Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 04.05.2026

4 нче май көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес Россиянең тарихи мирасына кызыксынуны үстерү, фашизм һәм нацизмны җиңүнең бөтендөнья-тарихи әһәмиятен аңлау, Бөек Ватан сугышы елларында җырның әһәмиятен турында иде. "Сугыш турында җыр. Бөек Җиңү көненә багышлап" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Хезмәт герое өчен язгы открытка 01.05.2026

"Россия Бөркетләре" проектының остаз укучылары башлангыч сыйныфларда "Хезмәт герое өчен язгы открытка" иҗат мастер-класслары үткәрделәр.
Абый-апалары җитәкчелегендә балалар бик теләп бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Иҗади процесс һәр кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеге турындагы җылы әңгәмә белән үрелеп барды.
Мастер-класс ахырында остазлар белән бергә катнашучылар хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм зур булмаган бәйрәм котлаулары яздылар.
Рәхмәт йөзеннән әзер открыткаларны балалар гимназия хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. -
Скачет конь - поет душа! 01.05.2026

Гимназиябезнең "Замандаш" театр коллективы "Скачет конь - поет душа!" Халыкара казак мәдәнияте бәйгесендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Хезмәт герое өчен язгы открытка 30.04.2026

"Россия Бөркетләре" проектының остаз укучылары башлангыч сыйныфларда "Хезмәт герое өчен язгы открытка" иҗат мастер-класслары үткәрделәр.
Абый-апалары җитәкчелегендә балалар бик теләп бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Иҗади процесс һәр кеше тормышында хезмәтнең мөһимлеге турындагы җылы әңгәмә белән үрелеп барды.
Мастер-класс ахырында остазлар белән бергә катнашучылар хезмәт өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм зур булмаган бәйрәм котлаулары яздылар.
Рәхмәт йөзеннән әзер открыткаларны балалар гимназия хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 30.04.2026

27-30 апрель көннәрендә «Бөркетләрнең зур сәяхәте» проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда «Идел могҗизалары: Самара борылышының табигате һәм фольклор образлары» исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, матур рәсемнәр ясадылар. -
1 "А" сыйныфы укучылары - "Эрудит" олимпиадасы призерлары! 30.04.2026

1 «А» сыйныфы укучылары Нәҗметдинов Аслан һәм Калашникова Лиза Казан шәһәренең Республика Олимпия үзәге оештырган математика буенча «Эрудит» олимпиадасы призерлары булдылар.
Нәни укучыларыбызны котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Минем шәҗәрәм 30.04.2026

Гимназиябезнең 6 «Б» сыйныфы укучысы Елизавета Богатырева «Минем шәҗәрәм» бәйгесенә эшен тәкъдим итте.
Елизавета шәҗәрә ясады, берничә буын туганнары турында мәгълүмат туплап, фәнни эш эшләде, эссе язды.
Мондый бәйгедә катнашу укучыларга үз гаиләсенең тарихын яхшырак белергә, өлкән буын туганнары белән элемтә урнаштырырга һәм гаилә традицияләрен саклауның кыйммәтенә төшенергә ярдәм итә. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 30.04.2026

27-30 апрель көннәрендә «Бөркетләрнең зур сәяхәте» проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда «Идел могҗизалары: Самара борылышының табигате һәм фольклор образлары» исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, матур рәсемнәр ясадылар. -
6 «В» сыйныф укучылары — инглиз теленнән олимпиада җиңүчеләре! 29.04.2026

Гимназиябез укучылары Казан (Идел буе) федераль университеты үткәргән Winkid олимпиадасында катнаштылар. 6 «В» сыйныфы укучылары Галеева Сафина һәм Анисимов Илья (җит. Миңлебаева Р.Р.) инглиз теленнән җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Рәсемнәр куркынычсызлыкка өйрәтә 29.04.2026

29 апрель көнне Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактикалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Мозаффарова Зөлфия Вагизовна район күләмендә үткәрелгән Дәүләт автоинспекциясе төзелүгә 90 ел тулуга багышланган рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 2б сыйныфы укучысы Абдрахманов Раян лауреат дипломы белән, ә Хәмидуллин Камил актив катнашучы буларак бүләкләнде.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!













