Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Бөркетләрнең зур сәяхәте 19.03.2026

16-19 март көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Нәүрүз һәм лалә: Татарстанда яз һәм яңарыш символлары" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, татар халык бизәкләрен өйрәнделәр, лалә чәчәген открыткага төшерделәр, читек макетын бизәделәр.
Сезнең иҗатыгыз, Татарстандагы яз кебек үк, якты һәм яңарып торучан булсын! -
"Аҗаган 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уены 19.03.2026

19 март көнне гимназиябезнең актлар залында "Аҗаган 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының мәктәп этабына нәтиҗәләр ясалды.
Кече төркем (1-4 сыйныфлар):
I урын - 3А класс
I урын - 2Б классУртанчылар төркеме (5–8 сыйныфлар):
I урын - 7Б класс
II урын - 6В классӨлкәннәр төркеме (9–11 сыйныфы):
I урын - 9Б
II урын - 10А
III урын - 9А
Командалар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. -
Кешеләр өчен чын хәзинә - хезмәт итә белү 19.03.2026

Парламент дәресе - 2026 кысаларында үткәрелгән сочиненияләр бәйгесенең "Кешеләр өчен чын хәзинә - хезмәт итә белү” номинациясендә 5а сыйныфы укучылары Гайнуллин Әмир 1 урынга, ә Грузинова Алиса 3 урынга лаек булдылар.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Аҗаган 2.0" хәрби-патротик уен 18.03.2026

????18 март көнне гимназиябезнең спорт залында "Аҗаган 2.0" хәрби-патротик уенының мәктәп этабы узды. Бәйгедә 2б һәм 3а сыйныфлары катнашты.
Укучылар сафта йөрү әзерлеге, маршрутлы уен (сугыш кирәк-яраклары күчерү, төз ату, баткаклы сазлык, пәрәвез), беренче ярдәм күрсәтү ярышы, интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә командалар I урынга лаек булдылар.
"Аҗаган 2.0." - командалы-тактик уен, ул укучыларда команда рухы, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияли. -
Фән көннәре 17.03.2026

17 март көнне гимназиябез укучылары "Фән көннәре" XIII шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең "Әдәбият һәм сәнгать" секциясендә катнаштылар.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
- җиңүчеләр:
Кыямова Мәдинә, 6а сыйныфы укучысы;
Галимуллина Әминә, 6а сыйныфы укучысы;
-призерлар:
Кошаев Әскәр, 7б сыйныфы укучысы;
Давидова Зилия, 7б сыйныфы укучысы;
Җиһаншина Камелия, 8а сыйныфы укучысы;
- катнашучы сертификаты белән бүләкләнүчеләр:
Анисимов Илья, 6в сыйныфы укучысы;
Усынин Артем, 6б сыйныфы укучысы;
Закиров Максим, 6б сыйныфы укучысы.
Укучыларны конференциягә гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шафикова Ч.А. әзерләде. -
Крымның Россиягә кушылу көне 17.03.2026

17 март көнне 10 "А" сыйныфында Крымның Россиягә кушылу көненә багышланган викторина үткәрелде. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. үткәрде.
Викторина катлаулылык дәрәҗәсе буенча уйланылган 15 сораудан торды. Укучылар эзлекле рәвештә өч блок биремнәрен үтәделәр.
Чара белемнәрне тикшерү генә түгел, чын танып белү сәяхәтенә әверелде. -
«Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе 17.03.2026

17 март көнне гимназиябезнең 5а сыйныфы укучысы Гайнуллин Әмир «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенең зона этабында катнашты.
Бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле яшь язучыларны ачыклау, аларны популярлаштыру максатыннан оештырыла. -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 16.03.2026

16 нчы март көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес илебезнең сәнәгате һәм Россия үсешендә заводларның роле турында иде һәм "Россия заводлары"дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Дәрдмәнд: миллионер-шагыйрьнең уңыш тарихы 16.03.2026

16 март көнне гимназиябезнең актлар залында Шәриф Камал музее җитәкчесе Шәйхин Айдар Рәсим улы 9а, 9б, 10а сыйныфы укучыларын Дәрдмәнд иҗаты белән таныштырды. "Дәрдмәнд: миллионер-шагыйрьнең уңыш тарихы" темасына лекция сөйләде.
Дәрдмәнд иң бай татар эшкуарларының берсе булуны һәм әдәби иҗат образын уңышлы берләштергән. Әлегә кадәр аның поэзиясе бәхәсләр уята, ә аның җәмәгать эшлеклесе буларак мирасы масштаблары белән таң калдыра. Татар миллионеры, филантроп һәм шагыйрьнең уңыш сере нәрсәдә?
Чара барышында укучылар Рәмиевләрнең гаилә вензельләрен танырга өйрәнделәр, Дәрдмәндның гадәти булмаган шигырьләрен ишеттеләр. -
Аҗаган 2.0 16.03.2026

16 март көнне гимназиябезнең спорт залында "Аҗаган 2.0" хәрби-патротик уенының мәктәп этабы узды. Бәйгедә 6в, 7б, 9а, 9б, 10а сыйныфлары катнашты.
Укучылар сафта йөрү әзерлеге, штурмовиклар ярышы, командирлар ярышы, беренче ярдәм күрсәтү ярышында көч сынаштылар.
"Аҗаган 2.0." - командалы-тактик уен, ул укучыларда команда рухы, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияли.
Егетләр һәм кызлар, индивидуаль бәйгеләрдә ярышып, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Мондый чараларда катнашу патриотик рух, хәрби хезмәткә хөрмәт һәм заманча дөньяга кирәкле күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.













