Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Үлемсез полк: Батырлар безнең арабызда 05.05.2025

Бүген, 5 нче май көнне, гимназиябезнең актлар залында “Үлемсез полк: Батырлар безнең арабызда” исемле чара узды. Бәйрәм чарасында 2а, 7в,7б сыйныфы укучылары катнаштылар. Чараның максаты: укучылар күңелендә “Бөек Җиңү”гә карата ихтирам хисләре, кызыксыну уяту, тарихи хәтерне саклау, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген барлау.
Укучылар матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
1 май - Хезмәт бәйрәме 30.04.2025

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә.Шул уңайдан Алдынгылар Советы башлангыч сыйныфларда мастер-класслар үткәрде. Укучылар хезмәт бәйрәме атрибутикасын ясадылар, матурлап бизәделәр. Укучылар чара барышында бәйрәмнең әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 28.04.2025

Бүген, 28 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес хезмәт һәм уңышка ирешүнең мәгънәсе, аның кыйммәте, һәр кеше куйган хезмәтнең ил тормышындагы роле турында иде «Нәрсә ул уңыш?» дип аталды.
-
Без – Җиңү варислары 28.04.2025

Бүген, 28 нче апрель көнне, гимназиябезнең ЮИД агитбригадасы 3а,4в,5а сыйныфы укучыларына “Без – Җиңү варислары” исемле әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. ЮИД отрядына, Шафикова Ч.А. җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучылары йөри.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Укучыларның чыгышларын Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. карады. Зөлфия Вагыйзовна юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, белешмәлекләр таратты.
Әлеге чарада плакатлар бәйгесенә дә йомгак ясалды:
1 урын – Богатырева Елезавета;
2 урын – Закиров Максим;
3 урын – Зәйнуллина Дарина.
Актив катнашкан өчен, Кәримова Азалия, Даутова Айсылу, Таһирова Әминә, Гезалов Ругая һәм Заман истәлекле бүләккә лаек булдылар.
Шулай ук Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. “Балалар өчен юл йөрү куркынычсызлыгы” темасы белән укытучылар коллективы алдында чыгыш ясады. Соңгы арада юлларда булган куркыныч хәлләрнең статистикасын сөйләде, мисаллар китереп аңлатты.
-
Казан квест 26.04.2025

Гимназиябез командасы ел да Бөтендөнья татар яшьләре үткәргән чараларда бик теләп катнаша. Укучылар заманча, туган телебездә оештырылган уеннар, акцияләр бик ошый.
Күптән түгел алар квест уенында уңышлы катнаштылар.
Быел исә “Казан квест” уенында катнашып гимназиябез такымы диплом белән бүләкләнде.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Җиңү Батырлары эзләреннән 26.04.2025

26 нчы апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары Закирова Алсу, Вафин Илдар, Мөхәммәтшин Илшат, Хадиева Дилә Шәһәркүләм “Җиңү Батырлары эзләреннән” исемле квест уенында катнаштылар. Укучылар Казан шәһәренең тарихи урыннарында йөреп, төрле биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә командабыз эрудиция өчен диплом һәм татлы ризыклар белән бүләкләнде.
-
Габдулла Тукайның тууына 139 ел 25.04.2025

26 апрельдә татар халкы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтә. Безнең республикада Тукай туган көне - туган тел көне дип игълан ителде.
Менә инде күп еллар халкыбызда матур традиция яши - татарлар яшәгән төбәкләрдә шагыйрьнең туган көнендә шигърият бәйрәмнәре, төрле күркәм чаралар үткәрелә.
Безнең гимназиябездә дә бөек шагыйребез – Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен башкардылар, сәхнәләштерделәр һәм җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Хезмәт алдынгылары 25.04.2025

Гимназиябездә, яз айларында үтә торган өмә кысаларында, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Укучылар гимназия территориясендә тырышып хезмәт куйдылар. Шундый эш сөючән, уңган, тырыш укучыларыбыз белән без горурланабыз!
Егетләргә алга таба да уңышлар телибез!
-
Тукай безнең күңелләрдә 25.04.2025

26 апрель – республика өчен әһәмиятле дата. Бу көнне без бөек татар шагыйре, заманча татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
Ел саен апрель аенда бөек шагыйребез исемен йөртүче гимназиябездә бик күп чаралар уза.
Быел да башлангыч сыйныф укучылары “Тукай безнең күңелләрдә” исемле рәсем бәйгесенә бик матур рәсемнәр ясадылар.
-
Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган радиоэфир 25.04.2025

26 нчы апрель көнне гимназиябез радиосында бөек шагыйребез – Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган радиоэфир узды. Чараны туган тел укытучысы – Илфира Фәритовна алып барды. Укучылар Г.Тукайның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар, әсәрләрен тыңладылар.













