Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Россия - минем офыгым 24.04.2025

Бүген “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Аграр Россия: терлекчелек, селекция, генетика” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебез атом-төш сәнәгате белән таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен... 23.04.2025

23 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучысы Гайнуллин Әмир Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” Республикакүләм яшьләр фәнни-иҗади бәйгесенең “Тукай – безнең күңелләрдә” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булды.
Әмирне һәм җитәкчесе - Эльмира Рөстәмовнаны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Ватанга хезмәт итү – изге эш 22.04.2025

Бүген гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәләйманова Сабрина Парламент дәресләре – 2025 республикакүләм бәйгесе кысаларында үткәрелгән “Ватанга хезмәт итү – изге эш” иншалар бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт Советы белән берлектә Хөкүмәт йортында үткәрделәр.
Укучы кызыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе 22.04.2025

Һәр ел гимназиябездә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. Бүген исә Г.Тукай шигырьләрен укучылар бәйгесе үтте. Чарада 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр.
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. -
Халыкара җир көне 22.04.2025

22 апрель — Халыкара җир көне.
Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле.
19 гасыр ахырында Мортон бер буш территориягә күченеп килеп, яшелләндерүгә багышлап,бер көн кертергә тәкъдим итә.Шул удайдан гимназиябездә радиоэфир оештырылды. Радио тыңлаучылар истәлекле датаның тарихы белән таныштылар. Ә башлангыч сыйныф укучылары кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 21.04.2025

Бүген, 21 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес медицинаның җәмгыять тормышындагы роле, табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә хөрмәт, заманча Россия медицинасының үсеше турында иде «Россия медицинасы» дип аталды.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 21.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Мой друг Дима Зорин» (благородство), ә югары сыйныфлар «Здесь есть душа» (единение, согласованность исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” 21.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Мой друг Дима Зорин» (благородство), ә югары сыйныфлар «Здесь есть душа» (единение, согласованность исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Ветераннарга бүләкләр тапшырдылар 21.04.2025

Ел да, традиция буларак, гимназиябез укучылары, Республикабыз Рәисе һәм шәһәребез мэры исеменнән, ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлыйлар. Укучылар хөрмәтле кешеләребезгә котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшыралар.
Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан барлык ветераннарны истәлекле дата белән котлыйбыз! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!
-
Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне 18.04.2025

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Алдагы елларда Бердәм хәрәкәтләр көнендә – дөньядагы 22 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты, барлыгы 7,6 млн кеше катнашты.
Шул уңайдан гимназиябездә “Без срока давности” исемле дәрес-реконструкция узды.
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты иде.













