Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
ЯҢА ЕЛ. 27.12.2016
Мәктәбебеәдә 7-9 класс укучылары өчен "Кышкы могҗиза" дип исемләнгән бәйрәм тамаша үткәрелде. Кичә барышында укучылар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп директоры В.Х.Бәдертдинов спорт ярышларында, конкурсларда, конференцияләрдә урын алган укучыларны, уку алдынгыларын бүләкләп китте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучыларыбыз күтәренке бәйрәм рухы белән кышкы каникулга таралыштылар. -
Каникулларның беренче көне. 27.12.2016

Тылсымлы чыршы бәйрәмнәрен уздырганнан соң укучыларыбыз каникулга туктадылар. Ә мәктәпләрдә балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен төрле чаралар уздырырга планлаштырылган. Бүген, 27 нче декабрь көнне, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп янында кар өстенә төрле рәсемнәр ясадылар. Салкын дип тормадылар, берсен – берсе уздырырга тырыштылар алар. Шулай ук спорт залында төрле уеннар уйнап вакытның узганы да сизелмәде. Уеннарда катнашучылар “баллы” сюрпризларга ия булдылар.
-
Сәрдәбашта – Чыршы бәйрәме. 27.12.2016

Башлангыч мәктәп укучылары Сәрдәбаш авылы клубында Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре генә түгел, авылыбызның әби-бабайлары, кайткан кунаклар, нәни балалар да килгән иде. Бәйрәм ахырында нәни балалар да Кар бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мәктәп укучылары, нәни балалар бергәләшеп, чыршы тирәли әйләнеп җырлар җырладылар. Яңа ел котлы булсын! Дөньялар тыныч булсын! Табыннарыбыз мул, күңелләребез көр булсын! Авылларыбыз яшәсен! Мәктәпләребез гөрләп торсын!
-
ХОККЕЙ 25.12.2016

24 декабря 2016 года на хоккейной коробке прошли ежегодные школьные соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 8 и 9 классов. Не смотря на морозную погоду на катке развернулась жаркая борьба за победу. Мальчишки сумели показать яркую интересную игру. На соревнования пришли много болельщиков, их поддержка была очень важна игрокам.Встреча закончилась победой 9 класса.
-
Биегез, биегез, файдасы күп белегез. 24.12.2016

Мәктәбебездә атнага ике тапкыр бию түгәрәге эшли. Дәресләр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә дәресләр беткәч башлана.
Бию сәнгатьнең иң матур төрләренең берсе, кешенең яңа сыйфатларын ача. Бала чактан биеп үскән кеше зифа, төз, матур була. Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, бию күнекмәләрен үстерү максатыннан чыгып оештырыла. Шулай ук сәхнә серләренә төшенү, кулдан матур киемнәр әзерләү һәм зәвыклы киенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала.Түгәрәктә сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп, араларында биюгә оста кызлар-малайлар бар. Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем. Шушы көннәрдә укучыларны, укытучыларны, тамашачыларны түгәрәк эшчәнлеге белән таныштыру, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау максатыннан бию түгәрәгенең иҗади чыгышы булды. Түгәрәккә йөрүче укучылар яңа биюләрен тәгъдим иттеләр. -
“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” . 23.12.2016

22 декабрьдә, инвалидларга һәм ишетү, күрү ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга толерантлык мөнәсәбәтен формалаштыру, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының бала хокукларын яклау сферасында дәүләт сәясәте департаменты хаты нигезендә 5 класс укучылары белән “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” темасына дәрес үткәрелде.Дәрес барышында укучылар документаль фильм карап, әңгәмә кордылар.Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
-
Настольный теннис. 23.12.2016

22 декабря 2016 года в школе был проведен отчет кружковой работы по настольному теннису. Форма отчета- соревнование. Участники кружка совершенствовали навыки игры и судейства. Среди мальчиков 1 место занял Сафин И., 2- Ахметов И., 3- Абдуллин И. Среди девочек 1 место- Загидуллина И., 2- Яруллина Э., 3- Тухфатуллина Э.
-
Урок доброты. 23.12.2016

9 нчы сыйныф укучылары «Урок доброты» кысаларында күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗановның эшчәнлеге белән таныштылар.
Романова А. “Счастливые истории” хәйрия фонды оештырган “Глаголица” ачык әдәби конкурсында катнашты. Ул классташлары белән шушы фондның эшчәнлеге белән таныштырды. Ул конкурсның “Әкият” курчак театырында үткәрелгән йомгаклау кичәсендә катнашты. Классташлары белән бу кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Урок доброты. 22.12.2016

В 8 классе с целью формирования толерантных установок у здоровых детей по отношению к детям с ОВЗ, преодолению ложных стереотипов педагогов, родителей по отношению к таким детям проведен «Урок доброты». На уроке учащиеся просмотрели видеофильм «Урок доброты» и обменялись мнениями. Создатели фильма ставили перед собой следующие задачи:
- научить детей с пониманием относиться к своим сверстникам с ограниченными возможностями здоровья;
- сформировать у школьников толерантное отношение к детям ограниченными возможностями здоровья;
- рассказать учащимся о правах людей с инвалидностью.
- воспитать в школьниках умение сопереживать, готовность оказывать помощь людям, попавшим в беду.
Учащиеся приняли участие в беседе о нравственных принципах и приобщили их к традиционным духовным ценностям - ценностям, которые служили бы ориентиром в жизни, решая проблему ее смысла.
-
“Күңелле тәнәфес” газетасы. 22.12.2016

Укучыларны, укытучыларны, тамашачыларны түгәрәк эшчәнлеге белән таныштыру, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау максатыннан “Яшь хәбәрче” түгәрәгенең иҗади чыгышы булды. Түгәрәккә йөрүче укучылар түгәрәктә алган белемнәре, күнекмәләре турында сөйләделәр. Түгәрәктә шөгыльләнүнең иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау кебек коммуникатив гамәлләр; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү, төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру; мәгънәви кисәкләргә бүленү, алар арасындагы бәйләнешләр, төп фикерләр билгеләнүе һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү күнекмәләре кебек коммуникатив гамәлләрнең камилләшүенә китерүе ассызыкланды. “Яшь хәбәрче” түгәрәгенең эшчәнлеге зур экранда презентациядә чагылыш табып барды. Түгәрәктә шөгыльләнүче һәр укучы үзе иҗат иткән хикәясе, шигыре, мәкаләсе белән чыгыш ясады. Тамашачыларга бу уку елында һәм үткән уку елында басылып чыккан “Күңелле тәнәфес” газетасының төсле форматтагы басмалары белән тагын бер кат танышып чыгарга мөмкинлек бирелде.
















