Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 16.02.2026

16 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Россиянең чаңгы юллары-2026 14.02.2026

14 февраль көнне гимназиябезнең 10 «А» сыйныфы укучылары «Россиянең чаңгы юллары-2026» 44 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
-
Геройга хат 13.02.2026

13 февраль көнне гимназиябездә "Геройга хат" дип исемләнгән иҗади остаханә үткәрелде. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. әзерләде.
Остаханә барышында укучылар чын батырлык һәм ни өчен Ватан геройларын онытырга ярамавы турында фикер алыштылар. Батырлар өчен матур открыткалар ясап, матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләре яздылар.Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в
Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. -
Моңлы бер җыр 13.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан бүген гимназиядә «Моңлы бер җыр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Чарада сәхнәләштерелгән күренешләр куелды, Муса Җәлилнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
«Батырлык гасырлардан гасырларга күчә» радиотапшыруы укучыларның Муса Җәлил тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен, батыр шәхесенә хөрмәтләрен, горурлык хисләрен үстерде.
Гимназиядә «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» дигән күргәзмә оештырылды. Февраль ае дәвамында балалар күргәзмә материаллары – фоторәсемнәр, укучылар ясаган рәсемнәр, шагыйрьнең тормыш юлы, батырлыгы, иҗаты турында мәгълүматлар, шигырь китаплары белән танышты.
Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча үткәрелгән квестлар, викториналар, укучылар чыгарган газеталар балаларның шагыйрь батырлыгы белән горурлануларын, аның иҗатын яратуларын күрсәтте.
Муса Җәлил – татар халкының, илебезнең йөз аклыгы! Кулындагы коралы белән дә, каләме белән дә дошманга каршы үзен аямыйча көрәшкән шагыйрь беркайчан да онытылмас, аның тормыш юлын, сугышчан батырлыгын, әдәби мирасын өйрәнү эшләре буыннан-буынга дәвам итәр. -
Китап ДНКсы 13.02.2026

13 февраль көнне гимназиябездә "Китап ДНКсы" исемле әдәби чара үткәрелде.
Укучылар алдан ук яраткан китаплары турында кыска презентацияләр әзерләп килделәр. Чара барышында укучылар сыйныфташларын үзләренә йогынты ясаган китап белән таныштырдылар. -
Дөньякүләм танылган опера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 153 ел 13.02.2026

13 февраль көнне дөньякүләм танылган опера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 153 ел тулды.
Шул уңайдан гимназиябезнең 4 "А" сыйныфы укучылары Ф.И. Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар һәм "Шаляпин Казанда" экспозициясе белән таныштылар. -
Китап бирү көне 13.02.2026

13 февраль көнне 4 "Б" сыйныфында Китап бирү көненә багышланган чара үткәрелде.
Укучылар үзләренең яраткан китапларын алып килделәр һәм сыйныфташларын әлеге китап белән таныштырдылар.
Чараны остаз-укучылар үткәрде. Алар укучыларны истәлекле көннең тарихы, аның әһәмияте белән таныштырдылар, китап укуның файдасы турында сөйләделәр.
Чара тәмамланганнан соң китаплар сыйныф киштәләрендә урын алдылар. -
Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула 12.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар уза.
10 февраль көнне 5а сыйныфы укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлил музеена экскурсиягә бардылар.
Музей шагыйрь 1940-1941 елларда гаиләсе белән яшәгән, шуннан фронтка киткән, фронттан хатлары килеп торган фатирында ачылган.
Музейда әдәби-музыкаль салон һәм күргәзмәләр залы бар. Төрле елларда күргәзмәләр залында «Муса Җәлил сынлы сәнгатьтә», «Сугыш эзләре буйлап», «Язмыш бүләк иткән очрашулар» (авторлары Г.Р. Сакаева, Н.Г. Фәттахова) күргәзмәләре эшли. Залда «Мусаларда кунакта» исемле интерактив күргәзмә оештырылган. -
Халыкара китап бирү көне 12.02.2026

12 февраль көнне башлангыч сыйныфларда Халыкара китап бирү көненә багышланган "Геройны таны" өстәл уены узды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. оештырды.
Укучылар битләрдә язылган геройларны сораулар ярдәмендә ачыкларга тырыштылар.
Уен күңел ачу гына түгел, ә чын әдәби квест булды.Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в
Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО; мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 10.02.2026

9-13 февраль көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Пенза өлкәсе белән танышу: халык орнаменты элементлары булган «Кувшин» аппликациясе" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, тоткалы чүлмәкне бизәделәр.













