Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Юл кагыйдәләрен бел! 23.01.2017

Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркунычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәптә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклый. Мәктәптә алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Мәктәптә алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз. Башлагыч класслар атналыгының темасын “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!” дип атадык. 23 нче январь көнне барлык классларда шушы темага әнгәмәләр һәм юл билгеләренә багышланган табышмак кичәсе үтте.
-
Лыжняя гонка. 22.01.2017

21 января 2017 года на лыжной трассе Ст. Кырлайской школы прошел турнир Арского муниципального района по лыжным гонкам среди учащихся общеобразовательных учреждений, посвященных памяти выпускника Ст. Кырлайской ООШ Фаниля Гарафиева. Ученики нашей школы активно приняли участие в этих соревнованиях.
-
Республиканская акция «Яркая здоровая зимушка-зима». 21.01.2017

19 января 2017 года, участники отряда «Selet» проекта Самостоятельные дети совместно с учениками 5-6 классов присоединились к Республиканской акции «Яркая здоровая зимушка-зима». Целью которой была популяризация активного, позитивного, здорового способа организации собственного досуга, а также формирование представления о формах здоровьесберегающего активного досуга. Ребята выходили на улицы села, провели викторину, задавали вопросы связанные с празднованием Нового года, интересовались настроением жителей, читали стихи. В конце акции все участники получили подарки в виде ёлочки с пожеланиями.
-
“Габдулла Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате” . 21.01.2017

Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Габдулла Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате” районкүләм яшь иҗатчылар бәйгесендә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Романова А. III урынга лаек булды. 8 класс укучысы Заһидуллина И. “Тукай очырган карлыгачлар” номинациясендә җиңү яулады. 8 нче класс укучы Сафин И., 6 нчы класс укучысы Төхфәтуллина Э., 5 нче класс укучысы Сәгыйтова Н., 4 нче класс укучысы Асатов Т., 3 нче класс укучысы Вафин Ф. актив катнашып, сертификат белән бүләкләнделәр. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Аларның алга таба да уңышларларга ирешүен телибез.
-
9 класс укучылары белән җыелыш. 20.01.2017

9 класс укучылары һәм ата-аналары белән берлектә класс җыелышы үткәрелде. Җыелышта экзамен бирүче укытучылар укучыларның имтиханнарга әзерлекләре турында сөйләделәр. Имтиханнарны уңышлы тапшыру турында фикер алыштылар.
-
Теләктәшлек ярминкәсе. 19.01.2017

Апаз урта мәктәбендә үткәрелгән “Теләктәшлек ярминкәсен” дә катнаштык. Әлеге ярминкәдә укучылар үз куллары белән ясаган кул эшләрен тәгъдим иттеләр.
-
“Кошлар –безнең дусларыбыз”. 18.01.2017

Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар. -
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Тапкырлар, зирәкләр”кичәсе. 17.01.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Тапкырлар, зирәкләр”кичәсе оештырылды. Укучылар башваткычлар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. 1класс укучыларына игътибарлык һәм хәтер үстерү уеннары ошады. Балалар үзара матур итеп аралашырга өйрәнделәр.
-
"Eurovision 2017". 16.01.2017

14 января в МБОУ "Нусинская ООШ" состоялся конкурс песни "Eurovision 2017". Все ребята активно участвовали в программе, 2-4 классы поставили сказку репка на английском языке, 5-9 классы показали свое мастерство в знании английского языка и соревновались исполняя песни.
-
Искечә яңа ел. 14.01.2017

Безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә. 13 гыйнвар кичендә дә Носы мәдәният йорты каршына куелган чыршы янында Носы халкы гөр килеп искечә яңа елны каршы алды. Мәктәбебез укытучылары, үзешчәннәребез берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Бәйрәм чарасына җыелган олысы, кечесе дә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты ул көнне. Уеннарда катнашып, өйләренә бүләк белән кайтып китүчеләр дә булды. Чыршы тирәсенә җыелган халык яңа ел имин булсын, байлык-муллык алып килсен, дип теләде.
















