – биеп, уйнап көлеп, төрле биремнәр үтәп, кулъяулыкның күңелен күрәләр. Шуннан соң кулъяулык чишелә, ачкычны алып Нәүрүзбикәне коткаралар. Нәүрүзбикә буш килмәгән - язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килгән. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак белән чәй эчеп, “карга” боткасыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Нәүрүз котлы булсын! 21.03.2017

Яз ул- табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә, гап-гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Элек заманнарда безнен бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яна ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган. Олыларга бүләкләр биргәннәр.Бүген авылыбызда укучылар, авыл халкы катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә күңелле уеннар уйналды, Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынашты, матур теләкләр теләнде. Бәйрәм тәмле коймак белән чәй эчеп тәмамланды.Нәүрүз бәйрәме тарихның үзе кебек үк борынгы, безнең көннәргә ерак гасырлардан килгән. Ул халкыбызның озын-озын юллар узуын, озын гомерле икәнен исебезгә төшерә сыман. Югалтканны яңадан табуга тиң бу. Кабат югалтмыйк инде без аны. Нәүрүз- яз бәйрәме. Яз кебек һәрчак кабатлансын, бөтенләйгә кайтсын иде ул безгә. Нәүрүз котлы булсын!
-
“Неопалимая купина”. 20.03.2017

Янгын куркынычсызлыгы буенча район күләмендә үткәрелгән “Неопалимая купина” бәйгесендә мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Абдуллин И. Һәм 8 нче класс укучысы Заһидуллина И. I урынны алдылар. Әфәрин, укучылар! Алга таба уңышлар телибез.
-
Ура, каникул! 18.03.2017
Укучы каникуллар вакытында түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:- Ел фасылына һәм һава торышына карап уңайлы итеп киенергә
- Юлларда, машиналар йөри торган урыннарда уйнамаска
- Олылардан башка елга-күл тирәләренә бармаска, суга яки боз өстенә кермәскә
- Юл аша чыкканда юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә
- Өйдә электр приборлары һәм газ белән сак эш итәргә, игътибарлы булырга, шикле исләр килгәндә шундук өлкәннәргә хәбәр итәргә
- Таныш булмаган кешеләрдән әйбер алмаска, белмәгән кеше машинасына утырмаска
- Биек урыннарда яки түбәдән нәрсә булса да төшү ихтималы булган урыннарда уйнамаска
- Үзеңнең сәламәтлегең һәм иминлегең турында кайгыртырга
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.03.2017

17 нче март көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта өченче чирек нәтиҗәләре, йомгаклау аттестациясенә әзерлек, хокук бозуларны кисәтү буенча укучы, әти-әни, мәктәпнең эшчәнлеге нәтиҗәләре темасына чыгышлар тыңланды. Фикер алышуда әти-әниләр актив катнашты.
















