Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Әкият" курчак театрында кунакта 22.12.2025

22 декабрь көнне 4а сыйныфы укучылары "Әкият" курчак театрында "Новогодняя сказка или Спасение тридевятого царства" исемле Яңа ел тамашасы карадылар.
Чара укучыларга бик ошады. -
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22.12.2025

22 декабрь көнне 6а сыйныфы укучылары Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Василиса Премудрая" спектаклен карадылар. Әкият һәр игелекле гамәлнең бәхет китерүе турында иде.
-
Югалган кар турында әкият 22.12.2025

22 декабрь көнне 2а һәм 5а сыйныфы укучылары "УНИКС" концертлар залында "Югалган кар турында әкият" интерактив тамашасын карадылар.
-
Дуслык күпере 22.12.2025

22 декабрь көнне гимназиябезнең Алдынгылар Советы Казан шәһәре Идел буе районының Р.Г. Хәсәнова исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Советында кунакта булдылар. Чара Бөтенроссия Беренчел бүлекчәләр бәйгесе кысаларында узды.
"Дуслык күпере" биреме нигезендә һәр команда үз эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук укучылар алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Чара ахырында командалар дуслык билгесе буларак эмблемалары белән алмаштылар. -
Ел укытучысы - 2026 19.12.2025

19 декабрь көнне “Ел укытучысы - 2026” педагогик осталык бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабитова Эльвина Маратовна “Педагогик дебют” номинациясендә III урынга лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Ата-аналар җыелышы 18.12.2025

18 декабрь көнне гимназиябезнең актлар залында 6-11 сыйныф әти-әниләре өчен гомуми җыелыш үткәрелде.
Чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча идарә башлыгы Баһаутдинова Диана Алиевна да катнашты.
Ул "Казан шәһәрендә яшүсмерләр җинаятьчелеге" темасына чыгыш ясады. -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр
15.12.2025
Бүген, 15 нче декабрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес гаделлекне Россия җәмгыятендә мөһим рухи-әхлакый кыйммәт буларак аңлау формалаштыру, Конституциянең дәүләт һәм җәмгыять тормышындагы роле турында иде. “Канун һәм гаделлек. Россия Конституциясе көненә багышлана” дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Җиңүне бөтен совет халкы яулады 15.12.2025

15 декабрь көнне "Җиңүне бөтен совет халкы яулады" дип исемләнгән ачык шәһәр рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Гимназиябезнең 5а сыйныфы кызлары Мостафина Г., Боброва Д., Зәйнуллина А. лауреат булдылар, ә Калашникова К. 2 урынга лаек булды.
Укучыларыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
12 декабрь – Россия Конституциясе көне 12.12.2025

12 декабрь – Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителә һәм иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Конституция – дәүләтнең төп законы һәм Россиянең бөтен хокукый системасының нигезе. Илебез шушы закон нигезендә яши.
Шул уңайдан гимназиябездә “Конституция турында без нәрсә беләбез?” исемле интеллектуаль уен узды. Чара барышында укучылар Россия Федерациясенең конституцион төзелеш нигезләре турында белемнәрен гомумиләштерделәр һәм системалаштырдылар.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2025

12 декабрь көнне 2б сыйныфында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган сыйныф сәгате узды.
Укучылар, сыйныф җитәкчесе Сабитова Э.М. белән берлектә, Конституциянең ничек үзгәрүе, нинди бүлекләрдән торуы, аның әһәмияте турында сәйләштеләр.













