Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Эрудит" олимпиадасы 05.03.2026

14 февраль көнне 1б сыйныфы укучылары Алимов Хәлим һәм Абдуләхәтов Камил математика фәненнән "Эрудит" олимпиадасында актив катнаштылар.
Нәни укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар, фәнни ачышлар телибез! -
Открыткалар ясадылар 05.03.2026

2-6 март көннәрендә шефлык итүче урта һәм югары сыйныф укучылары нәни укучыларга открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Укучылар әниләренә, әбиләренә, апаларына бик матур котлау открыткалары, бүләкләр ясадылар.
Нәни укучыларга остаз абый-апалары белән бергәләп эшләү бик ошады. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 05.03.2026

2-6 март көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Бизәкле Марый сандыгы" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, Марий Эл гербын рәсемгә төшереп, матур флаг ясадылар. -
Радиоэфир узды 05.03.2026

Бүген гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган радиоэфир узды.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. -
8 март белән, хөрмәтле укытучылар! 05.03.2026

Укучылар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгеләр узды.
Урта һәм югары сыйныфларда “8 март белән, хөрмәтле укытучылар!” плакатлар һәм открыткалар бәйгеләре үткәрелде.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр тапшырдылар. -
Ата-аналар иминлек өчен" республика бәйгесен 28.02.2026

28 февраль көнне гимназиябезнең 2 "Б" сыйныфы ата-аналар активы "Ата-аналар иминлек өчен" республика бәйгесендә катнашып, лауреат булдылар. Чара Казан шәһәре Идел буе районының 186 лицеенда үткәрелде.
2 "Б" сыйныфы коллективына зур рәхмәт белдерәбез! Уңышлар телибез! -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 27.02.2026

27 февраль көнне "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Батырлар һәм атлар: башкорт рухы символлары" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, башкорт орнаментлары белән таныштылар,ат сурәтен милли бизәкләр белән бизәделәр, башкорт халык бөтиләре ясадылар. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 26.02.2026

23-27 февраль көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Батырлар һәм атлар: башкорт рухы символлары" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, башкорт орнаментлары белән таныштылар,ат сурәтен милли бизәкләр белән бизәделәр. -
Россия бөркетләре" эмблемасы төшерәлгән уникаль папка-сумка 24.02.2026

1 сыйныф җитәкчеләренә "Россия бөркетләре" эмблемасы төшерәлгән уникаль папка-сумка тапшырылды.
Бу бүләк укытучылар эшчәнлегендә бик яхшы өстәмә ярдәм һәм проектта актив катнашу өчен өстәмә стимул булачак.
Яңа папкалар укытучыларга файда китерсен, балаларны уңышларга һәм югары максатларга ирешүгә рухландырсын!
-
Открыткалар ясадылар 23.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары - 6а сыйныфы укучылары, 2а сыйныфы белән берлектә открыткалар ясадылар.
Әтиләр һәм бабайлар өчен ясалган открыткаларга укучылар матур теләкләр, котлау сүзләре яздылар.













