Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Балалар ясаган рәсемнәр. 18.02.2017

23 февраль… Бик күп еллар инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. Хәрби - патриотик айлык кысаларында укучыларыбыз Ватанны саклаучылар көненә багышлап рәсемнәр ясадылар. Балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Дус сыйныф сере. 17.02.2017

17 нче февраль көнне Носы мәктәбендә әти-әниләр комитетларының эшчәнлеген тагын да җанландыру, мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту, гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү, татар халык педагогикасы өйрәтүләрен һәр гаиләдә кулланырга күнектерү максатыннан “Дус сыйныф сере” Республика конкурсының мәктәп этабы уздырылды. Чыгышлар көчле алкышларга күмелде. Жюрига да бик җиңел булмады, чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле булды. 5 әти-әниләр комитеты арасыннан 3 урын билгеләнде. I урын 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына, II урын 9 нчы сыйныф әти-әниләр комитетына, III урын 7 нче сыйныф әти-әниләр комитетына бирелде. I урынны яулаган 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына конкурсның район этабында да уңышлар телибез. Конкурста матур уен, кызыклы чыгыш күрсәткән әти-әниләргә, балаларының мәктәп тормышы белән кызыксынып ярышны карарга килгән әти-әниләргә, әбиләргә, чараны оештырган сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
ЛЫЖНЫЕ ГОНКИ 16.02.2017

Лыжи - не только самый массовый в России вид спорта, но и лучший способ укрепления здоровья зимой. 16 февраля 2017 года на школьной лыжне прошли традиционные лыжные гонки среди учащихся 5-9 классов. Ребята с удовольствием катались.
-
Беребезнең дә онытырга хакы юк! 15.02.2017

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 28 ел вакыт узган.Һәркемгә мәгълүм – сугыш корбаннарсыз булмый. Безнең Татарстан җирлегендә туып-үскән менә дигән 257 егет тау-таш арасында җан биргән... Интернациональ бурычларын үтәгән ирләрен, улларын, абый-энеләрен югалткан гаиләләр өчен Әфган сугышы беркайчан да тәмамланмаячак. Беребезнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк! 15 февральдә Носы төп мәктәбенең 2-4 класслары белән "Әфган җилләре” исеме астында батырлык сәгате уздырылды. Алар сугышта һәлак булганнарны зур хөрмәт белән искә алдылар. Укучылар Әфганстан, Чечня фаҗигалары башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган абыйлар тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калдылар.
-
Муса Җәлилнең тууына 111 ел. 15.02.2017

Фeврaль aeның кoяшлы мaтур көнeндә пaтриoт шaгыйрeбeз Мусa Җәлилнeң тугaн көнeн билгeләп үтәбeз. Мусa Җәлил зур ихтирaмгa лaeк шәхeсләрнeң бeрсe. Ул чын мәгънәсeндә хaлкыбызның бөeк шәхeсe, гoрурлыгы.Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, исеме калсын
Мең яшәрлек имән булып.
-
Муса Җәлилнең тууына 111 ел. 15.02.2017

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр,
Шигыремдәге изге антына
Бар җырымны илгә багышладым ,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Бүген татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел. Шушы уңайдан мәктәбебездә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен яттан сөйләделәр, Җәлилнең көрәштәшләре турында презентация карадылар.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Зарница. 14.02.2017

13 февраля в Апазовской школе прошла военно-патриотическая игра "Зарница", которая дала детям бурю эмоций в реализации индивидуальных навыков, наглядное представление имитации боевых действий. В ходе игры учащиеся соревновались в различных военно- прикладных видах спорта с игровыми элементами. Учащиеся нашей школы активно приняли участие в этих соревнованиях.
-
“Дус сыйныф серләре” 14.02.2017

Тугызынчы сыйныф укучылары әти – әниләр комитеты конкурсына әзерләнәләр. Алар “Дус сыйныф серләре” дип исемләнгән стенгазета әзерләделәр.
-
“Без бергә”- фестивале. 13.02.2017

Бүген укучыларыбыз “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының “Күмәк җыр” номинациясендә үз көчләрен сынап карадылар.
















