Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Фәннәр дөньясы 14.03.2026

14 март көнне 3в сыйныфы укучылары Сафиуллин Булат һәм Мотылевская Ева «Фәннәр дөньясы» XXX ачык шәһәр фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Укучылар үзләренең беренче проектларын ышанычлы һәм лаеклы якладылар.
Бүләкләү тантанасында балаларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм проект эшләре бастырылган җыентык тапшырылды. -
Фәннәр дөньясы 14.03.2026

14 март көнне 10а сыйныфы укучысы Абдуллина Зәлинә "Фәннәр дөньясы" XXX ачык шәһәр фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 3 урынга лаек булды.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Укый торган ил 13.03.2026

14-15 март көннәрендә "Укый торган ил" акциясе үткәрелә. Шул уңайдан гимназиябез китапханәчесе Фирая Разыйховна бик эчтәлекле һәм кызыклы китаплар күргәзмәсе әзерләде.
-
Уңышка юл: Салих Сәйдәшев гайды 13.03.2026

13 март көнне гимназиябезнең актлар залында Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе Ахмадеев А. Р. укучыларга "Уңышка юл: Салих Сәйдәшев гайды" темасына лекция үткәрде.
Бу татар профессиональ музыкасына нигез салучы буларак тарихка кереп калган композиторның мавыктыргыч тормыш юлы гына түгел, бәлки аның тормышта нинди кеше булганлыгы турында.
Аның үрнәгендә балалар: "Яраткан эшеңне ничек табарга?" - дигән сорауларга җавап бирделәр. -
"Замандаш" театр коллективы 13.03.2026

13 март көнне Марсель Сәлимҗанов исемендәге мәктәп театр коллективлары бәйгесенең район этабы узды. Чара укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, сәләтле балаларны ачыклау һәм туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла.
Бәйге нәтиҗәләре буенча гимназиябезнең "Замандаш" театр коллективы сәхнәләштергән ике әсәр дә 2 урынга лаек булды.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Тукай мәңгелек 12.03.2026

12 март көнне гимназиябезнең 1Б, 3Б, 4Б, 5А сыйныфы укучылары "Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Тукай мәңгелек" шәһәр шигырь укучылар бәйгесенең район этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Чара Идел буе районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ндә узды.
-
Россия - минем офыгым 12.03.2026

12 март көнне “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Россия акыллы, Россия эшлекле, Россия кунакчыл” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебездә булган хәрби һөнәрләр белән якыннан таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. -
Куркынычсыз көпчәк - 2026 11.03.2026

11 март көнне гимназиябезнең ЮИД отряды "Куркынычсыз көпчәк - 2026" бәйгесенең район этабында чыгыш ясадылар. Быел бәйге Госавтоинспекциянең 90 еллыгына багышлап үткәрелә.
Балалар зур уңыш белән түбәндәге турларда сынаулар уздылар: велосипедта йөрү, юл йөрү кагыйдәләре, ОБЖ, медицина һәм иҗат.
Бәйге нәтиҗәләре буенча отрядыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә лаек булды:
- лауреат;
- иҗади этапта 3 урын;
- Кыямов Сәмир шәхси зачетта 5 урын.
Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Бәйрәм концерты узды 06.03.2026

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан гимназиябезнең актлар залында бик матур бәйрәм концерты узды.
Чараны укытучылар, гимназия хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары тамаша кылды.
Бәйрәм концертында әниләргә, укытучыларга багышланган матур җырлар, дәртле биюләр, оригиналь номерлар күрсәтелде.
Гимназия җылылык, шатлык атмосферасы тудырды, аны язгы кәеф белән тулыландырды. Бу чара безнең тормышыбызда хатын-кызларга ихтирам һәм ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерде.Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 05.03.2026

9 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укучыларда
дипломатия турында төп институт буларак күзаллаулар формалаштыру,
халыкара мөнәсәбәтләр һәм дәүләт хезмәте турында иде. "Кем ул дипломат?" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.













