Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Россия — минем офыкларым 03.09.2026

3 сентябрь көнне 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия — минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы башланды. Курс яшүсмерләргә аңлы рәвештә булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итә.
-
ProSkills: эшләп кара һәм һөнәр сайла 03.09.2026

3 сентябрь көнне 8 «В» һәм 10 «А» сыйныфы укучылары «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган «ProSkills: эшләп кара һәм һөнәр сайла» чарасында катнаштылар. Ул «Комплекслы куркынычсызлык» халыкара салон кысаларында уза.
-
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн 03.09.2026

1945 елның 3 сентябре - Россия Федерациясенең истәлекле датасы, икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.
Шул уңайдан гимназиябнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе әлеге темага багышланган сыйныф сәгате үткәрде.Дәрес барышында укучылар XX гасырның иң зур хәрби конфликтының йомгаклау этабы, Ерак Көнчыгыштагы җиңүдә совет гаскәрләренең роле, сугышның масштаблы нәтиҗәләре һәм бу датаның бөтен дөнья өчен әһәмияте турында белделәр.
Мондый очрашулар укучыларда Ватан язмышына игътибар, тарихи хакыйкатькә сакчыл караш һәм дөньяның кыйммәтен аңлауны формалаштырырга ярдәм итә.
-
Белем көне 01.09.2026

Бүген, 1 сентябрь, гимназиябез ишегалдында Белем көненә багышланган тантаналы бәйрәм узды.
Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә көз башында укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Чара барышында гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук укучыларны Казан дәүләт думасы депутаты Абделхаков Айдар Камил улы да котлады.Быел 39 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы Белем бәйрәме.
Шулай ук гимназиябезнең 1 һәм 11 сыйныф укучылары традицион рәвештә “Киләчәк очкычы” акциясендә катнаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары очкычлар ясап, теләкләр яздылар, аларны 1 сыйныф укучыларына бүләк иттеләр.Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч һәм күңелле мизгеле - беренче сыйныф укучыларының чыгышы. Кечкенә генә булуларына карамастан сабыйлар бик җитди чыгыш ясадылар. Алар дулкынланып, ләкин бик тырышып шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм азагында яңа уку елының беренче кыңгыравы яңгырады - аны беренче сыйныф укучысы Хәкимова Амалия һәм унберенче сыйныф укучысы Азизов Кәрим яңгыратты. Бу символик аваз уку елы дәвамында булачак бик күп кызыклы дәресләр, проектлар, олимпиадалар, иҗади бәйгеләр билгесе булды.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә! -
V Казан глобаль яшьләр саммиты 29.08.2026

29 август көнне 6 «В» сыйныфы укучылары V Казан глобаль яшьләр саммиты кысаларында уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) булдылар.
Чарада Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министры В.Н. Фальков һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашты.
Чара кысаларында балалар «Татар мамык шәле» һөнәри остаханәсендә һәм Чуашия һөнәрчеләре берләшмәсе мастер-классларында катнаштылар.
Чара балаларга бик ошады һәм бик күп уңай тәэсирләр калдырды! -
Россия киносы көне 27.08.2026

27 август көнне Россия киносы көне уңаеннан гимназиядә «Сөйләм техникасы»дигән мавыктыргыч мастер‑класс узды!
Дәрестә катнашучылар сөйләм техникасын яхшыртырга ярдәм итүче комплекслы күнегүләр башкардылар.
Дикция, артикуляция һәм сөйләм сулышы үсешенә аерым игътибар бирелде-нәкъ менә шушы күнекмәләр сөйләмне ачык, тәэсирле һәм ышандырырлык итә.
Катнашучыларның барысына да зур рәхмәт!
-
Уважаемые родители (законные представители) будущих первоклассников! 01.07.2026

Уважаемые родители (законные представители) будущих первоклассников!
Приём детей в 1 класс на 2026-2027 учебный год стартует 01 апреля 2026 года. Обучение в начальной школе начинается с 6 лет 6 месяцев (при отсутствии противопоказаний по состоянию здоровья, но не позже 8 лет). Для обучения в более раннем или позднем возрасте требуется письменное заявление родителей (законных представителей) и разрешение учредителя школы (Управления образования г.Казани).
Заявления принимаются в следующие сроки:
c 01 апреля по 30 июня 2026 года – для детей, проживающих на закрепленной за школой территории, а также для лиц, имеющих преимущественное и/или первоочередное право зачисления в первый класс;
С 6 июля по 5 сентября 2026 года – для детей, не проживающих на закрепленной за школой территории (при наличии свободных мест).
-
Казанская межрайонная природоохранная прокуратура 19.06.2026

Казанская межрайонная природоохранная прокуратура информирует об ответственности за несоблюдение законодательства, связанного с обеспечением свободного доступа к водному объекту и его береговой полосе, на территории Республики Татарстан. Представлены материалы, памятки, результаты работы прокуратуры.
Материалы можно скачать по ссылке ВОЛЖСКАЯ МЕЖРЕГИОНАЛЬНАЯ ПРИРОДООХРАННАЯ ПРОКУРАТУРА.rar
-
Дети рисуют страну 02.06.2026

2 июнь көнне 6б сыйныфы укучысы Зыятдинов Тимур XX Республикакүләм "Дети рисуют страну" рәсем бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчесе булды.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Рус телендә үз мәдәниятең турында иң яхшы инша язу буенча бөтенроссия конкурсы 26.05.2026

10а сыйныфы укучылары Азизов Кәрим һәм Мамедова Диана Рус телендә үз мәдәниятең турында иң яхшы инша язу буенча бөтенроссия конкурсының төбәк этабында актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
- Мамедова Диана - 1 дәрәҗәдәге диплом;
- Азизов Кәрим - 3 урын.
- Котлыйбыз! Уңышлар телибез!













