Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 14.04.2026

13 апрель көнне гимназиябезнең актлар залында "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" кысаларында 7а сыйныфы укучыларына лекция укылды.
Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиал) кафедрасы мөдире Васин А.Л. чыгыш ясады. Александр Львови ул укучыларга "Тукай язмышы: эпизодлар" исеме астындагы үз китабын тәкъдир итте. -
Аҗаган 2.0 14.04.2026

9 апрель көнне 3а сыйныфы укучылары "Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы кече яшь категориясендә актив катнаштылар.
Укучылар 14 төрле ярышта көч сынаштылар:
1. Сафта йөрү әзерлеге
2. Беренче ярдәм күрсәтү
3. Ватан тарихы
4. Викторина "Формалы батырлар" Маршрутлы уен "Аҗаган 2.0"
5. Сугыш кирәк-яракларын күчерү уены
6. Төз ату уены
7. Беренче ярдәм күрсәтү уены
8. Баткаклы сазлык уены
9. Разведчик уены
10. Миналы кыр уены
11. Элемтәче уены
12. Урында ориентлашу уены
13. Пәрәвез уены
Гимназиябезнең "Россия эрудитлары" командасы 2 урынга лаек булды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Габдулла Тукай иҗатына багышланган рус телендә шигырь укучылар конкурсы 13.04.2026

13 апрель көнне 7а һәм 7б сыйныфы укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган рус телендә шигырь укучылар конкурсы узды.
Укучылар шигырьләрне бик тәэсирләнеп, артистларча сөйләделәр.
Жюри укучыларның текстларны сәнгатьле укуын һәм тирән аңлауларын билгеләп үтте.













