Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Сәрдәбаш мәктәбендә – гаилә бәйрәме. 09.03.2017

Балаларның да, әти – әниләрнең дә гомергә исләрендә калсын дип, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә, 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне , язның беренче бәйрәме - 8 нче Март уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык, матур көйләр көйләдек.
Әни – Әти! Җир йөзендәге иң якын, иң изге сүзләр.Кадерле кешеләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
-
8 март бәйрәме. 08.03.2017

Көннең яктылыгы кояшта, кукнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гузәллеге хатын-кызларда.
8 март- язның беренче бәйрәме, халык-ара хатын кызлар көне. Шушы матур бәйрәмгә багышлап 7 март көнне мәктәбебездә "Язгы могҗиза" дип исемләнгән кичә узды. -
Күңел җылыбызны биреп ясаган бүләк. 07.03.2017

Нинди генә бәйрәмнәр юк бу дөньяда. Яңа ел, Сабантуй дисеңме, Белем бәйрәме, Укытучылар көне дисеңме, саный китсәң аларның очына чыга алмыйсың. Тик барлык бәйрәмнәр арасында куңелгә иң якыны һәм зур түземсезлек белән көтеп алына торганы ул 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнедер, минем уйлавымча. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Әлеге бәйрәм безгә янәдән әниләребезне, дәу әниләребезне, апа-сеңелләребезне наз-яратуыбызга күмәргә, җылы котлау сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Носы төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләренә, әбиләренә үз куллары белән “Бәхет агачы” ясадылар. Үз кулларың белән күңел җылыңны биреп ясаган бүләкне кадерле кешеләреңә тапшыруы нинди зур куаныч бит ул! Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз. Кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән ак юл күрсәтүче сөйкемле хатын-кызлар, кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.
-
Бүләкләр әзер. 06.03.2017

Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әниләргә бүләк итү өчен кулдан эшләнмәләр ясадылар. Укучыларның теләкләре бер: әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
-
Котлыйбыз! 04.03.2017

3 март көнне укучыларыбыз 6 класс укучысы Төхфәтуллина Э., 8 нче класс укучылары Заһидуллина И. һәм Шакирова А. Яшел Үзән шәһәренең №10 нчы гимназиясендә үткәрелгән Яшьләрнең Каюм Насыри исемендәге XV халыкара фәнни – тикшеренү конференциясендә үзләренең фәнни – тикшеренү эшләрен белән чыгыш ясадылар. Загидуллина И. – III урын, Шакирова А., Төхфәтуллина Э. лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Чишмәләрне саклыйк! 01.03.2017

Без балаларыбыз белән авылыбыз чишмәләрен өйрәнәбез, челтерәп аккан моңлы тавышларын тыңлыйбыз, аларның тарихларын барлыйбыз. Язның беренче көннәрендә укучыларыбыз белән чишмәләребез янына экскурсиягә бардык. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре? Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен, кардәш - ыруларын, тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз – үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга - күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфракның суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!
-
Зарница. 28.02.2017

Традиционно в конце зимы в школе проходит военно-спортивная игра "Зарница". Этот год не стал исключением. Увлекательные игры проводились для учащихся 2-9 классов 28 февраля. Команды ждали игру с нетерпением. Начало было традиционным: общее построение и маршировка с песней. После этого команды получили часть карты с подсказками и отправились на поиск остальных частей.
-
130 летию С.Я.Маршака. 27.02.2017

Я думал, чувствовал, я жил
И всё, что мог, постиг.
И этим право заслужил
На свой бессмертный миг…
Именно так началось мероприятие в нашей школе, посвященное 130 летию С.Я.Маршака. Эти слова прозвучали с уст самого С.Я.Маршака. Его роль сыграл ученик 7 класса Михайлов Р. Мероприятие проходило в форме встречи с великим писателем. Цель: вспомнить и повторить произведения С.Я. Маршака и пробудить интерес к его творчеству.Стихотворения Маршака написаны просто, понятно и увлекательно. Ученики рассказывали стихотворения, исполняли песни. Одними из ярких моментов были: инсценировка стихотворения «Багаж», представленная ученицей 5 класса Николаевой Р., танец «Кадриль», исполненный ученицами 6 класса.От встречи остались приятные и яркие впечатления. Нет сомнения, что освоение русского языка посредством проведения подобных мероприятий только в радость детям.Хочется выразить признательность участникам, педагогам, подготовившим детей к участию в мероприятии!
-
Лыжняя гонка. 26.02.2017

25 февраля на стадионе города Арск прошло открытое первенство Арского муниципального района по лыжным гонкам, посвященное памяти Ф.К.Гарафиева. Учащиеся нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях.
-
Күргәзмәдә. 25.02.2017

24 нче февраль көнне мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Сафин И. һәм укытучы Абдуллин Р.Р. Арчада «2016 елда социаль – икътисади үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар» буенча район Советы утырышы кысаларында оештырылган күргәзмәдә катнашып, 3Д-печать (прототипирование) технологияләре буенча мәктәпнең өстәмә белем бирү юнәлешендәге башлангыч эшчәнлеген яктырттылар: 3Д - печать процессы һәм әзер детальләр белән таныштырдылар. Күргәзмәне районыбыз башлыгы И.Г.Нуриев, Татарстан Республикасы информатизация һәм элемтә министры Р.А.Шәйхетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров карадылар.
















