Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 20.05.2026

20 майда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. 3 «В» сыйныфы укучылары өчен «Буквица» сәнгать мастер-классы үткәрде. Чара 24 май - Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.
Чараның максаты - укучыларны славян язуының тарихы һәм элементлары белән таныштыру.
Мастер-класс барышында укучылар славян әлифбасының килеп чыгышы һәм үсеше турында белделәр, борынгы кулъязма китапларда баш хәрефләрне бизәү традицияләре белән таныштылар, орнамент һәм каллиграфиянең өйрәнелгән элементларын кулланып, үзләре дә хәрефләр ясап карадылар. -
Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер 19.05.2026

19 май көнне гимназиядә Россия балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чаралар узды.
Өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен «Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер» дигән интерактив презентация оештырдылар.
Чара барышында укучылар алдынгылар хәрәкәтнең кыйммәтләре, гимназиябез активистлары катнашкан проектлар, Алдынгылар хәрәкәтенә кушылуның тәртипләре белән таныштырдылар. -
ЮХИДИ музеенда экскурсия 19.05.2026

19 май көнне 4а сыйныфы укучылары ЮХИДИ музеенда булдылар. Анда балалар өчен танышу экскурсиясе үткәрелде. Балалар узган гасырның күп кенә экспонатлары белән таныштылар. Экспозияләрдә борынгы полиция формасыннан алып полиция машинасына һәм мотоциклларга кадәр бар иде. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
Хранители времени 18.05.2026

18 май көнне Халыкара музейлар көнендә укучыларыбыз «Хранители времени» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Укучылар «Минем яраткан зал» виртуаль турын төзеделәр: кыска видеолар төшерделәр, экскурсоводлар ролендә чыгыш ясадылар. Чара гимназия музеенда узды.
Экскурсияләр вакытында укучылар «Һөнәрче йорты» һәм «Сәүдәгәр йорты» композицияләре турында җентекләп сөйләделәр.
Барлык катнашучыларга да иҗади якын килү һәм мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы 16.05.2026

16 май көнне 7б сыйныфы укучылары "Волейбол үзәге" спорт комплексында Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы турнирын тамаша кылдылар.
-
Минем шәҗәрәм 15.05.2026

15 май көнне Казан шәһәре муниципаль архивы идарәсендә «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик эшләр конкурсының шәһәр этабына йомгак ясадылар. Иҗади бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнашты - барлыгы 90 эш тәкъдим ителде!
Чара кысаларында катнашучылар һәм аларның әти-әниләре өчен архив буенча кызыклы экскурсия үткәрелде. Балалар уникаль тарихи документлар белән таныштылар һәм архив материаллары белән ничек эшләргә кирәклеген белделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 6б сыйныфы укучысы Богатырева Елизавета җиңүче булды. -
Изгелек ярминкәсе 15.05.2026

15 май көнне гимназиябездә традицион Изгелек ярминкәсе узды. Хәйрия ярминкәсендә укучылар, укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре актив катнашты.
Барлык җыелган акчалар гимназиябез укучысына авырудан соң тернәкләнү өчен тапшырылачак.
Ярминкә уңышына үз өлешен керткән һәркемгә: оештыручыларга, катнашучыларга, сатып алучыларга һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бу матур традиция дәвамлы булсын һәм безне яңа казанышларга рухландырсын! -
Мәктәп футбол лигасы 14.05.2026

14 май көнне гимназиябезнең яшүсмерләр командасы "Максат" футбол манежында узган "Мәктәп футбол лигасы" турнирында актив катнашты.
-
Җиңүнең көче халыклар бердәмлегендә 13.05.2026

13 май көнне гимназиябезнең 3 «А» сыйныфы укучылары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Традицион кыйммәтләр: бердәмлек күперләре» стратегик сессиясе кысаларында «Җиңүнең көче халыклар бердәмлегендә» акцисенә кушылдылар.
Укучылар Россия байрагы рәвешендә арт-объект төзеделәр һәм аңа Бөек Ватан сугышы ветеранарына рәхмәт сүзләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга матур теләкләр һәм геройларны искә алу вәгъдәләре яздылар.
Иҗади эш балаларга тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга һәм үз гражданлык позициясен сәнгать аша күрсәтергә ярдәм итте. -
Һөнәри квест. Беренче адымнар 13.05.2026

13 май көнне 5А сыйныфы укучылары «Һөнәри квест. Беренче адымнар» программасы кысаларында Уникаль осталык үзәгендә булдылар.
Укучылар өчен үзәк буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. 5А сыйныфы иҗади остаханәләр, музей һәм күргәзмә киңлекләрендә дә булдылар.
Балалар Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы һәм Казан чигү мәктәбе павильоннарында булдылар, чүлмәкчеләр һәм үрүчеләр эшләрен карадылар, шулай ук самоварлар коллекциясенә сокландылар.













